Сиктермә мәктәбе директоры Николай Хвостов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде
Казанда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рәстәм Миңнеханов мөгаллимнәргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Сиктермә мәктәбе директоры Николай Хвостов мәгариф системасы үсешенә керткән өлеше һәм күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде.
Һәрберсенең үз холкы, дөньяга карашы булган балалар белән эш беркайчан да җиңел саналмаган, һәркем бу тармакта хезмәт куя да алмый. Кагыйдә буларак, балаларны яратучылар һәм үсеп килүче буынга белемнәрне аңлату, тәрбия белән йогынты ясау сәләте булганнар гына мәктәпкә эшкә бара. Алда сүз барган мөгаллим өчен дә мәктәп ул – эш урыны гына түгел, ул тормышының, язмышының мөһим бер өлеше дә.
Чит телләр укытучысы, Сиктермә мәктәбе директоры Николай Хвостовның педагоглык эшчәнлек алып баруына 30 елдан артык вакыт узган. Аның бар хезмәте үз фәнен теоретик яктан өйрәтүгә генә кайтып калмый, ул иҗадилык белән дә сугарылган.
Барысы да 1992 елда, Казан педагогика институтын тәмамлап, Югары Колчурино мәктәбенә чит телләр укытучысы булып эшкә урнашкач башлана. Менә шул еллардан бирле ул үз һөнәренә тугрылыклы. Николай Владимирович – Россия Федерациясе тәрбия һәм белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы – бүгенге көндә дә үсеп килүче буын белән эшләүнең кызыклы алымнарын эзләүдән тукталмый.
Башка һөнәр үзләштерү турында уйламый да ул
Нинди генә эш юнәлешен алсаң да, тәҗрибә, һөнәри сыйфатларның дәвамлылыгы бик тә мөһим. Теге яисә бу хезмәт гаилә династиясенә әйләнсә, ул тагын да уңышлырак бара.
– Һөнәр сайлаганда, мөгаен, дәү әтием – Хвостов Константин Николаевич зур роль уйнагандыр, – дип искә ала балачагын Николай Владимирович. – Райондагы беренче мәктәп ачылышында катнашкан хөрмәткә лаек кеше, яхшы укытучы ул. Төрле елларда Кузнечиха мәктәбе директоры һәм укытучысы, Катюшинода башлангыч сыйныфлар укытучысы булган, ә сугыш елларында мәгариф бүлеге белән җитәкчелек иткән ул.
Николай Хвостов үзе 1967 елда Катюшино авылында туган. Балачактан укытучы-дәү әтисе янында булган малай әлеге һөнәрнең бар нечкәлекләрен күреп, шул мохиттә тәрбияләнеп үсә.
Педагог һөнәрен үзләштергәч, ул үзе дә шул сумактан атлап китә һәм 1993 елда ул – Югары Колчурино мәктәбенә, ә 2014 елда Чуаш Борнае мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Хәзер әлеге белем йорты – Сиктермә мәктәбе филиалы һәм бүген аның җитәкчесе – Николай Владимирович.
Ике кешегә бер һөнәр
Сайлаган һөнәр кешенең язмышына да йогынты ясый, дип әйтәләр. Моның белән килешми булмый. Николай Хвостовның хатыны Елена Владимировна да – укытучы, ул – физика белгече. Уртак һөнәр ныклы мөнәсәбәтләр нигезенә әйләнер, дип алар, бәлки, күз алдына да китермәгәндер. Бүгенге көндә нәкъ менә шулай булуы белән алар үзләрен бәхетле саный.
Хвостовлар ике улларын – Константин һәм Дмитрийны тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә алар студентлар (Тольятти шәһәрендә укыйлар). Әмма алар педагогикага бәйле булмаган һөнәрләр сайлаган. Зурысы машина төзелеше институтында белем алса, кечкенәсе социаль-икътисади көллияттә укый.
Яраткан укытучысы эзеннән
Николай Владимирович: “Хезмәтеңне ярату – укытучы алдына куелган төп шарт һәм моның өчен иң зур бүләк ул – укучыларыңның куйган хезмәтеңне, тырышлыгыңны онытмавы”, – дип саный.
Николай Хвостов, чыннан да, укучылары белән горурлана ала. Чөнки ул 30 елдан артык еллар дәвамында балаларны укытып кына калмаган, ә аларда гаделлек, намуслылык кебек сыйфатларны тәрбияләүдә, ягъни, алар чын кешеләр булсыннар өчен, үзеннән зур өлеш керткән. Аның укучылары күп тапкырлар интеллектуаль бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңүләр яулаган. Яраткан укытучыга карап, әлеге һөнәрне сайлаучылар да күп икән.
– Укытучы ул– балаларны укытып кына калмыйча, иҗадилыкка да этәрүче. Дәресләремне кызыклы һәм хәтердә калсын дип, тырышып үткәргәнгә, бәлки, мин аларның кайберләрендә үз һөнәремә кызыксыну да уята алганмындыр: уннан артык укучым язмышларын мәктәп белән бәйләде. Алар арасында 4 се чит телләр укытучысы, 2се районыбыз мәктәпләрендә эшли. Бу– минем өчен иң зур бүләк, – дип ассызыклый Николай Владимирович.
Мәктәп директордан башлана
Бүгенге көндә Николай Хвостов – зур коллектив җитәкчесе. Сиктермә мәктәбе составына 4 филиал – Иске Кората, Түбән Колчурино, Югары Колчурино, Чуаш Борнае мәктәпләре керә. Ул алар белән җитәкчелек итеп кенә калмый, ә һәр белем йортының үсү юнәлешен дә билгели.
– Һәр мәктәп алдына да зур һәм катлаулы бурычлар куела. Директор ничек генә сәләтле булмасын, хезмәтенә тугрылыклы һәм кыю командадан башка, ул аны ялгыз хәл итә алмый. Укытучылар коллективы дустанә һәм бербөтен булып эшли икән, димәк, директор да көчле, – ди җитәкче.
Хезмәттәшләре фикеренчә, Николай Владимирович – тирән белемле кеше. Аның һәр дәресе дә югары фәнни-методик дәрәҗәдә уза, үткәрү алымнары елдан-ел камилләшә бара.
– Ул – бик тә үзенчәлекле, көчле, җаваплы, игътибарлы, сабыр, тыныч, йомшак холыклы кеше, шул ук вакытта таләпчән дә була һәм дөрес карарларны тиз арада кабул итәргә дә сәләтле. Ул– чын йөрәге белән эшенә бирелгән мөгаллим, – дип ассызыклады район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева, хезмәттәшенә бәяләмә биреп.
“Әгәр укытучы үз эшен яратса, ул – яхшы мөгаллим. Әгәр ул укучыны әти-әнисе кебек яратса, әйбәт булачак. Әгәр укытучы эшен һәм балаларны да яратса, ул –камил, чын укытучы дигән сүз”. Николай Владимирович белән сөйләшкәннән соң, Лев Толстойның әлеге сүзләре бу мөгаллимгә бик тә туры килә, дип уйланасың...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев