Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Чираттагы хәрби ялына Чиябаш авыл җирлегеннән мобилизацияләнгән Рәсил Сафиуллин кайтты

Украина җирендә барган махсус операциядә катнашучы якташыбыз белән район башлыгы Александр Никошин очрашты.

Җылы әңгәмә шартларында барган сөйләшүдә Рәсил Сафиуллин үзе хезмәт иткән шәһәрдәге тормыш шартлары хакында сөйләде.


-    Безнең Херсон өлкәсендә Новая Каховка шәһәрендәге часть шунда яшәүче халыкның иминлеген саклауда хезмәт итә. Дөрес, шәһәрдәге яшәүчеләрнең ун проценты гына шунда торып калган. Калганнары Россиягә, башка илләргә күченгән,- ди Рәсил Сафиуллин.


Александр Никошин хәрбиләрнең, халыкның тормыш шартлары белән кызыксынды.


-    Шәһәрдә 2-3 сәгать электр энергия бирелә, шул вакыт су килеп ала. Көн уртасында берничә сәгатькә кибетләр ачыла, базар эшләп ала. Базарга Россия гражданлыгы булган халык, безнең илдән төрле товарлар алып кайтып сату итәләр. Без хәрбиләр дә шуннан күп әйберне сатып алабыз,- дип андагы хәлләр белән таныштырды Чиябаш егете.


Аннан ул өстәп куйды:

-    Безгә хәрби устав нигезендә нәрсә бирелергә тиеш булса – шул бирелә. Әмма, киемнәр андагы һава торышы өчен кызу. Шуңа без җиңел өс киемнәре сатып алабыз. Алар бик тиз туза, яраксызга да әйләнә. Шуңа җәйге кием күп кирәк,- диде.


Александр Никошин “ялга кайткан егетләргә җиңел җәйге кием биреп җибәрергә тырышырбыз”, диде. Дөрес, ул күптән түгел Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм озата барганда да Әлки хәрбиләренә күп итеп җәйге киемнәр калдырып кайткан иде.
Рәсилдән мин гаилә хәле белән дә кызыксындым. Ул: 


-    Өйләнергә өлгермәдем әле. Башта институтта укыдым, армиядә булдым, эшләдем. Менә җиңеп, исән-сау кайткач өйләнермен дип торам,- диде.


Әйе, егетебезнең әле алда башламаган тормыш юлы. Иң мөһиме әти-әнисен туганнарын сөендереп сау-сәламәт әйләнеп кайтсын. 


Александр Никошин Рәсил Сафиуллинга Украина җирендә барган махсус операциядә батырлык үрнәге күрсәтеп хезмәт иткәне өчен Почет грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев