Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөембикә Хәмитова: "Бирнәгә Әхмәт авылында сондык, юрган һәм парлы мендәр бирәләр". Видео

Гореф-гадәтләребез буенча килен яңа гаиләгә бирнә белән төшә.

Бирнә- ул кыз баланың байлыгы һәм кияүнең туганнарына алып килгән бүләге.

Ә бирнәгә нәрсә керә? Бу сорауга төрле якларда яшәүчеләрнең үз җавабы бар.

Менә Камилә Сарман егете Айнурга кияугә чыкканда бик зур бирнә белән төште. Камиләнең әнисе Чулпан Хәмитова безнең районда туып үскән, хәзерге көндә Тубән Камада тормыш итә.


Сөембикә апа Хәмитова никахка тормыш иптәше Рәшит белән Базарлы Матактан килгән: "Бирнәгә безнең Әхмәт авылында сондык, аның өстенә юрган һәм парлы мендәр, бер чиләк кәнфит белән бер чиләк токмач бирәләр. Әле шуңа өстәмә чикләвек тә әзерлиләр. Анысы капка каршына сибәргә."

Танылган артист Булат Бәйрәмов, никах мәҗлесен алып баручысы буларак, узенең инстаграм социаль челтәренең битендә "Кайсы шәһәр, районнарда бу матур традицияләр әле дә яши икән",- диеп укучыларына сорау биргән.
Күп районнарда бирнә бирү гадәтләре инде бетеп бара икән, ә безнең Әлки якларында шундый матур йолалар әле дә яши.
Ә сезнең авылда бирнәгә нәрсә алып киләләр?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев