Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилге авылында “Исмәгыйль чишмәсе” тантаналы төстә ачылды

Авылның бер бизәге, хозурлыгы булган күренеш – хатын-кызларның көянтә-чиләкләр белән чишмәгә йөрүе, әкияттә генә булган кебек, теге заманнарда калды.

Ә табигать кешегә карап тормый, анда бар да гармониядә. Агасы сулар ага, үсәсе үсемлек тишелә. 
Ташбилге авылының “Исмәгыйль чишмәсе” дә нәкъ шулай. Тау астыннан тишелеп чыккан да, челтер-челтер килеп , үзенә генә хас моңлы көй көйләп, аккан да аккан. Бәхеткә каршы, әлеге изге урынны авылның Исмәгыйль атлы егете белеп алган һәм 1987 нче елда, аңа иркенләп агу мөмкинлеге биреп, торба куйган. Аның сүзләренә караганда, чишмә 1956 нчы елдан бирле ага икән. Аның үзенә бу турыда Нургазиз абыйсы сөйләп калдырган. Ә кем соң ул Исмәгыйль?

Исмәгыйль Ситдыйков 1950 нче елның 3 нче  февралендә Ташбилге авылының Шакир абый һәм Мәрзия апа Ситдыйковларның ишле гаиләсендә 11 нче бала булып дөньяга килгән. Кендеге туган җиренә береккән егет, 1965 нче елдан колхозда механизатор булып эшләп, көн күргән, авылдан читкә китү турында уйлап та карамаган. Шунлыктан туган җире, авылның сулыклары, изге урыннары бик кадерле аңа. Бүген инде Исмәгыйль Шакир улы авылның имам-хатыйбы: 2012 нче елдан  мәчет эшен җитәкли. Авылдашлары аны бик хөрмәт итә. Әлеге хөрмәтнең зурлыгы шуннан да күренә, 1 нче октябрь көнне тантаналы рәвештә чишмә ачу җыенында алар бертавыштан әлеге изге сулыкны “Исмәгыйль чишмәсе” дип атадылар.

Тантанага районыбызның Имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев та чакырылган иде. Аның чишмә, юл, мәчет төзелешләренә өлеш кертүнең әҗер-савабы, чишмәне яңарту, аны карап тору, хәтта суын эчүнең дә никадәр көчкә ия булуы турындагы дөньяви вәгазьләре чишмә суына кушылып челтерәде. Халык аны йотылып тыңлады. 

Авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев тантананы ачып җибәрү өлешендә үк чишмәне төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә, башлап йөргән өлкәннәргә, авыл халкына катлы-катлы рәхмәтләрен җиткерде. Ике бәйрәм бергә туры килгәнгә, җыелган абый-апаларны Өлкәннәр көне белән кайнар котлады. 

Ә бәйрәмгә кеше күп җыелган иде. Кечкенә генә булып күренгән Ташбилге авылында бүгенгесе көндә 361 кеше яши икән. Тантанага килүчеләр саны 90 га якын. Алар арасында, читтә гомер итеп, туган авылын сагынып кайтучылар да бар. Шундыйлардан Фрайга апа Ситдыйкова белән сөйләшәбез: 

– 1967нче елда авылдан киткән идем. Олыгайган саен, әти-әниләр булмаса да бик сагындыра, шунлыктан еш кайтам. 70 яшьлек юбилеемны да монда кайтып үткәрдем. Төп йортта энебез яши, бәйрәмгә дә ул чакырды, – ди Исмәгыйль абыйның апасы.

Бәйрәмдә катнашучыларның иң олылары кемнәр, ничә яшьтә булулары белән кызыксынам. Иң өлкән апа Хөснетдинова Рузалия булып чыкты, аңа 87 яшь тулган. Ир-атлар арасында 90 яшьлек Хисмәтов Габделнур абыйның да булуы –     матур күренеш. Ничек менә шул өлкәннәребезгә карап сокланмыйсың да, үрнәк алмыйсың ди?!  

Әйе, үрнәк алырдай эшләре, кешеләре күп ташбилгелеләрнең. Бу турыда тантанада катнашкан районыбызның Аксакаллар шурасы рәисе Гомәр  ага Сәлахов та искә төшерде. Ул, авыл халкына мөрәҗәгать итеп, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юклыгын искәртеп,  чишмә ачу кебек үк изге эшкә – зиратлардагы борынгы ташларны торгызуга чакырды. Ташбилге зиратында бүгенгесе көндә шундый 5 таш бар икән. Халык берсүзсез риза булды, ярдәмгә әзер икәнлеген белдерде.  

Менә шундый дус-тату авылдашларны бәйрәм табынына чакырдылар. Ә табын бик мул булырга охшаган: озын итеп өстәл әзерләнгән.  Уңган кызлар, ашыгы-ашыга, салатлар ясый. Учак ягып, бер казанда аш, икенчесендә пылау пешкән, изге чишмә суыннан куелган  өч самавыр “җырлый”.

Чишмә тирәсе бик матур итеп тотылган, әкияти корылма төзеп куелган, агачлар утыртылган. Шуларга карап, имам-хатыйб теләкләр тели: 

–     Яшьләребез дә мондый эшләрнең асылын аңласын, булганнарны сакласын, яңаларын торгызсын иде. Һәммәбезгә дә тынычлык-иминлектә очрашып, күрешеп, матур яшәргә насыйп булсын!

“Изге чишмәләрне торгызган, суын эчеп яшәгән халыкның гомере озын булыр, Ташбилге авылы тарихы буыннардан-буыннарга китәр”,- дигән уйлар белән кайтыр юлга кузгалдык. Авылның таш түшәгән киң юлларыннан барганда, уйларымның дөреслегенә тагын бер кат инандым.

Кирәкле мәгълүматларны биреп, язмамда булышкан, бәйрәмдә катнашкан авыл клубы мөдире Алсу Сафинага зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев