Сабан туе атлар чабышының приз фонды билгеле
Соңгы көннәрдә халык телендә күбрәк Сабантуй сүзе яңгырый. 8 июньдә үтәсе милли бәйрәмгә хәзерлек эшләре күптән башланды инде.
“Яшь имәннәр” балалар лагеры янындагы үзәнлектә, Сабантуй мәйданында чистарту, корылмаларны яңарту, буяу эшләре башкарыла.
Ә көрәштә, башка ярышларда катнашучылар район Сабан туенда лаеклы чыгыш ясау өчен, хәзерлекләр алып баралар.
Милли бәйрәмдә ат чабышларын күп кеше тамаша кыла. Соңгы елларда ат чабышларында “Хузангай” җәмгыятендә тәрбияләнә торган Орлов токымлы юртаклар күп катнаша башлады. Без әлеге атлар асрала торган ферма җитәкчесе Марат Гобәйдуллин белән элемтәгә кереп, берничә сорау юлладык.
– Марат, быел район Сабан туенда сезнең җәмгыятьтән ничә юртак яабышларда катнашачак?
– Без хәзерге вакытта Орлов токымлы 13 атны ярышларга хәзерлибез. Әлеге исә 11 юртакка ярышырга кешебез бар. Атлар күп, ә узышчылар табу кыен.
– Гадәттә Сабан туенда 4-5 юртак кына ярышларда катнаша. Ә быел сездән генә дә дистәдән артык ат булачак икән. Димәк, ярышлар бик кызык, мавыктыргыч узачак.
– Әйе, без өч яшьтән олырак 3 юртак, 3 яшьлекле 3 юртак, 2 яшьлек 4 һәм авыл атлары төркемендә катнашачак чабышкылар хәзерлибез.
– Сез район Сабан туеннан тыш та төрле ярышларда катнашасыз икән?
– Күптән түгел генә Ульяновск өлкәсендә узган 3 яшьлек Орлов токымлы атлар ярышында безнең егетләр беренче һәм икенче урыннарны яулап кайтканнар иде. Март башында исә Казанда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән ярышларда катнаштык. Анда бик көчле чаба торган юртаклар катнашты. Бигрәк тә Мәскәүдән дөньякүләм ярышларда чыгыш ясаган атлар бар иде. Без анда өченче һәм дүртенче урыннарны алдык.
– Марат, хәзер сезнең фермада ничә ат асрала?
– Биш ел элек, эшне башлаганда, бездә 31 бия һәм бер айгыр бар иде. Хәзер бияләр саны 70 башка җитте. Максатыбыз – нәселле атлар санын 300 башка җиткерү.
– Атлар үрчетү ул хуҗалыкка нинди дә булса керем китерәме соң?
– Нәселле атлар асрау ул тора-бара табыш бирергә тиеш. Без инде атларны сата башладык. Дөрес, айгырларын гына җибәрәбез бияләр үрчетү өчен калдырыла. Яңарак кына бер шифаханә иппотерапия – балаларны, олыларны атка атландырып йөртү, кешеләрне дәвалау өчен айгыр сатып алды.
– Берничә ел элек “Хузангай”да ат заводы ачылды дип сөйләделәр. Сез исә “Орлов токымлы атлар үрчетү фермасы” дип үзегезне атыйсыз?
– Ат заводы статусы алу өчен таләпләр куела. Бердән, бу эш белән кимендә 5 ел шөгылҗләнергә кирәк. Аннан үрчетә торган атларның нәтиҗәләре булырга тиеш. Әйтик, 3 яшьлек юртак 1600 метрны билгеләнгән вакытта үтсә генә, аның тәрбияләнүе дөрес дип табыла. Безнең “Ат заводы” статусы алыр өчен бөтен мумкинлекләребез булачак. Киләчәктә “Хузангай” ат заводы даны әле еракларга таралыр дип өметләнәм.
– Без дә сезнең Орлов атлары чабышларын район Сабан туенда, башка бәйгеләрдә тамаша кылып горурлансак иде.
Күптән түгел генә без Чуаш Кичүе авылында яшәүче Мөдәррис Низамов белән дә Сабан туенда атлар ярышлары хакында сөйләшеп утырган идек.
– Мин һәр елны “Энергетик” совхозы аты юелән Сабан туенда ярышларда катнаша идем. Без тарантаслы атлар белән 3-4 кеше генә узыштык. Беренче урынны бик сирәк адым, күбрәк икенче, өченче килә идем. Без бит атларны махсус ашатып, тренировкалар үткәреп хәзерләнә алмый идек. Сабан туена берничә көн кала ындыр табагы янындагы кырда эшләгәндә самолет төшә торган урынга барып, атны чаптырып кайта идем. Район үзәгенә дә йөртеп бардым. Дөрес, бер көн алдан килеп куна идем. Бүләккә, заманына күрә, яхшы әйберләр бирәләр иде – палас, келәм, самовар. Хәзер дә, Сабан туена баргач, атлар ярышын карамыйча кайтмыйм. Хәзер 90 яшь тула инде. Бик тә сагынам үземнең шул бәйгеләрдә катнашкан елларымны, – ди Мөдәррис Низамов.
Сабан туенда атлар чабышы өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җаваплы. Идарә җитәкчесе Роберт Гадиев: “Быел атлар ярышы өчен приз фонды 190 мең итеп билгеләнде”, – диде. Ярышлар – Орлов токымлы юртаклар һәм авыл атлары һәм ярымтокымлы чабышкылар арасында үткәреләчәк икән. Бәйге 8 июньдә 11 сәгатьтә башлана. Ат чабышлары буенча сораулар булса, 89179337480 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев