Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилге яшьләре үз акчаларына бильярд алганнар

Ташбилгедә авыл җыены югары дәрәҗәдә үтте – анда халык активлык күрсәтте. Җыен эшендә район башлыгы Александр Никошинның да катнашуы кешеләргә үзләрен борчыган сорауларга төпле җавап алу, кайбер мәсьәләләрне уңай хәл итү мөмкинлеге бирде.

Бу авылның клубына  күптән түгел капиталь ремонт ясалган иде. Бина күркәм, мәдәният чаралары уздыру өчен уңайлы, аның затлы, матур эчке бизәлеше бирегә килүчеләрнең кәефен күтәрә, күңелләренә шатлык өсти.

Бәлки әле шуның өчендер дә, җыеннар биредә зур оешканлык белән уза. Бик күпләр көндәлек мәшәкатьләрен калдырып торып авыл җирлеге советының хисабын тыңларга килгән иде. Ә, бәлки, килүчеләрне мәдәният йорты каршында кайнар чәй, утлы күмер өстендә табада коймак пешереп каршылау да үзенекен иткәндер.

Ташбилге авыл җирлегендә узган елда бихисап эшләр башкарыла. Җирлек башлыгы Рәмзил Әхмәдиев үз чыгышында бу хәл ителгән мәсьәләләрнең, башкарылган эшләрнең күбесен атап, анализлап үтте.

Авыл уртасына чаклы асфальт юл бар биредә. Асылына туры китереп Кырый дип аталган урам юлына да ком түшәгәннәр, вак таш җәйгәннәр.  Мәктәп урамы юлы да төзекләндерелгән. Авыл үзәгендәге паркка сукмаклар салу өчен 44 мең 264 сумлык брусчатка сатып алынган. Янып чыккан су насосын  алыштыру, урам лампаларын вакытында яңарту, файдаланган электр энергиясе өчен түләү максатларында шактый зур сумма акча тотылган. Һәм бу чыгымнарның күпчелек өлеше үзара салым акчалары хисабына капланган.

Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтик: үзара салым түләүчеләр исемлегенә Ташбилгедә 211 кеше кертелгән, һәм алар барысы да акчаларын вакытыннан алда түләп өлгергәннәр. Нәтиҗәдә халыктан 126 мең 600 сум күләмендә салым җыелган. Дәүләт программасы нигезендә бу суммага 504 мең 800 сум субсидия кайткан. Үзара салымның күләмен быел 750 сум итәргә килешкәннәр ( алдагы елда ул 600 сум булган). Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, мемориаль такта эшләтеп алганнар һәм урнаштырганнар. Бу эшкә 98 мең сум акча тотылган.

Ташбилге халкы җитеш, таза тормыш белән яши. Кайткан кунаклар да биредәге заманча төзелгән иркен өйләрне күреп соклана, кешеләрнең уңганлыгын, тырышлыгын югары бәяли. Монда яшәүчеләрнең саны да тотрыклы: җирлеккә кергән ике авылда 140 хуҗалык бар, шуның 129 ы Ташбилгедә.  Аларда барлыгы 443 кеше яши. Узган елда өч бала дөньяга килгән, әмма, кызганычка каршы, биш кеше бакыйлыкка күчкән. Ташбилгелеләр гаиләләрендә мәктәпкәчә яшьтәге 13 сабый үсеп килә, 40 бала мәктәп яшендә.

Шунысы да әйбәт: халыкның дүрттән бере генә пенсия яшендә әле. Башкалар белән чагыштырганда Ташбилге – райондагы иң “яшь” җирлекләрнең берсе. Күпләр Базарлы Матакка йөреп эшли, “Хузангай”, “Кызыл Шәрык” предприятиеләрендә хезмәт куючылар байтак.

Биредә шулай ук өч крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Тагын сигез гаилә хуҗалык итүнең кече формасын сайлаган һәм мал-туар асрап көн күрә, тормышын җитеш итәргә тырыша. Бу уңганнар еш кына үз хуҗалыкларында җитештерелгән ит-сөт ише азык-төлек белән Казан ярминкәләренә дә барып сату итәләр.

Рәмзил Әхмәдиев  җирлек каршында торган төп бурычларга да тукталды. Әйтик, агымдагы елда Елга арты урамы юлын төзекләндерергә ниятлиләр, шулай ук көнкүреш калдыклары контейнерлары өчен мәйданчыклар ясарга исәпләре бар. Су башняларына лицензия алу кебек бик тә чыгымлы, мәшәкатьле эшне дә быелга планлаштырганнар. Җитәкче әйтүенчә, авыл паркын төзекләндерүне дә дәвам итәчәкләр.

Җыенга килгән кешеләрдән дә сорау-тәкъдимнәр алынды. Мәсьәлән, бер апа авыл күле ярларын баскан талларны кисәсе иде, диде. Чөнки бу талларның киң ябалдашлары юл йөрүчеләргә комачаулый икән. Аңа җавап итеп, Рәмзил Әхмәдиев агачларны кисүне кыш беткәнче үк эшләрбез, дип ышандырды.

Бер абзыйны менә шундый четрекле мәсьәлә борчый: ул зәңгәр ягулык китерүче торбалардан газ урынына кайчак һава кудыртмыйлармы икән, дип борчыла. Аның шиген тиешле службалар аша тикшертергә вәгьдә иттеләр. Солтан Хәсәновның да әйтер тәкъдиме бар икән:

  • Хезмәт ветераннарын (алар бездә берничә кеше генә) үзара салым түләүдән азат итеп булмасмы? – диде ул.  

Бу тәкъдимне депутатлар катнашында карарга ышандырдылар.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина Ташбилге авылында яшәүчеләрнең үзешчән сәнгатьтә бик теләп, актив катнашуын ассызыклады.  Җырга-моңга һәвәс, сәхнәгә тартылучы кешеләр биредә аз түгел икән.

  • Авылыгызның мәдәният йортына капиталь ремонт ясалгач, район җитәкчелеге тамаша залы өчен ярты миллион сумлык утыргычлар, сәхнә өчен “кием” (пәрдәләр) сатып алды. Авыл яшьләре үз теләкләре белән акча җыйганнар һәм бильярд өстәле алганнар. Кешеләрнең шулай берләшеп мондый кыйммәтле җиһаз алып кую мисалы моңарчы булганы юк иде, – диде Рәсимә Гайфуллина.

Җыенда чыгыш ясап, район башлыгы Александр Никошин Ташбилге җирлеге советының эшенә уңай бәя бирде.

  • Авылыгыз төзек, йорт тирәләре, урамнар чиста. Соңгы елларда биредәге мәктәпне, балалар бакчасын төзекләндердек, Ташбилгедә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде. Ремонтланганнан соң танымаслык булып үзгәргән, күркәмләнгән мәдәният йортыгызны ачу тантанасында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашкан иде, – дип билгеләп үтте җитәкче.

Александр Никошин авылда яшәүчеләрне һәрвакыт актив тормыш алып барырга чакырды.

  • Моның өчен республикада күптөрле программалар эшләнгән, алар быел да гамәлдә кала, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев