Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилге аавылында биш кабер ташын торгыздылар

1 октябрь көнне чишмә ачу тантанасында сүз куешкан, иске зиратлардагы борынгы ташларны торгызырга теләк белдергән Ташбилге халкы 27 октябрьдә, бердәм булып, янәдән җыелды.

  Салкынча көзге көн дә, әкрен генә сибәләп торган яңгыр да куркытмады аларны. Алай дисәң, яуган яңгыр да туктады: сәгать дәвамында таммады да. Изгеләр өстенә җыелган тырыш халыкны куасы килмәде аның. 

Әйе, айга якын кыска гына вакыт эчендә 5 ташны торгызырга да өлгергәннәр. Алар һәркайсы үз урынында, җыйнак  кына итеп тотылган. Иске зират урынының да бер өлешен яшел матур койма белән әйләндереп алган булган инде алар. Хәзер икенче яртысын тамгалаганнар. 

Авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев, тантананы ачу өчен, сүзне районыбыз Имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиевка бирде. Ул вәгазь илә догаларына үреп, изге эштә катнашканнарны сәламләде, ил-көннәребезгә иминлек теләде. Тантанага җыелганнарны Әлки район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та котлады. Районның 20 авылында барлыгы шундый 49 таш барлыгы ачыкланганлыгын хәбәр итеп, бу эшләрне башлап йөрүчеләргә, үзеннән өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлеге изге гамәлләрнең дәвамлы булуын теләде.  

Дәвамлы булуына да шик юк. Аксакаллар шурасы рәисе Гомәр  ага Сәлахов сүзләренә караганда, бүгенгесе көндә 4 авылда 11 таш торгызылган, язга инде планнар билгеләнгән. Ул Ташбилге авылының өлкәннәре генә түгел, ә нәкъ менә яшьләренең, үсмерләренең дә мондый эшләрдә бик теләп катнашуына, авылның бәрәкәт иңдерелгән җирлек икәнлегенә дә басым ясады. Иң күп көч, өлеш керткән  изге күңеллеләрне район мөхтәсибәте һәм Аксакаллар шурасы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Әлеге бүләк иң беренче Ибраһим Фәтхетдиновка тапшырылды. Бу уңайдан шуны да әйтеп үтәсе килә, ташбилгелеләрнең кайсы тантанасында булма, һәрвакыт әлеге исемне ишетәсең. Алай гына да түгел, исеме телгә алынган саен, авыл халкы бердәм кул чабып алкышлый аны. Халык хөрмәтен казанган, ышанычын яулаган бу изге күңелле кешенең кем булуы белән кызыксынам.

Ибраһим Мөбәшәр улы, чынлап та, авылның иң ышанычлы ир-егетләреннән берсе икән. Армия сафларыннан кайтуга, ул 20 ел дәвамында колхозда тракторда эшли. Аннан соңгы 22 елын “Кызыл Шәрык” җәмгыятендә ашлык склады мөдире вазифасын башкара. Бөтен гомере хезмәттә үткән, бертөрле эштән дә курка белмәгән Ибраһим абый Фәтхетдинов, бүген инде лаеклы ялда булса да, авылдагы һәр чараның үзәгендә кайный. Мәчетне, чишмәне төзекләндерү, инде менә борынгы һәйкәлләрне торгызу эшләре дә аның катнашыннан башка үтмәгән. Авылдашларының сүзенә караганда, ул, булдыра алганча, матди ярдәм дә күрсәтә, беркемне көтеп тормый, үзе генә барып, теләсә кайсы эшне эшләргә дә сәләтле икән. Өч бала әтисе хатыны Фәния апа белән бу көннәрдә генә кечкенә уллары Илсафны армия сафларына озаткан. Исән-сау әйләнеп кайтсын да, әти-әнисенең ныклы терәге булып, алар кебек үк гомерен изгелекләр кылуга багышласын иде, диясе килә.

Икенче шундый ук тирән эчтәлекле  Рәхмәт хаты лаеклы рәвештә авылның бик тырыш, уңган егете Зөфәр Хөснетдиновка  бирелде.

Спас районының музей тыюлыгы фәнни өлкән хезмәткәре Җәмил Мөхәмәтшин,  үз чиратында, торгызылган борынгы ташларның 13-14 нче гасырларга караганлыгын сөйләп үтте. Тыюлык исеменнән авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиевне, имам-хатыйб Исмәгыйль абый Ситдыйковны, бу эшләрнең башында торган оештыручы Аксакаллар шурасы рәисе Гомәр  ага Сәлаховны  Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Сүз күрше Аксубай районыннан килгән мөхтәрәм кунакларның берсе – тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыйровка бирелде. Ул бу көннең тарих битләренә кертеләчәгенә басым ясап:

–    Ташбилге авылы –бай тарихлы авыл гына түгел, ә тарихны тудыручы авыл да. Риваятьләргә караганда, нәкъ менә янындагы ташлар хөрмәтенә әлеге авылга шундый исем бирелгән. Иң борынга тарихи язма – “Тәварихы Болгария” дигән хезмәт тә, Хисаметдин Мөслими тарафыннан Ташбилге авылында языла. Мөслим бабай нәселеннән булган күренекле галим Сәет Вахиди –тарихи ядкарьләрне фәнни нигездә өйрәнгән иң беренче галим. Ул да сезнең авылныкы. Аның язмышы бик гыйбрәтле. Мондый шәхесләребезне белергә, алар турындагы истәлекләрне сакларга, исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк безгә. Элек-электән: “Кыз бирсәгез, Ташбилгегә бирегез, килен алсагыз, Ташбилгедән алыгыз!” –дигән гыйбарәләр йөргән. Менә болар барысы да сезнең дәрәҗәгезне күтәрә торган мисаллар, - дип, авылдан чыккан тагын берничә данлыкны шәхесне дә искә төшереп, бәйнә-бәйнә сөйләп, җыелган халыкны туган авыллары белән күкрәк киереп горурланырга мәҗбүр итте. 

Алга таба сүзне төбәк тарихын өйрәнүче, шәҗәрәләр остасы, китаплар авторы Мансур Ганиевка бирделәр. 

–      Хәерле көн, ташбилгелеләр, кунаклар. Менә мин, бик шатланып, елына бер-ике тапкыр шушы Ташбилгегә киләм. Әнием ягыннан әбием монда туып-үскән. Бу җирлектә минем сигез бабам, алты әбием яшәгән һәм җирләнгән. Чынлап та, биредә халык гомер-гомергә үз тырышлыгы белән көн күргән. Җитештергән товарларын базарда саткан. Нәрсә генә эшләмәгән дә, нинди генә осталыкка ия булмаган алар?!–дип башлады ул сүзен. 

Бүгенге  кебек олы һәм изге эшләрдә өлкәннәр, яшьләр, балалар, район җитәкчеләре, дин әһелләре бердәм булып катнашуына бик күңеле булган тарихчы якын киләчәктә Шәҗәрәләр бәйрәмен оештыру тәкъдиме белән чыкты. Бүгенгесе көндә 20 нәселнең үзе ясаган әзер шәҗәрәсе барлыгын, кирәк кешеләргә бирергә, алар да бу эшне тирәнәйтеп дәвам итәргә мөмкинлеген аңлатты. Мансур Корбангали улы Казанда үткән Әлки районы көнендә дә  Сәет Вахиди шәҗәрәсе белән катнашкан. Аның бу эше күпләрнең, шул исәптән, ТР Мәдәният министрлыгы комиссиясе вәкилләренең дә күңеленә хуш килгән.

Авылның гомерлек китапханәчесе  Рузалия Абдуллина, тантана азагында Мансур абый Ганиевка мөрәҗәгать итеп, аларның ул эшләгән елларда тарихи романнар авторы Фәүзия Бәйрәмова белән Ташбилгедә булуларын, әлеге авторның ул романнарында да бу авылның күп тапкырлар телгә алынуын искә төшерде, рәхмәт сүзләре җиткерде.
Әйе, эшләгәнне күрә һәм күрсәтә, бердәм булып эшли, нәтиҗәсенә сөенә дә белә бу авыл халкы. Тантананы йомгаклаганда, авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев, мондый изге гамәлләрдә зур тырышлык, көч куйганнарның исемнәрен яңадан катлы-катлы атап үтте. Җыелган халык та, рәхмәткә кушылып, гөрләтеп кул чапты. Хөрмәткә лаеклылар арасында, яшьләрне туплап, барлык эшләрдә активлык күрсәткән Ринас Насыйбуллин исеме дә яңгырады. 

Бу чара өлкәннәр белән яшьләрне берләштергән, буыннар чылбырын ныгыткан изге гамәл, якты истәлек булып, тарих битләрендә калачак.
Буыннарны тоташтырган рухи җепләр өзелмәсен, дисәк, әби-бабаларыбызны белү кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев