Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау министрлыгы диагностика җиһазлары яңартылган сырхауханәләрне атады

Әлки районында Базарлы Матак Үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсе «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча «Ренекс» күчмә рентген аппараты һәм УЗИ аппараты белән тәэмин ителгән.

Соңгысы дүрт датчиклы ультратавышлы заманча прибордан гыйбарәт. Ул эчке органнарның торышын карау һәм йөрәк-кан тамырлары системасы, оча төбе органнары, корсак куышлыгы, бөерләрдәге авыруларны ачыклау өчен кирәк. Шулай ук хатын-кызларның җенси органнарын тикшереп була. Кардиологик датчик ярдәмендә яңа УЗИ аппараты йөрәк тикшерүен сыйфатлы итеп башкара. Моннан тыш, яңа аппаратта бавырның катылыгын үлчи ала торган программа да бар.

 

Күчмә цифрлы рентген аппараты исә диагностика өчен югары сыйфатлы сурәтләр төшереп бирә. Табиб тикшерүләрне кабинетта гына түгел, кирәк булса, күчмә җиһазны палатага да китерә ала. Бу – авыр хәлдәге һәм чыгып йөрми торган пациентларга медицина тикшерүе үткәрүне җиңеләйтә.

 

Мәгълүм булганча, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасының максаты – авыл җирлегендә, эшчеләр бистәләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече (50 меңгә кадәр кеше яшәгән) шәһәрләрдә күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәме һәм медицина ярдәменең үтемлелеген һәм сыйфатын тәэмин итү.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев