Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сихтермә авылында Акатуй бәйрәме узды

3 июньдә Сихтермә авылында Акатуй бәйрәме узды. Ул чуаш халкының язгы кыр эшләре төгәлләнүгә бәйле мөһим бәйрәме.


Милли киемнәр кигән кызлар килгән кунакларны ипи, тоз һәм өйдә әзерләнгән куас тотып, якты йөз белән каршы алдылар. Элек-электән шулай кунакларны каршылау һәм язгы бәйрәмне башлап җибәрү гадәткә кергән. 

 

акатуй

Авыл җирлеге, мәдәният, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көче белән ишегалды күргәзмәләре оештырылган иде. Миллилекне чагылдырган йортлар янында авыл җирлеге вәкилләре йорт кирәк-яраклары, кулланма сәнгать, халык кәсепчелеге, һөнәрчелек күргәзмәләре әзерләгән. 

акатуй

Мул табыннарсыз нинди бәйрәм узсын инде! Чуашлар өчен бик тә кадерле булган әлеге Акатуйда милли ризыклар күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Өстәлләрдә бәлешләр, итле ризыклар, хуплу, пылак кукаль, коймаклар (икерче), әче сөт ризыгы турах һәм тагын әллә ниләр бар иде. Табыннарның ризыклардан сыгылып торуы мул уңыш вәгъдә итә, дип санала. Аннары кунаклар «Акатуй» күренеше башкарылган мәйданга узды. 


Бәйрәмне «Звениговский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Иван Казанков туган телендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре, кунакларны, авыл һәм район кешеләрен сәламләде, һәркемне дә бәйрәм белән котлады. 
Без ничек тырышып эшлибез, бәйрәмне де шулай күңелле итеп үткәрергә тиеш. Безнең хуҗалык — иң алдынгысы. Кыр хезмәтчәннәре язгы эшләрне уңышлы башкарып чыкты. Чәчүлекләр яхшы гына тишелде, хәзер сенаж салу эше башланды. Быел без 18 яңа комбайн сатып алдык. Яхшы уңыш җыеп алырбыз дип өметләнәм, — диде ул. 


Җыелган халыкны чуаш халкының милли бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та котлады. Ул «Хузангай» җәмгыятенең беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башкарып чыгуын әйтте. 
— Җәмгыять Татарстанда гына түгел, Россиядә дә алдынгы авыл хуҗалыгы предприятесе булып санала. Без мондый хуҗалык белән горурланабыз. Биредә хезмәт сөючән механизаторлар һәм терлекчеләр эшли. Ул, чыннан да, һәркемнең дә хезмәте бәяләнгән халык предприятиесе, — диде ул. 


Рәшит Әбрар улы «Хузангай» җәмгыятенең районның бюджет тулыландыручы предприятиеләренең берсе булуын да ассызыклады. Авыл төзекләндерелә, йортлар, юллар салына, предприятиеләр үсеш ала. Бик зур иганәчелек ярдәме оештырыла. 
«Хузангай» җәмгыяте директоры Евгений Чугунов та якташы Иван Ивановичка, авылны үстерүдә зур өлеш керткәне, 497 кеше эшләгән, тотрыклы хезмәт хакы алып килгән җәмгыять оештырганы өчен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Без тырышабыз, әмма яңа уңышларга омтылырга кирәк. Без һәр яктан да алдынгы булырга тиеш, ниятләребез тормышка ашар», — дип өстәде ул. 

Акатуй әләме һәм кыр алдынгылары

Акатуй әләмен хезмәт алдынгысы Вячеслав Александров күтәрде. Шуннан соң бүләкләү тантанасына авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәтчәннәре чакырылды. Сәхнәдә «Хузангай» җәмгыятенең уҗымнарны, туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда, минераль ашламалар кертүдә, сиптерүдә, культавацияләүдә тырышып эшләүчеләр хөрмәтләнде. Чәчү вакытында, туфракны каплатуда, йомшартуда зур нәтиҗәләргә ирешүчеләр сәламләнде.


Яхшы эшләгән йөртүчеләр, ягулык салып торучылар, ашлык амбары эшчеләре, атлар караучылар, бухгалтерлар, пешекчеләр, каравылчылар, цехның иң яхшы хезмәткәрләре дә бүләкләнде. Алар арасында: Сергей Толстов, Евгений Смирнов, Сергей Ферапонтов, Илгизәр Гомәров, Фәнил Кәшапов, Александр Салюков, Равил Хәмитов, Николай Амуков, Любовь Муштакова, Рөстәм Әдиуллин, Әхсән Хәсәнов, Крестина Медикова, Наил Кәлимуллин, Марина Чернова, Миңсәид Сафин, Нина Крылова, Валентина Амукова, Екатерина Амукова, Иван Ямщиков, Светлана Пильщикова, Алена Карманаева, Елена Пеняева һәм башкалар.
Бәйрәмдә сәхнә түренә «Алексеевск», «Чистай» халык предприятиеләре хезмәткәрләре дә чакырылды. 

Көчлеләр көрәштә сыналды

Бәйрәм барышында теләк беледергән һәркем чуаш милли спорт төре көрәштә дә көчләрен сыный алды. Ир-егетләр — сигез, кызлар дүрт авырлык категориясендә көрәште. Беренчеләр арасында: Арсений Хәйруллин (Сихтермә), Богдан Гыйльметдинов (Чуаш Кичүе), Ильяз Вафин (күрше Аксубай районы), Артем Калмыков (Иске Тахталы), Айгиз Шәйхетдинов (Чуаш Кичүе), Тимофей Гордеев (Сихтермә), Сергей Милаев һәм Реваль Закиров (Татар Борнае). Кызлар арасында җиңү яулаучылар: Арина Гришина (Сихтермә), Виктория Журавлева (Салман), Зәринә Шәйхетдинова (Әхмәт), Жасмин Сульдина (Сихтермә). 

Акатуй — гореф-гадәтләр гәүдәләнеше

Атлар — карап туймаслык матур, акыллы, хуҗасына тугрылыклы хайваннар, алар көчле дә, мәгърур да. Атлар чабышын күзәтүе аеруча кызыклы. Бәйрәмдә ярышчылар күп булганга, моны тамаша кылучылар да шактый җыелган иде. 


Акатуйда гадәттәгечә башка күптөрле ярыш-бәйгеләр дә оештырылган иде. Гер спорты, армспортта, чуаш милли уеннарында ярышырга мөмкин булды. Бу бәйгеләр бәйрәмне тагын да кызыклырак һәм күңеллерәк итте. 


Бәйрәмдә сәүдә рәтләре дә эшләде. Ә балалар өчен карусель, даганнар урнаштырылган иде, алар бик теләп батутларда да сикерде. Бәйрәм чуаш сәнгать үзешчәннәре коллективлары һәм профессиональ артистларның концерт номерлары белән үрелеп барды. 
Акатуй мәңге җуелмас кыйммәтләр — туган җиреңне, гаиләңне ярату, борынгы әби-бабаларыбыз гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауны гәүдәләндерде. 

 

сиктерме

Яңа стела ачылды


Шуны да әйтергә кирәк: әлеге матур бәйрәм көнендә «Сихтермә» дигән авыл атамасы язылган стела да ачылды. Бу чарада әлеге авыл кешеләре, тамырлары биредән булган якташлар, аларның балалары, оныклары, оныкчыклары, шулай ук кунаклар катнашты. Ачык хәрефләр белән язылган зур стела хәзер һәр көнне җирлек халыкларын һәм кунакларны каршы алып, озатачак. Стела ачылу — кече Ватаннарын яраткан, хөрмәт иткән әлеге җирлек кешеләре өчен чын бүләк ул. 


Сихтермә-Хузангай авылы исемен алмаштыру мәсьәләсен авыл кешеләре җирле җыелышта күтәрде. Аларның күпчелеге тораклыкка тарихи атамасын — Сихтермәне кайтаруны сорады. Халык тәкъдимен депутатлар яклап чыкты. 
Авылга ХVII гасырның беренче яртысында күрше авылдан күченгән чуашлар нигез сала. Авыл исеме күптапкыр алмашына: Урта Иштубай, Сихтермә, Сиктерьмә, Сиктермә, 1981 елга кадәр Иске Сиктермә (чуаш теленнән «сихтермә» «бишек» дип тәрҗемә ителә) була. Аннары авыл исеме якташлары, бөтен дөньяга танылган чуаш шагыйре Петр Хузангай (1907-1970) хөрмәтенә Хузангай дип алмаштырыла. 2005 елдан Татарстан Дәүләт Советы ризалыгы белән ул Сихтермә-Хузангай дип атала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев