Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарих: район үзәге Базарлы Матакка күчерелә

Әлки районы административ-территориаль үзәк буларак 1930 елның 10 августында төзелә. 1935 елның февралендә районның көньяк һәм көнбатыш өлешләрендә Кузнечиха районы оештырыла.

КПССның Әлки райкомы беренче секретаре итеп Степан Калинин билгеләнә. Ул 1904 елда туган, Горький өлкәсе кешесе була. Шул ук елны ТАССР хезмәт ияләре депутатларының  Әлки район советы башкарма комитеты да төзелә. Аның составына җир, план, финанс, авыл хуҗалыгы, мобилизация, архив, юл бүлекләре, шулай ук мәдәният, социаль тәэминат, халык мәгарифе, ЗАГС, гражданнар оборонасы бүлекләре керә.

1930 елда Базарлы Матакта 4684 нче номерлы Үзәк район саклык кассасы ачыла һәм район финанс бүлеге төзелә. Бүлекнең беренче җитәкчесе Николай Урмаев була.

1937 елга кадәр Түбән Әлки авылы район үзәге була. Административ учреждениеләр өчен биналар кирәк булганлыктан, 1937 елда район үзәге Базарлы Матакка күчерелә.

Степан Калининнан соң, 1935 елның октябрендә партия район комитетының беренче секретаре итеп Гайнулхак Баев билгеләнә.  Ул 1896 елгы, Уфа губернасы Минзәлә өязе Сарман волосте кешесе була. Район белән Г.Баев 1937 елның августына кадәр җитәкчелек итә. Шул  елның сентябреннән 1938 елның декабренә кадәр партия райкомының беренче секретаре  Низам Зыятдинов була. Ул ТАССРның Цитинский районында 1905 елда туган. 1938 елның декабреннән 1940 елның мартынача Әлки районы белән Хәбиб Фазылбәков идарә итә. Ул 1908 елгы, Башкортстан  АССР кешесе була.

1930 елда “Гомуми мәҗбүри башлангыч белем турында” карар кабул ителә. Ул 8 дән 15 яшькә кадәрге  ике җенестәге балаларны да башлангыч мәктәпнең дүртьеллык курсында мәҗбүри укытуны законлаштыра. 1933-1937 елларда СССРда мәҗбүри  җидееллык уку кертелә.

2000 нче елларда район педагоглары беренчел чыганаклардан мәктәпләр һәм колхозлар турында бик күп материаллар туплаганнар. Бу хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт. Әлеге материаллар  музей архивында саклана. Шул мәкаләләрдән кайбер өзекләрне бүген газета укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

1932 елда Әлки район халык мәгарифе бүлеге төзелә. Бүлек белән Ф.Х.Елизаров (1932-1938), Басыйр Закиров (1938-1939), Петр Медиков (1939-1940), Абдул Яруллин (1940), Гариф Җиһаншин (1940-1941) җитәкчелек итәләр.

1930 елларда районда мәктәпләр өчен яңа биналар төзелә башлый. 1930-1931 елларда Хузангай мәктәбе укытуның предмет системасына күчә. 1932 елда ТАССР хөкүмәте карары белән Сихтермә мәктәбе үрнәк уку йорты буларак күрсәтелә. 1933 елда мәктәпкә Макс Гельц исеме бирелә.1934 елда мәктәп тулы булмаган урта, ә 1938 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1929 елда Яңа Үргәгар башлангыч мәктәбе төзелә. 1932-1938 елларда мәктәп мөдире булып Салих Хәсәнов эшли. 1939-1940 уку елында мәктәп җидееллыкка әйләнә. Директоры Харис Нотфуллин була.

1930-1931 елларда Түбән Әлкидә хәзерге мәктәп территориясендә типовой башлангыч мәктәп бинасы төзелә. Киләсе елны  икенче корпус сафка баса. Соңрак тагын ике бина салына. 1933 елда Түбән Әлки башлангыч мәктәбе крестьян яшьләр мәктәбе итеп үзгәртелә. Тагын бер елдан ул җидееллык мәктәп статусы ала. 1932-1933 елларда мәктәпнең директоры Рәхимов фамилияле кеше була. Аннан соң дүрт ел дәвамында мәктәп белән Минҗәләев, ике ел Әхмәтов җитәкчелек итәләр.

1932 елда Югары Колчурино авылында аерым кулак йортларыннан мәктәп бинасы салына, анда апалы-сеңелле Разюковалар укыта. 1933 елда В.С.Рыбаков һәм П.И.Марков эшли башлыйлар. 1937-1941 елларда Иван Скрипачев укытучы була. Сугышның беренче көннәреннән ул фронтка китә.

1930 елда Юхмачы мәктәбе (директоры Николай Платонов була), 1935 елда – Карга, 1937 елда Борискино, Түбән Кәчи, Иске Матак мәктәпләре җидееллыкка әйләнә. Иске Матак мәктәбендә балалар күрше Югары Матак, Шәпкә, Нохрат авылларыннан да килеп укыйлар. Мәктәпнең беренче директоры Александр Желтухин, укытучылар Зоя Грачева, Андрей Тутерев, Василий Гордеев, Михаил Иванов, Сергей Желтухин, Варвара Чванова, Нина Терентьева була.  Укучылар  төп фәннәрне өйрәнәләр һәм тулы булмаган урта белем турында таныклык алып чыгалар.

1934 елда Яңа Чаллы мәктәбе җидееллыкка әйләнә һәм крестьян яшьләр мәктәбе итеп үзгәртелә. Бирегә Бибай Чаллысы, Иске Чаллы, Үргәгар, Иске  Баллыкүл авылларыннан да балалар килеп укый. 1935 елга кадәр мәктәпнең директоры Кәлимулла Заһидуллин була.

1935 елда Алпар мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә, аның директоры итеп Басыйр Закиров билгеләнә. Бу районның иң зур мәктәпләренең берсе була.

Совет властеның беренче елларында Базарлы Матак авылында тагын бер дүрт сыйныфлы мәктәп ачыла. 1931 елда бишенче сыйныфның беренче чыгарылышы була. 1935 елда унъеллык укытуга исәпләнгән агач бина төзелеше башлана. 1937 елда Базарлы Матакта әлеге яңа бина файдалануга тапшырыла. Унъеллык мәктәпкә Иске Матак, Нохрат, Яңа Чаллы, Иске Чаллы, Ташбилге һәм башка авыллардан балалар укырга килә. 1933-1939 елларда мәктәп белән Иван Денисов, 1939-1940 елларда Тихон Тарасов җитәкчелек итәләр. 1939 елда 13 укучы урта мәктәпне тәмамлау турында таныклык ала. Ә 1940 елда 22 егет һәм кыз урта белемле була.

1935-1936 елларда Югары Әлморза авылы мәчете бинасында дүрт сыйныфлы мәктәп булдырыла.

1936 елда Чуаш Борнае мәктәбе тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртеп корыла. 1939 елда 36 кеше беренче булып җиде сыйныфны тәмамлап чыга. 1940 елда уку йорты урта мәктәпкә әйләнә. Әмма сугыш башлангач 8-9 сыйныфлар ябыла.

Революция һәм гражданнар сугышы елларында Ташбилге мәктәбе ябыла һәм әлеге вакыйгалардан соң гына ачыла. Анда укытучы И.К.Галимовның белем бирүе билгеле.

1935 елга кадәр  Чуаш Кичүе мәктәбе башлангыч була, 1936 елдан төп мәктәпкә әйләнә. Аның беренче укытучысы һәм директоры Зәйнулла Ишназаров, беренче завучы Мисалим Нуруллин була.

Гөлнара Хәлилова,

С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев