Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сибатова Көлемсәр озак еллар эшләү дәверендә күп кенә мактау язуларына лаек булган

Сибатова (Абдуллина) Көлемсәр Насыбулла кызы 1937елның 26 февралендә Чистай районың Нариман поселыгында туган.

Гади эшче гаиләсенән. Әтисе Насыбулла механизатор, әнисе Нурҗамал колхозчы, гаиләдә 7 бала булганнар, ул - 4 чесе.  Башлангыч сыйныфны үз авылында укый, зурырак сыйнфка Каргали мәктәбенә бара.1954 елны Каргали урта мәктәбен тәмамлап Чистай медица училищесена укырга керә. 1956 елда тәмамлап, юллама белән Әлки районы Иске Чаллы авылына эшкә җибәрәләр. 1956 елның 1 августынан алып 1998 елына 22июненә кадәр Иске Чаллы ФАПында мөдир булып эшли. Югары категорияле Фельдшер.


1962 елны Иске Чаллы авылы егете Рагибка кияүгә чыга. Ике малай тәрбияләп үстерәләр.
Эшләү дәверендә күп кенә мактау язуларына лаек булган. 1958 елдан башлап 4 ел Актай совхозының Иске Чаллы башлангыч Комсомол оешмасын җитәкләгән.


1976 елда профсоюз Өлкә комететының “Ударник девятой пятилетки” значогы белән бүләкләнә.


1983 елны “Занявший третье место в общесоюзном смотре работы учреждений здравоохранения» почетная грамота белән бүләкләнелгән. Эшләү дәверендә мактау язулары белән күп бүләкләнелә.Обком ВЛКСМнан, үз эшенән сәламәтлек саклау министырлыгынан.


1983 елны СССР ның сәламәтлек саклау министрлыгынан “Отличнику здравохранения” дигән значок белән бүләкли.
1999 елның 15 октябрендә “Ветеран труда” бирелә. 
42 ел авылда Фельдшер булып хезмәт итә.
Хәзерге вакытта лаеклы ялда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев