Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сергей Павловны һич тә лаексыз рәвештә хәтердән сызып ташладылар

Әфган шавы әле тынмаган, Җилләр, гүя солдат тавышы. Ана йөрәгендә – җан җимеше, Күзләрендә яши сагышы... Әфган шавы әле тынмаган, Кайнарланып ала “нокта”лар. Хакын хаклап тагын кемнеңдер Корал тота безнең балалар... (Әлфирә Низамова)

 

15 февральдә Әфганстаннан совет хәрбиләрен чыгаруга 34 ел тулды. Әфганстан ул – беркайчан да тынмый торган күңел сыкравы, йөрәк әрнүе, ул еллар дәвамында алып барылырга тиешле хәтер. 
Мин иремнең энесе – Сергей Павлов турында язарга телим. Ул 1966 елның 4 мартында Йолдыз бистәсендә туган. Аның әтисе Федор Павлов “Энергетик” совхозында – тракторчы, әнисе Раиса Павлова совхоз идарәсендә техничка һәм ашханәдә пешекче булып эшләде. Раиса ханым лаеклы ялга чыгарга берничә ел кала балалар бакчасында бала караучы булып та хезмәт итте.  Сергейдан тыш, гаиләдә тагын өч бала – Владимир, Николай, Василий үсә. Малайлар дус булып үсәләр, йортларыннан 12 чакрым ераклыктагы Чуаш Кичүе урта мәктәбендә белем алалар. Җәй айларында балалар совхоз эшләрендә катнашып, акча эшлиләр. 1972 елдан ана улларын ялгызы тәрбияли. Әтиләре совхозга бәйле эшләрдә фаҗигале төстә вафат була. Сережа тышкы кыяфәте белән абыйларыннан аерылып тора, ул – җирән чәчле була. Андый кешеләр турында аны кояш үпкән, дип әйтәләр. Төз гәүдәле чибәр егет мәктәпне тәмамлаганнан соң, Болгар шәһәрендә йөртүчегә укый.1984 елда хәрби хезмәткә алынып, Ерак Көнчыгышка эләгә. Биробиджан, Райхичанскта хезмәт итә. Ярты елдан аны әзерлек өчен Таджикстан, ә аннан Әфганстанга җибәрәләр. 


Яңа гына мәктәпне тәмамлап, киләчәктә якты тормыш турында хыялланучы 18 яшьлек малайлар ерактагы республикада хезмәт итәргә туры киләчәге, ә Баграм, Герат, Кабул кебек таныш түгел исемнәр якын калаларга әйләнер дип күз алларына да китермәгәндер. 
Читләр сугышы рус җирендәге һәйкәлләрдә һәм гадәти салкын тимердән әзерләнгән йолдызларда торып калды, әфганлыларның җыр һәм шигырьләрендә гәүдәләнде. Биредәге кайнар ноктада 18 яшьлек малайларга тәмуг һәм кан аша үтәргә, үлем белән йөзгә-йөз очрашырга, озак айлар дәвамында минут саен аларга  төбәлгән дошман коралыннан яшеренергә туры килә. Алар  дусларының үлемен, каты авыруларны күрә, ком өермәләре кайнарлыгыннан көя. Бу яшь сугышчыларга тыелгысыз кыюлык һәм батырлык кына түгел, ә котылгысызлык һәм өметсезлеккә бирелү кебек хисләр дә кичерергә туры килә. Алар мәрхәмәтлелек һәм әшәкелек, чын дуслык һәм вак хыянәтне дә күрә. 18 яшьләрендә алар үзләреннән күпкә өлкәнрәкләр дә күтәрә алмастай йөкне иңнәрендә тоя, тәҗрибә туплый. Шундый сугышчылар арасында безнең гади егетебез Сережа да була. 


Уннарча мең һәлак булучылар, шуның кадәр күңел һәм тән җәрәхәте алучылар. Ватаннан еракта яшь егетләр батырлык, каһарманлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтә. Алар үзләренең интернационал бурычын үти, хәрби антларына тугры булып кала. Әмма моның бәясе генә гаять зур була.   
Сергей 1986 елның язында әнисе, туганнары янына кайтты. Ул эшләргә, гаилә корырга, яшәргә теләде... Кызганыч, әмма өлгермәде. Ул Юхмачыга,  ПМК- 8 эшкә урнашты.  Әмма 1987 елның гыйнварында, гомеренең әле чәчәк кебек чагында, фаҗигале төстә вафат булды. 
Ни өчен мин боларны язарга булдыммы? Чөнки шундый асыл кешене – Сергей Павловны һич тә лаексыз рәвештә хәтердән сызып ташладылар. Районыбызда Әфган сугышы хәрбиләренә һәм каһарманнарына багышланган бар чараларда да Сергейны хәтта искә дә алмадылар. Менә бер мисал: өйләргә мактау йолдызлары беркетеп чыктылар, аның йортына килүче дә, хәтта искә алучы да булмады. Төрле акцияләр булып тора, ул хакта гаммәви мәгълүмат чараларында язылып тора. Әмма аны оныттылар. Ничек итеп кешене шулай хәтердән сызып ташларга мөмкин? Мин күз алдыма да китерә алмыйм. Йолдыз бистәсендә яшәгән, Чуаш Кичүе мәктәбендә укыган, аны Әлки районы хәрби комиссаритыннан хәрби хезмәткә алдылар. Ирем күп тапкырлар хөрмәтле Рөстәм Шәйхетдиновка –  районның сугышчы-интернационалистлар Советы рәисенә бу турыда әйтте, биографиясе белән фотосурәтен дә калдырды... Кызганыч, әмма әлегә үзгәреш юк. Күптән түгел сугышчы-интернационалистларга багышланган “Хәтер китабы” басылды. Китапны 1 нче сентябрьгә безнең мәктәпкә тапшырдылар. Әмма кулга китапны алганнан соң, өскә салкын су сипкәндәй булды. Чөнки анда да Әфганстанда булган Сережа турында бер генә юл да язылмаган иде. Сергейның абыйсы, ул гына да түгел, хәтта әлеге егетнең шәхсән үзе белән таныш булмаган мин дә (без Василий белән Сергей үлгәннән соң өйләнештек) моңа бик тә гарьләндек. Ул Әфганстанда булып кына калмаган, ә күп нәрсәне: баш өстеннән пулялар сызгырып очуын, аяк астында бомба шартлауларын, коралланган сугышчылар белән тулган кышлакларны, һәр борылышта куркыныч сагалаган тау юлларын, яраланган дусты күзләрен күргән кеше. 
Аңлый алмыйм, ничек итеп сугышчыны онытырга була? Әйтерсең лә ул бөтенләй булмаган. Югыйсә андый егет бар иде бит...
Ирина Павлова, 
Түбән Кәчи гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы. 

 

Редакциядән
Бу хатны укыганнан соң, чыннан да, күп төрле сораулар туа. “Кайнар ноктада” – Әфган сугышында катнашкан якташыбызның исеме ни өчен соң онытылган? Шуңа җавап табарга теләп, без районның сугышчы-интернационалистлар Советы рәисе Рөстәм Шәйхетдиновка шалтыраттык.
–    15 февраль сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә, без һәлак булган, туган якка әйләнеп кайтканнан соң вафат булган солдатларның каберенә веноклар куябыз. Шул вакытта, һичшиксез, Сергей Павлов та искә алына. “Хәтер китабы”на килгәндә, шуны әйтәсем килә: аны бастырыр алдыннан өч ел алдан зур эш барды. Бар җыелышларда да авыл җирлеге башлыкларына мин әлеге сугышчыларыбыз турында мәгълүматны тапшырыгыз, дип әйтә килдем. Мондый зур ялгышлык ул – алар игътибарсызлыгы һәм ваемсызлыгы. Капкага йолдыз беркетүгә килгәндә, Сергей Павловның йорты юк дип әйттеләр, димәк, аны кагар урын да юк. Районыбызда бүгенге көндә чит җирләрдәге сугышта катнашкан 30 солдан вафат. Аларның барысының да исемен бәйрәмнәрдә аерым-аерым әйтү мөмкин түгел. Шулай да Сергей Павлов исеме бәхәс уяткан икән, без алдагы бәйрәмнәрдә моңа игътибар итәрбез, – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев