“Тахтала” отрядының 9 мең гектардан артык сөрү җирләре бар. ФОТО
“ВостокЗернопродукт” АҖнең «Көнбатыш Әлки» филиалы “Тахтала” отряды игенчеләре районда беренчеләрдән булып көзге культураларны җыеп алдылар.
у көннәрдә хуҗалыкта оешкан төстә уҗым культуралары чәчү бара.
Тахтала егетләре булдыра
“Тахтала” отрядының 9 мең гектардан артык сөрү җирләре бар. Бу хуҗалык егетләре бул¬дыра, дип, әле Иске Матак, Ям¬бакты җирләрен дә өстәгәннәр. Әйе, мондагы механизаторлар булдыра. Алай гына да түгел – үзләрендәге кырларда эшләрне бетереп, ярдәмгә башка отряд¬ларга, филиалларга китәләр. Тахтала ягы инде күп еллардан бирле тырыш, эш сөючән механи¬заторлары белән дан тота. Авыл җыеннарында да отряд җитәкчесе Равил Гатин аларны кат-кат мак¬тап телгә ала.
Равил Гатин үзе гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган кеше. Ул 44 ел инде игенчелек эшендә. Хуҗалыклар исеме үзгәрә тора, ә Равил Гатин үзенең коллективы белән һаман җир эшкәртә, икмәк үстерә. Ул эшен, хезмәтен онытып гомерендә ун көн дә ял иткән кеше түгел. Отпускыга китсә дә, иртә- кич кырларны, амбар-мастерской тирәләрен әйләнми калмый икән. Эшләрнең барышын үз күзләре белән күрмәсә, күңеленә ты¬нычлык таба алмыйдыр, мөгаен.
Техника телен белгәч
Без Равил Хәнифуллович белән отряд басуларын әйләнеп кайттык. Мон¬да хәзер ике агрегат чәчү эшләре белән мәшгуль. Әнә артыннан болыт туза¬ны калдырып Виктор Рыж¬ков агрегаты чәчеп килә. Викторны алтын куллы ме¬ханизатор диләр. Ул “Куз¬басс” чәчкечен тагып эшли. Әлеге чәчкеч бик тә көйсез икән – аны бер филиалда да эшләтә алмаганнар. Ап¬тырагач, башка филиал¬дан “Тахтала”да калдырып киткәннәр. Виктор Рыжков аны ясап чыккан һәм ничә ел инде яз-көз бары шул чәчкеч белән эшли.
Хәер, аның К-744 трак¬торына да 15 ел. Ул аны яңа көе кабул итеп алган да, шул дәвердән бирле бер капи¬таль ремонт ясамый эшләтә икән. Викторның бер шар¬ты бар – үзеннән башка ул тракторга беркем утырыр¬га тиеш түгел. Бу сыйфаты да аның кирелек түгел, ә техниканы тирән аңлап- тоемлап, үз кулы белән җайлы итеп эшләтә алуы, билгеле.
170 гектарлы бу кыр¬да Виктор Рыжков көзге бодай чәчә. Алдагы көнне янәшәдәге 110 гектарлы басуны бер көндә чәчеп чыккан. Мин аңардан сорап куйдым:
– Ә чәчү агрегатында көнлек эш нормасы күпме соң?
– Бу техникага чәчү пла¬ны – 60 гектар.
Димәк, Виктор кичә ике норма диярлек җирдә чәчү башкарган.
Көнгә 7 мең сум эшли
Чәчү өчен басулар эшкәртү дә әйбәт оеш¬тырылган отрядта. Ра¬вил Гатин: “Безнең бүген 1500 гектар эшкәртелгән җиребез бар,”–ди.
Әнә янәшәдә Григо¬рий Ферапонтов туфракка культивация үткәрә. Вик¬тор Рыжков чәчкеченә Ев¬гений Захаров орлык та¬шып тора.
Дамир Зыятдинов агре¬гаты исә дүрт көн эчендә 400 гектарга якын көзге бодай чәчкән. Аны Ил¬нур Шәрәфетдинов ор¬лык белән тоткарлыксыз тәэмин итеп тора. Ә Мәсхүт Ибәтуллин МТЗ-82 трак¬торына “Амазонка” тагып ашлама керткән.
Павел Падюшев үзенең К-744 тракторына ПК- 1200 маркалы культиватор тагып, Кошки якларын¬дагы басуларда эшли. Бу егет, язгы кыр эшләрен дә кушып санасаң, берүзе өч мең гектардан артык басу¬ларны культивацияләгән. Павел Падюшевның хезмәт хакы көнгә 7 мең сумга ча¬клы чыга икән.
Ашлама белән тоткарлык булмасын иде
Былтыр көз отрядта 500 гектар мәйданда «рыжик» культурасы чәчелгән бул¬ган. Бу техник үсемлеккә сорау да зур, кабул итү бәясе дә югары. “Әлеге культура белән эшләргә яратам”,–ди Равил Гатин. Бердән, аны төрле чирләр, чүп үләннәр басып апты¬ратмый. Аннан, терлек тә ашамый икән. Димәк, авыллар янына шул ры¬жикны чәчсәң, кырларны маллар таптамый. Югыйсә бит уҗым культурала¬рын халыкның мал-туа¬ры таптап бик җәфалый. Бигрәк тә Спас районы авылларындагы терлекләр җәй әйләнәсе басуларда була. Күпме хезмәт, матди чыгымнар җилгә оча дигән сүз.
Быел да отрядта 150 гектарда «рыжик» чәчеп куйганнар. Бу эшне бик сыйфатлы итеп Олег Те¬рентьев башкарган. Хәзер Олег «Иске Матак» отря¬дына ярдәм итәргә киткән. Әле бирегә кайтып тагын берничә йөз гектар «ры¬жик» чәчәсе бар аның.
«Көнбатыш Әлки» фи¬лиалы җитәкчесе Марс Сәгыйров та тахталалылар эшеннән бик канәгать. Ул тәҗрибәле отряд началь¬нигы Равил Гатинның хезмәтен югары бәяләде, аның механизаторлар, гомумән, коллектив белән уртак тел табып эшләвен, оештыру сәләтен билгеләп үтте.
– Быел филиалда 4880 гектарда көзге культуралар чәчәргә уйлыйбыз. Шуның 2 мең гектарга якынын тахталалылар башкарыр дип күздә тотабыз. Анда бу эшне тиз һәм сыйфатлы, җиренә җиткереп үтиләр,– ди Марс Мингарифович.
Әйе, “Тахтала” отря¬ды хезмәтчәннәре уҗым культуралары чәчү буен¬ча үзләренә җиткерелгән заданиене үтәргә әзер. Бары ашлама белән тот¬карлык булмасын. Әлегә чәчү алдыннан туфракка кертергә запаста бер тон¬на да ашлама юк. Быел бит ашлама өчен субсидия дә бирелмәде. Бүген-иртәгә сатып алып берничә ма¬шина ашлама кайтарылыр дип көтәләр. Ул бик кирәк, көзге чәчүнең бит вакыты гаять кыска. Уҗым куль¬тураларын 5 сентябрьгә кадәр чәчеп калу мәслихәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев