Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Сугыш башланганда, Чуаш Кичүе кызы Асия Низамовага бары тик 8 яшь кенә була

Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән 2025 ел, беренче чиратта, Бөек Җиңү юбилеен билгеләү белән истәлекле.

Бу шатлыклы көннән соң 80 ел вакыт узган, әмма моңа ирешкәнче үткән авыр көннәр, айлар, еллар тарихыбызда мәңгелеккә уелган. 1945 елның маеннан күпме генә еллар үтсә дә, без аның гаделлекнең Бөек Җиңүе булуын беркайчан да онытмабыз. Ул сугышта һәлак булган һәм исән-сау әйләнеп кайта алган каһарманнарны, фронт һәм тыл вакыйгалары шаһитларын искә алу үзенә бер төрле йолага әйләнә. 
Тыныч киләчәк өчен гомерләрен фида кылучылар, Җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтучылар, бу елларда үз-үзләрен аямыйча тылда хезмәт итүчеләр арасында әлкилеләр дә күп. 


Сугыш башланганда, Чуаш Кичүе кызы Асия Низамовага бары тик 8 яшь кенә була. Аның әтисен фронтка алалар, ә 6 бала белән калган әнисе Хәсбиҗамалга бар авырлыкны ялгызына тартырга туры килә. 

4 сыйныфны гына тәмамлаган Асия зурлар белән беррәттән совхозда эшли. Тылда ирләрен һәм әтиләрен алмаштырган хатын-кызлар һәм балалар армия һәм ил өчен ашлык амбарлары, кырларда эшләргә, кул көче белән җирне эшкәртергә һәм уңышны җыярга мәҗбүр була шул. 

Асия Мөслих кызының сугыш еллары хатирәләре мондыйрак: 

–     Әтиемне фронтка озаткан көнне хәтерләмим. Шулай да әнинең яшьле күзләре, әтинең, саубуллашканда, безне, балаларын, кысып-кысып кочаклавы төштәге кебек кенә күз алдына килә. Сугышның нәрсә булуын аңламыйм, әмма илдә ниндидер мөһим вакыйгалар башлануына төшенәм. Әтинең яу кырына китүе аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте, ул көтмәгәндә булды һәм күңелгә шом салды. Сугыш күп гомерләрне кырды, бәхетне урлады. Әтинең фронтка киткән көнен хәтерләмәсәм дә, кайту мизгелләре – дөньябызны түгәрәкләндергән, шатлыклы көн бүген дә күз алдымда. 

Лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Асия Низамованың хатын-кызга хас булмаган авыр хезмәт башкаруын кулларыннан ук күрергә мөмкин. Сугыштан соңгы елларда ул, әле яшь кыз булуына карамастан, Мәскәү өлкәсенең торф табучы предприятиеләрендә эшли. Аңа һәм иптәш кызларына иртә яздан караңгы көзгә һәм кояш чыкканнан алып, шәфәкъ баеганчыга кадәр салкын баткаклыкта басып эшләргә туры килә. Пычрак, авыр эш була ул. Моңардан кызларның аяклары сызлый, шуңа алар хәтта җәй көннәрендә дә оекбашлар киеп йөрергә мәҗбүр була. 

Асия апа тагын 10 ел башкала төзелешләрендә дә эшли. Ә аннары ул туган авылы Чуаш Кичүенә кайта һәм, лаеклы ялган чыкканчы, “Энергетик” совхозында хезмәт итә.

Асия апа бик күп сынауларны үтә. Авырлыкларны күп кичерә ул, әмма беркайчан да төшенкелеккә бирелми, тормышның матурлыгын күреп яши белә. Бүгенге көндә ул кызы Җәмилә һәм күпсанлы туганнары кайгыртуында яши. Авылдашлары сүзләренә караганда, Асия апа –  бик үткен хатын-кыз, шул ук вакытта ул башкаларга игътибарлы һәм ярдәмчел дә. Күршеләре һәм бар авылдашларын хөрмәт итеп, дус-тыныч яши белә. 92 яшен тутыруына карамастан, ул бүген дә коммуналь хезмәтләргә дә үзе түли, кәрәзле телефонны да куллана белә, саф һавада йөрергә һәм дус хатын-кызлары Бадар, Гөлсинә һәм Нина белән аралашырга ярата. Район газетасына да ул һәр елны языла, аны яратып укый икән. 

Ветераннарыбыз сөйләгәннәрдән һәм тагын башка күп чыганаклардан без Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда шул чор яшүсмерләренең зурлар белән беррәттән авыр хезмәтне башкарулары, илебезнең предприятие, колхоз һәм совхозларында меңнәрчә мәктәп укучыларының эшләве хакында беләбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев