Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее ачылу Зарипов Йосыф исеме белән бәйле

Музей ачылу Апак авылында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләгән Йосыф Заһидулла улы Зарипов исеме белән бәйле.

Ул әлеге авылда туып үсә. Бик кызыксынучан кеше була. Ул туган як тарихын өйрәнүгә күп вакытын багышлый. Туган төбәгендәге авылларның барлыкка килүе турында күп материаллар туп-лый башлый. Шул исәптән Петр беренче вакытларында барлыкка килгән һәм 400 чакрымга сузылган җир валы турында да мәгълүматлар эзли. Аны райондагы борынгы курганнар да кызыксындыра. Аннары Йосыф Заһидулла улы район газетасында тарихи темага язмалар бастыра. 70 нче еллар уртасында аны “Коммунизм юлы” район газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. Редакциядәге эш аңа район тарихы турында тагын да күбрәк материаллар җыю мөмкинлеге бирә. Аннары ул район күләмендә музей ачу теләге белән янып йөри башлый. Моның өчен ул салым палатасы урнашкан йортны бик кулай дип саный ул. Бинаның документларын өйрәнгәч,  салым палатасының  андагы бары тик 12 кв. метр мәйданны гына биләүләре ачыклана. Ә  йорт бит ике катлы, килешү буенча башка бүлмәләр  буш булып чыга. Район администрациясе юристы Рамис Вазыйх улы Якупов бар кәгазь, юридик эшләрне җайлагач, Әлки районы җитәкчесенең (администрация башлыгы Ф.М. Дәүләтшин)  21.12. 2002 елның 61 нче карары белән Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее” муниципаль бюджет учреждениесе төзелә. Табигый һәм тарихи-мәдәни кыйммәтләрне, музей предметларын һәм музей коллекцияләрен өйрәнү, саклау, аларны халыкка күрсәтү, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни һәм өйрәтү функцияләрен тормышка ашыру максат итеп куела. Кабат төзелгән учреждениенең җитәкчесе итеп Йосыф Заһидулла улы Зарипов билгеләнә. Ул 2018 елга кадәр музей белән җитәкчелек итә. Әлеге чорда музейда 22843 экспонат туплана. Аларга район кешеләренең көнкүреш, этнография әйберләре (милли киемнәр, чигелгән сөлгеләр, тастымаллар, эскәтерләр), археологик табылдыклар (мамонт теше,  мөгезборын мөгезе, йонлы аю сөяге, акчалар, балталар, болгар чоры пычаклары,  чүлмәк ватыклары һәм башкалар), фотографияләр, газеталар, китаплар һәм күп кенә башка әйберләр керә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев