Су асты көймәсе диңгезчеләре – космонавтлар белән бер
19 мартта илебездә су асты көймәсе диңгезчеләренең – Россия Хәрби-диңгез флотының иң абруйлы хәрбиләре көне үткәрелә.
Атом һәм дизель су асты көймәләре ул – Хәрби-диңгез көчләренең иң төп өлеше. Субмариннарның төп сыйфаты ул – аларның яшерен һәм тиз хәрәкәтләнүендә, Диңгез океанының теләсә кайсы почмагыннан һич тә көтмәгәндә көчле һөҗүм ясый алуында. Су асты флотының төп бурычлары ул – дошманның җир өстендәге иң мөһим объектларын ракета-атом-төш коралы белән, су астындагы корабларын һәм көймәләрен ракета һәм торпеда коралы белән юк итүе. Болар безнең су асты флотының бар мөмкинлекләре дә түгел әле.
Бүген бар илләр дә өченче бөтендөнья сугышы башлану чигендә тора. Безнең Кораллы Көчләребез Украинада фашизм башлангычын басарга теләп, махсус операция үткәрә. Россиянең Америка Кушма Штатлары һәм аның союздашлары белән Кариб кризисыннан соң башланган салкын сугыш дәвам итә. Һәм менә мин бүген, бәйрәм алдыннан, безнең дәүләтебез кызыксынуларын намус белән саклаган әлеге хәрбиләр алдында чал башымны түбән иям.
Безнең атом су асты көймәләре “Курск”, “Комсомолец”, “К-19” субмаринасы язмышларын исегезгә төшерегез. Ә күпме су асты көймәләре бар экипажлары белән бергә Дөнья Океаны төбендә ята һәм аларның язмышы бүгенге көндә дә билгеле түгел. Шул уңайдан мин Чуаш Борнае авылыннан булган балачак дустым Михаил Козыревның хатирәләрен искә алырга телим. Менә нәрсәләр сөйләде ул:
– Апам су асты көймәсе командирына кияүгә чыкты. Ул атом-төшле совет ракеталарын Кубада урнаштырылуы уңаеннан СССР һәм АКШ арасында башланган салкын сугышның – “Кариб кризисы”ның иң кызган чагы иде. Дөнья ул вакытта өченче бөтендөнья сугышы башлану чигендә торды. СССР алдына әлеге утрауны яклау һәм биредә урнаштырылган ракеталарны саклау бурычы куелды. Анда тиз арада советларның су асты көймәләре флотилиясе җибәрелде. Шулар арасына минем апам командиры субмаринасы да эләгә. Шуны әйтергә кирәк: апам үзе дә әлеге экипаж әгъзасы иде.
“Апаң белән соңгы очрашуың ничек хәтереңдә калды?” – дип сорадым мин. Ул менә нәрсә дип җавап бирде:
– Саубуллашканда апам: “Энем, хуш, бәлки, тагын күрешербез, ә бәлки, юк. Мине, мөгаен, диңгез төбендә балыклар ашап бетерер. Әгәр шундый хәл була калса, начар итеп искә алма”, – диде. Ул вакытта миңа 12 генә яшь иде.
Апасының күңеле сизгән: су асты көймәсе диңгез дәрьясында эзсез югала.
Якынча нәкъ менә шул вакытларда (5 еллык аерма белән) Тын океан флотында “Малютка” су асты көймәсендә минем абый Николай хезмәт итте. Ул гади колхозчылар – тыл хезмәткәре Фекла Яковлевна һәм Ладога каһарманы, орден белән бүләкләнгән Александр Глуховлар гаиләсендә туа. Туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Николай Казанның һөнәри-техник училищесына укырга керде. Нәтиҗәдә, “бишле” билгеләренә генә укып, контроль-үлчәү җайланмалары слесаре һөнәрен алды. Аннары хәрби хезмәткә чакырылды. Язмышына язылган булгандыр, ул су асты көймәсендә хезмәт итүгә юлланды (ә су асты диңгезчесенә медицина таләпләре космонавтларга кебек үк куела). Ел дәвамында Киевта курсларда укыгач, гидроакустик булып, Тын окаен флотына җибәрелде. Кыска ял бирелгәч, Владивостокка юл тотар алдыннан, туган авылы Иске Сихтермәгә кайтты. Ул 1967 елның җәе иде. Башта шатлыклы очрашу булса, аннары аны икенче тапкыр хәрби хезмәтне үтәргә озатырга туры килде.
Ул ике ел “Малютка”да хезмәт итте. Үз бурычын намус белән үтәгәне өчен, Тын океан флоты командиры Рәхмәт хаты, “Ерак сәфәре өчен” медале белән бүләкләнде. Абый ул сәфәр турында болай дип искә алган иде: “Безгә тропик киңлектә йөзәргә туры килде. Бик озак вакыт су өстенә күтәрелмәдек, авыр эсселектән һәм көймә дизеленең эшләвеннән шулкадәр интектек ки, хәтта кайбер экипаж әгъзалары аңнарына кадәр югалтты. Су өстенә чыгарга туры килде. Өстебездән АКШның хәрби вертолеты очуын күрдек. Ачык ишек янында ике кеше утырган, шуларның берсе кулына фотоаппарат тоткан. Икенчесе бауга асылган ниндидер төргәк төшерә башлады (әлеге хәл 25 декабрьдә – католиклар раштуасында булды). Кыскасы, безне алдамакчы булдылар. Көймә командиры провокациягә игътибар итмәскә боерды. Һава туплаганнан соң, без янә су астына төштек. “Малютка” төрендәге су асты көймәсендә хезмәт итү бик авыр. Бик кечкенә булганлыктан, көймә бүлмәләрендә бик кысан, диңгезчеләргә ял итү мөмкинлеге юк диярлек. Ерак сәфәр вакытында ятаклар җитешми, баскан халәттә дә йокларга туры килә”.
1969 елның декабрендә демобилизацияләнгәч, абый Владивостоктан кайтканда Казанга тукталып, минем яныма керде. Минем ул вакытта ветеринария институтының өченче курсында укыган вакытым иде. Хәрби хезмәт турында сүз киткәч, абый минем күземә карады да: “Без һәм бүгенге көндә дә хезмәт итүче су асты көймәсе диңгезчеләре башыннан кичкәннәрне башкаларга күрергә язмасын”, – диде.
Хәрби хезмәттән соң, ул Казанның авыл хуҗалыгы институтына укырга керде, әмма гаиләсенә бәйле авырлыклар килеп чыгу аркасында, укуын ташларга мәҗбүр булды. Соңрак механизатор, “Авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге нигезләре” укытучысы булып эшләде. Бүгенге көндә ул арабызда юк, әмма аның 5 оныгы һәм оныкчыгы үсеп килә.
Тагын бер хатирәгә тукталасым килә. Күп еллар элек мин Яңа Сихтермә бистәсе кешесе Сергей Ярославлев белән сөйләшкән идем. “Кайда хезмәт иттегез?” – дигән соравыма, ул: “Безнең бүлек атом су асты көймәләренең матди-техник базасын тәэмин итү белән шөгыльләнде. Безнең субмариналарның ерак сәфәрдән әйләнеп кайтуларын үз күзләрем белән күргәнем булды. Су асты көймәсе диңгезчеләре үзләре арыган, талчыккан була, әмма йөзләре шатлыктан балкый, алар елый-елый бер-берсе белән кочаклашалар һәм кояшка карап: “Исәнме, Кояш!” – дип кычкыралар. Әйтәсе дә юк, аларның кичерешләрен башларыннан шундый хәлләрне үзләре дә үткәрүчеләр генә аңлый аладыр. Алар ерак сәфәрдән исән-сау кайтып, кояшны күрә алуларына шатланалар бит.
Кайчакта миңа су асты көймәсе диңгезчеләренә космонавтларга караганда да авыррактыр кебек тоела. Галәмдә яктылык булса да бар, ә калын су катламы астында күз күрмәс караңгылык кына җәйри. Бүген бәйрәм алдыннан мин: “Абый, илгә шулай хәрби бурычыңны үтәвең өчен, рәхмәт. Мин синең белән горурланам!” – дип әйтәсем килә. Бүгенге көндә илебез алдында үз бурычларын үтәүче бар су асты диңгезчеләре белән дә горурланам.
Мөмкинлектән файдаланып, районыбызның элеккеге бар су асты диңгезчеләрен, аларның хатыннарын, балаларын, туганнарын, әти-әниләрен һәм бакыйлыкка күчүчеләрне дә әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйм.
Виктор Глухов,
Сихтермә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев