Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль хезмәткәрләр көне белән район башлыгы Александр Никошин тәбрикәве

Бүген социаль хезмәткәрләр көне. Шул уңайдан әлеге һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.

“Сезнең хезмәтегез җәмгыять өчен, ил халкы өчен гаять мөһим, кирәкле. Чөнки социаль хезмәткәрләр дәүләт яклавына мохтаҗ ватандашларыбызның язмышларын уңай якка юнәлтү, инвалидларның чикләнгән мөмкинлекләрен арттыру, ялгыз калганнарга терәк булу, ятимнәрнең кыерсытылган җаннарын юату кебек чиксез мәрхәмәтле, игелекле эш башкаралар бит. Гаять авыр хезмәт бу: аны башкаручыдан зур түземлек, сабырлык, уңганлык, башкаларны аңлап, теләсә кайчан ярдәм итәргә әзер булу кебек сыйфатлар таләп ителә. Рәхмәт сезгә шундый булганыгыз, райондашларыбызга һәръяклап булышып яшәгәнегез өчен.

Әлки районы социаль яклау бүлегенең зур коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, мәгънәле һәм игелекле хезмәтләрендә уңышлар, һәммәгезгә нык исәнлек, иминлек телим”,–диелгән әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев