Руслан Шәвәлиев: “Балык тоту өстәмә ике-өч ай гомер бирә”
Балык үрчетү – эшмәкәрлекнең сирәк күзәтелүче төре
Шулай да районыбызда да әлеге безнең як халкы гадәтләнмәгән эш төренә алынучы кыю кешеләр бар. Менә шундый тәвәккәл якташыбызның берсе – Базарлы Матакта яшәүче Руслан Шәвәлиев.
Башта – хыял, аннары гамәл...
Башта кешенең хыялы булырга тиеш, аннары максатлар куела, аңа ирешү өчен гамәлләр кылына, аннары инде нәтиҗә күренә, дип әйтәләр. Руслан Идиатулла улы да очрашып сөйләшү барышында балачактан ук балык тотарга йөрергә яратуы турында сөйләде. 10 яшьләрендә үк шуңа бәйле эш белән шөгыльләнергә теләве турында беренче хыяллары барлыкка килә аның. Әмма теләкләр чынга ашканчы, әле шактый вакыт үтә. Урта мәктәпне тәмамлап, һөнәри уку йортларында белем алганнан соң, ул да башка иптәшләре кебек Казанга китеп, башкалада урнашырга омтылып карый. Төрле төзелеш эшләрендә эшли. Әмма авылның тыныч табигате турында ул һаман саен ешрак уйлана һәм көннәрдән бер көнне сабырлык чашәсе тәмам тулгач, “Юк, шау-шулы кала тормышы минеке түгел”, – дип ныклы карарга килеп, кабат туган ягына әйләнеп кайта. Әүвәл әле “Кызыл Шәрык”ка эшкә урнаша. Әмма су буйларында ял иткәндә, теге балачак хыялы әледән-әле искә төшеп, яраткан мавыгу көндәлек эш, табыш чыганагы да булса иде дигән уй тынгылык бирми. Сабада яшәүче җизнисе белән сөйләшү аңа кыю адымны ясарга этәргеч ясый. “Бездә бар буаларны да балык үрчетеп, эшмәкәрлек эше белән шөгыльләнү өчен алып бетерделәр, шундый уйларың булгач, син дә тәвәккәллә”, – ди ул аңа. Ниятләрне хуплаучы да булгач, Руслан Идиатулла улы җиң сызганып эшкә керешә. Ул вакыттагы район башлыгы Фердинат Дәүләтшиннан ризалык алгач, Мәүләшә буасын вакытлыча куллану өчен, төрле инстанцияләргә йөри, тиешле кәгазьләрне туплый башлый. Нәтиҗәдә, 2010 елда ул эшмәкәрлекнең яңа төре белән шөгыльләнүгә алына.
Буада балык үрчи
Эшне башлаган беренче көннәрдән хәзер уннан артык ел вакыт үткән, тәҗрибә дә тупланылган, билгеле бер эзлеклелек тә булдырылган. Буада сазан, карп, хан балыгы, ак амур балыклары үрчетелә. Моның өчен сулыкка маймычлар, шулай ук уылдык чәчәр вакыты җиткән зур балыклар алып кайтып җибәрелә. Билгеле, балыклар бер көндә генә үсми. Аларны сатарлык дәрәҗәгә җиткерү, ягъни, кимендә, 3 кг булсыннар өчен, 3-4 ел вакыт кирәк. Шулай ук сулыкта чуртан, алабуга, кәрәкә, корбан балыгы, сорожка балыклары бар. Эшмәкәр балыкларны кыш көне боз астыннан ауга тотуы турында сөйләде. Моның өчен ул ятьмәне атнага бер тапкыр карап, табышны алып кайта. Ул елына карап, төрлечә була: каядыр 50-100 кг арасында тирбәлә икән. Ә биш елга бер тапкыр буа суы тулысынча агызылып, андагы балыклар сөзеп алына икән.
Җиде кат тир түкми, табыш алып булмый
Сөйләгәннәрдән аңлашыла: табыш алганчы җиде кат тир түгәргә кирәк. Әзерлек чаралары, балыкны үрчетү белән генә эш бетми, ауга эләккәнне вакытында урнаштырырга да кирәк бит. Чынлыкта Руслан Шәвәлиевны районда әлеге ризык белән сыйланырга яратучы һәркем беләдер. Чөнки ул яңа тотылган балыкны һәр җомга саен район үзәгендә сәүдә барган урыннарда үзе үк сата бит. Алда саналган бар балыклар, төренә карап, 200-220 сумнан һәм аннан бераз арзанрак тәкъдим ителә. Аның каршында тезелгән әрҗәләрендә җәен, шамбы, сыла һәм башка балыкларны да күрергә мөмкин. Ул аларны, әлкилеләр төрлесеннән авыз итсеннәр өчен, Идел, Камадан тотып, әлеге ризык белән күмәртәләп сату итүче эшмәкәрләрдән да алып кайта икән. Базар көннәрендә сатуга чыгудан тыш, эшмәкәр балыкларын башкалада үткәрелгән бар ярминкәләргә алып бара, яңа тотылган әлеге ризыкны шәһәр кешеләренә дә тәкъдим итә.
– Шулай да балык быел начаррак сатылды. Илнең Украинада махсус операция алып баруы гади халыкка бик нык йогынты ясады. Иртәгәсе көнгә ышаныч юк дип, кеше акчасын сакчылрак тота башлады. Аннары азык-төлек тә кыйммәтләнә, ә кешеләрнең кереме әллә ни үсми. Шуңа да әзер продукцияне вакытында урнаштыру ул, билгеле, кыенлыклар тудыра. Хәзер балык әзрәк булып, килограммлап кыйммәтрәк сатылса, буаны агызып, балыкны күп итеп сөзеп алгач, аны арзангарак башка сәүдәгәрләргә күмәртәләп тапшырасың, – дип аңлатып китте Руслан Шәвәлиев, балыкны урнаштыру турында сүз чыккач.
Балыклар үссен өчен, җәй айларында сулыкка ау салынмый. Әмма балыкны кармакка тотарга мөмкин. Бу рәхәтлекне, башка районнардагы арендага алынган сулыклардагы кебек үк, сатып алырга кирәк. Моның өчен җиде сәгатькә 500 сум акча түлисе икән.
– Әйе, беренче вакытларда түләүле балык тотуны кабул итмәүчеләр, моны аңламаучылар күп иде. “Элек шунда бушка балык тота идем, ни өчен әле мин хәзер акча түләргә тиеш?” – дип бәхәсләшүчеләр дә булды. Әмма ул бит хәзер кулланылуга алынган урын, шуның өчен генә дә ТРның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына 3 ай саен якынча 10 мең сум акча түләнелә. Таләпләргә туры китереп, сулыкта эшләр алып барыла. Мәсәлән, буа яз көне – тулып ташымасын һәм кышка кергәндә су билгеле бер күрсәткечтән биегрәк калмасын өчен, көз көне бераз агызырга кирәк. Маймычлар да һәрберсе сатып алына бит, ә аларга үсәргә мөмкинлек тә кирәк. Шуңа җәй айларында кешеләр ау куймасын өчен, даими барып тикшереп, сакларга туры килә, үссеннәр өчен аларны ашату да таләп ителә. Аннары җәй буе сулыкның тирә-ягын чүп-чардан да чистартып торам. Шулай да хәзер үзгәрешләр бар: кешеләр ял иткән урыннарын җыенып китәр алдыннан җыештырып калдырырга гадәтләнәнеп киләләр, бүгенге көндә 80 проценты моны эшли дип әйтә алам. Күл тирәсен дә төзекләндерәсе дә килә. Менә баганалар куеп, ут чыбыкларын да суздым, – диде балыкчы, эш чыгымнарына да тукталып.
Балык җене кагылганнар
Кемнәрдер балыкны ашарга гына ярата. Кайберәүләр ашаса-ашамаса да, кармак белән су буенда утыруны бар нәрсәдән өстен күрә. Мәүләшә буасына да, йөзәр чакрымнан да артык ара узуларын да уйлап тормыйча, балык тотарга Казаннан, Норлаттан кайтып йөрүчеләр бар икән. Руслан үзенең дә балык җене кагылган кеше булуын инкарь итми.
– Табигать белән икәүдән-икәү калып, тынлыкта кармак белән утыру ул әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Бар борчуларыңны онытасың. Ул өстәмә 2-3 ай гомер биргәндәй була. Балыгы да эләгеп торса, бөтенләй күңел күтәрелеп китә. Билгеле, хәзер балык тоту минем мавыгуым булудан гына туктады, бүгенге көндә ул кәсеп эшем. Чөнки тормышны алып барырга, гаиләне туендырырга кирәк. Ә тырышып эшләсәң, көч куйсаң, азмы-күпме табыш алырга була, – ди эшмәкәр.
Руслан Шәвәлиевның гаиләсе исә ишле. Тормыш юлдашы Гүзәлия белән алар өч бала үстерәләр. Кызлары Язилә 2 нче сыйныфта укыса, Раязга – 5 яшь, кечкенәләре Аязга яшь ярым гына икән әле. Ул балыкны өйләрендә барысының яратып ашауларын да сөйләде.
– Балыкны бит аны тозларга да, ысларга да, кыздырырга да, ухасын да пешерергә, шашлык та ясарга була. Мин үзем учакта табага салып, майда кыздырып ашарга яратам, – диде балыкчы, яраткан рецепты белән уртаклашып.
Балыкның дөньядагы иң файдалы ризыкларның берсе булуы турында күп сөйләргә була. Без әлеге итнең аксым һәм D витамины кебек мөһим туклыклы матдәләргә бай булуын бик яхшы беләбез. Белгечләр сәламәтлеккә файда китерсен өчен балыкны атнага бер яки ике куллану җитә, дип тә аңлаталар. Аннары бүген кешеләр табигый, химикатлар кулланылмаган продуктлар дип тә “үлеп китә”.
– Районыбыздагы елга-сулыклар чиста. Мәүләшә буасы янында да терлекчелек фермалары юк, кырлардан ашламалы, тиреслы сулар агып төшми. Сулыкта кысла бар, ә әлеге җан ияләре пычрак суда яши алмыйлар. Шуңа да районыбызда тәкъдим ителгән әлеге продукт белән бер дә шикләнмичә сыйланырга була, сәламәтлек өчен, һичшиксез, файдасы булачак, – дип аңлатып китте әңгәмәдәшебез, балыкны үз итәргә кирәклегенә басым ясап.
Руслан Шәвәлиев әлеге файдалы ризыкны алга таба тагын да күбрәк үрчетергә ниятли. “Дәүләт ярдәм итсә, балыкларны ябык урында үстерер идем”, – ди ул. Эшмәкәрнең бу фикерләре дә чынга ашар дип уйлыйбыз, чөнки беләбез: башта хыял барлыкка килә, аннары максатлар куела, гамәлләр башкарыла һәм нәтиҗә күренә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев