Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Сугыш!” дигән коточкыч хәбәр таралганда, Рушания Кәлимуллинага бары тик 2 яшь кенә була

2025 елның 9 маенда без фашистлар Германиясенә каршы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.


Бу Җиңү, чыннан да, бөек. Чөнки аны совет халкы моңарчы күрелмәгән, рәхимсез дошман белән аяусыз көрәштә, күп югалтулар, кеше гомере, кан-күз яшьләре бәрабәренә яулый алды. Сугыш 4 елга якын – 1418 көн дәвам итә. Совет кешеләре үзләренең азатлыгы һәм бәйсезлек өчен бөтен җирдә бар көчен куя: фронтта һәм партизан отрядларында сугыша, тылда станоклар янында һәм басуларда иртәдән кичкә кадәр тир түгеп, фидакарьләрчә хезмәт итә.  Шуңа да Җиңү фронттагы батырлык һәм кыюлык белән генә дә түгел, ә тылдагы героик хезмәт белән дә яулана.

Бөтен хезмәт –яшүсмерләр, картлар, хатын-кызлар җилкәсендә

Яше җиткән бар ир-егетләр сугышка алына. 50-55 яшьтән яшьрәк ир-атны авылда очрату мөмкин булмый диярлек. Күпчелек механизаторларны фронтка беренчеләрдән булып җибәрәләр. Чөнки алар әзер танкчылар, өйрәтеп торасы да түгел. 
Сугыш авыл хуҗалыгына зур зыян китерә. Тракторлар, автомобильләр фронт өчен алына. Солдат ир-атларны авыл-шәһәрләрдә яшүсмерләр, картлар, хатын-кызлар алмаштыра. 

Рушания Кәлимуллина Яңа Чаллы авылында туып үсә. “Сугыш!” дигән коточкыч хәбәр таралганда, аңа бары тик 2 яшь кенә була. Ике яшьлек бала ни аңлый алсын инде? Гаилә белән әтиләрен сугышка озатканда да төшенә алмый ул: аны әллә тагын күрә ала, әллә юк... Шуңа еламый да... 
Аның әтисе Гаястин Бәдертдин улы Бәдертдинов 1911 елда туган, яше буенча ул Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Сугыш башлануга ук, ул Ватанны фашистлардан яклау өчен фронтка китә. Өйдә хатыны 4 яшьлек улы Габделхәй һәм кызы Рушания белән кала. 

–     Авыл хуҗалыгындагы иң авыр эшләр хатын-кызлар җилкәсенә төште, аларга, гадәттә, ир-атныкы дип саналган һөнәрләрне дә үзләштерергә туры килде. Хатын-кызлар белән бергә картлар һәм яшүсмерләр эшләде, – дип искә ала ул салкын һәм ач елларны Рушания апа. 

Ул әтисен сугышка озатуны начар хәтерли, әмма өйгә кайткан көнен беркайчан да онытмаячак.

–     Әти берничә тапкыр яралана, әсирлеккә эләгә, шулай да үзенә өйгә кайту насыйп була. 1946 ел иде ул. Башта: “Сез исән-саулармы?” – дип сорашкан хаты килде. Аны каршы алган көнне иртәдән үзен көтүебез, әзерләнүебез исә яхшы хәтердә. Әни абый белән, ат җигеп, район үзәгенә әтине алырга, дип китте. Мине үзләре белән алмадылар, шуңа түзә алмыйча җәяү атладым. Авыл башына җиткәч, арба тагылган ак атны күрдем, анда бер ир-ат утырган иде. Итәгендә – минем абый. Шуннан ул ир кешенең әтием булуын аңладым. Мине дә кочаклап алды ул, үзе елый...Сугыштан соң Гаястин Бәдертдинов туган авылларында тракторчы булып эшли. Гаиләдә тагын 4 бала туа. 

–     Карт дәү әтием кыю, батыр сугышчы була. Берлинга кадәр барып җитә ул. Аңа “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгәне өчен” медале тапшырыла, күп тапкырлар юбилей медальләре бүләк ителә, – дип сөйләде фронтовик оныгы Булат Бадыйгин. 

Гаястин Бәдертдинович сугыш турында сөйләргә яратмый. Тәмам олыгайганчы, үзен кызганмый хезмәт итә. 2000 елда 89 яшендә вафат була. 

Өлкәнәйгән сугыш чоры балалары

Рушания Гаястин кызының балачагы авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килә. Ул мәктәптә уку кирәк-яраклары булмавын, шикәр кәгазеннән “дәфтәр” ясауларын искә ала. 

Мәктәпне тәмамлагач, ул фермада сыер савучы булып эшли башлый. Хезмәт көне, иртәнге 4-5 тә сыерлар савудан башланып, кич белән генә төгәлләнә. Еракта калган ул елларда саву аппаратлары булмый шул, барысын да кулдан эшләргә туры килә. Савучылар, азык ташып, бозауларны да үзләре ашата да, эчерә дә, сыер асларын тирестән дә чистарта. Авыр була, әмма Рушания намус белән хезмәт итә, эшен җиренә җиткереп башкара. 

–     Яшь булганга, тәнемдә көч ташып тора иде, бер эштән дә курыкмадым мин. Кирәклесен кызыксынып өйрәндем, ә авырлыкларны исәпләп тормадым, – дип искә ала ул. – Эшкә машина арбасында йөрдек. Бервакыт юлда барганда, бияләй кияргә кулны ычкындырган идем, машина көтмәгәндә туктап алды һәм мин арбадан егылып төштем. Бик нык башым бәрелде. Яраны хәтта тектерергә туры килде, ә эзе гомерлеккә калды. 


Туган авылында ул язмышын –  Мәсхүтне очрата. 21 яшендә кияүгә чыга. 

–     Дус кызым белән, бертуганнарга кияүгә чыгарбыз, дип шаярта идек. Чыннан да, шулай булды.... Мәсхүт минем кебек күп балалы гаиләдән. Аларны апалары Асия тәрбияли, – дип сөйли Рушания.

Яшьләр төп йортка урнаша. Акрынлап янәшәдә генә яңа йорт салалар – Рушания апа бүген дә шунда яши. Өч бала үстерәләр, алар барысы да, белем алып, төрле урында төпләнә. Шулай да алар, әниләре янына еш кайтып, аңа ярдәм итеп, кайгыртып яшиләр. Бүгенге көндә ветеранның 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. 

Аның ире Мәсхүт Абдулла улы 2001 елда мәрхүм була. Аннары гаиләгә тагын бер кайгы килә – Рушания апаның кызы Миңленур авырып китә. Табиблар яман шеш билгеләмәсен куя. Озак вакыт дәвалана ул, химия кабул итә, операция ясала. Әмма берничә елдан чир янә үсеш ала һәм 2007 елда якыннары аны мәңгелек йортка озата…

“Монда яшәдек, шунда үләрбез дә...”

Авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге элегрәк елларда савымчы һәм механизаторлар хезмәтенә аеруча бәйле булган.  Ирле-хатынлы Кәлимуллиннар да, моны яхшы аңлап, гомер буе колхозда намус белән хезмәт иткән, үз хуҗалыкларын да алып барган. Хәтта хәзер, өлкән яшьтә булуына карамастан да, Рушания апа бакчада кайнашырга ярата. Өй бүлмәләрендә нинди генә гөлләр үсми, аеруча ул төрле төсләрдәге яраннарга өстенлек бирә. 

–     Яз җиттеме, бакчага чыга ул, аннары җәй буе петунияләр үстерә, – дип сөйләде оныгы Ләйсән дә. 

Чыннан да, Рушания апа ишегалдын да чәчәк атып утыручы петунияләрдән гөлбакча иткән. Төрле төстәге бу гөлләр үзеңне әсир итә, бер мәл күз карашыңны алмый торасың. Өстәвенә, үзләреннән тирә-юньгә хуш ис тә тарала. 

Яңа Чаллы авылы авыр вакытта ярдәм кулы сузучы яхшы күңелле, хезмәт сөючән кешеләре белән матур. Бүген анда берничә өлкән яшьтәге кеше яши һәм аларның күбесе элеккечә туган авылларын ярата, аннан китәргә теләми. 

–     Авылда рәхәт. Иркенлек, тынычлык. Гомер буе монда яшәдем һәм туган җиремдә үләргә дә телим, – дип ассызыклый Рушания Гаястиновна. – Күршеләрем Нурия һәм Тәлгать Шәмсетдиновлар, нинди гозер белән мөрәҗәгать итсәм дә, һәрвакыт ярдәм итәчәк, исәнлегем-саулыгымны да алар сорашып тора, күчтәнәчләр дә алып керә.  Менә шулай гомер итәбез. Башкача була да алмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев