Татар Шәпкәсе авылында 700 еллык борынгы кабер ташы торгызылды
Бер язучының: “Авылның тарихын әйбәтләп өйрәнергә теләсәң, аның зиратында булырга кирәк”, – дигән сүзләре искә төшә. Чынлап та, авылның үткәне турында аның мәңгелек йорттагы кабер ташлары да күп мәгълүмат бирә.
Районыбызда берничә гасыр элек куелган 50гә якын кабер ташы бар. Аларны барлап, ташка язылган сүзләрне укып, аны киләчәк буынга тапшыру буенча бездә дә зур эшләр алып барыла. Ул ташлар турында мәгълүмат киләчәктә китап булып та басылыр әле.
Район мөхтәсибәте бу эшне Аксакаллар шурасы белән берлектә башлап җибәргәннәр.
Районыбызда Аксакаллар шурасы рәисе эшен уңышлы гына Гомәр хәзрәт Сәлахов алып бара. Ул Абдул Салманы имамы.
Гомәр хәзрәт Абдул Салманында, шул авылда туып үскән Мансур Ганиев белән берлектә, бик зурлап, шәҗәрә бәйрәме үткәргәннәр иде. Аннан Бөек
Ватан сугышына киткән авылдашлары истәлегенә һәйкәл торгызып, аны тантаналы төстә ачтылар. Абдул Салманы янәшәсендә чишмәне торгызып, тирә-юнен төзекләндереп, бар якташлары катнашында үткәргән бәйрәм дә Гомәр хәзрәт тырышлыгы белән узган иде.
Бу юлы Гомәр хәзрәт күрше авылда – Татар Шәпкәсендә борынгы кабер ташын торгызу эшенә алына.
Татар Шәпкәсендә хәзер кеше яши торган берничә йорт кына калган. Татарлары исә 3 йортта яшиләр. Әмма авылда заманында халык күп яшәгән, аның мәчете булган. Дөрес, репрессия елларында ябылгач, авылда мәчет башка төзелми.
Туган нигез тарта
Татар Шәпкәсе халкы борынгы кабер ташы торгызу чарасына күп кайткан иде. Алар туган авыллары, гаилә нигезләрен сагынып яшәгәннәр, күрәмсең.
Менә авыл халкы, кайткан кунаклар, читтән килүчеләр катнашында борынгы кабер ташын ачуга багышланган тантана башланды. Беренче итеп сүз Гомәр хәзрәткә бирелде.
– Әлеге чарага кайткан барлык кунакларга ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Бу авыл халкы киләчәктә дә шулай шатлыклы вакыйгалар уңаеннан җыелсын иде, зираттагы әрвахларга дога кылып, аларның каберләрен чистарту гадәткә керсен иде. Ике ел элек районда борынгы кабер ташларын барлау эше башланды. Якташым Мансур Ганиев миңа: “Гомәр, син беләсеңме Татар Шәпкәсендә бик борынгы бер таш барын?” – диде. Мин белмәгән идем аны. Авылга килеп карасам: йөрәк әрнерлек хәл – таш урталай ярылып җиргә баткан. Тагын берничә елдан җир өстеннән күренмәгән дә булыр иде, – дип әлеге вакыйга турында сөйләде ул.
Гомәр хәзрәт бу тарихи ташны торгызу буенча борчыла башлый. Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Ольга Гуляевага мәрәҗәгать итә. Ольга Григорьевна шул авылдан чыккан якташларны барлап, читтә яшәүче эшмәкәрләр Рәмис Гаязов һәм Гадел Төхвәтуллиннар белән элемтәгә керә. Алары исә, Гомәр хәзрәткә шалтыратып, барлык чыгымнарны да үз өсләренә алырга теләкләрен белдерәләр.
Былтыр көз таш җир өслегенә урнаштырылып калдырыла. Быел исә аның тирәсе әйләндереп алына, брусчатка җәелә, мәгълүмат такталары куела.
Әлеге борынгы ташка мондыйрак сүзләр уеп язылган: “Госман Болгари кызы. Хөсәйн хатыны, Шәкәр илче каберенә куелган һәйкәл. 1337/1338милади елы”. Бу таш дәүләт тарафыннан саклана икән. Тик аны бик азлар гына белгәннәр. Нәтиҗәдә, район хакимияте башлыгы һәм мөхтәсибәт кайгыртуы белән борынгы таш торгызылып, тарихи ядкарь булып киләчәк буынга тапшырыла.
Гомәр хәзрәт район Аксакаллар шурасы исеменнән иганәчеләр Рәмис Гаязовка һәм Гадел Төхватуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шәпкәлеләрне, күп санлы авыл кунакларын район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде:
– Бик кирәкле, изге эшкә алындык. Татар Шәпкәсендә узган бу вакыйга районның башка авыл җирлекләре өчен дә күркәм үрнәк булыр. Бездә 50гә якын борынгы таш бар. Алар 14 авыл җирлегендә урнашкан. Аларның барысын да барлап, язуларын укып, теркәп чыктылар. Бүгенге вакыйганы оештырган өчен ,Гомәр хәзрәткә, район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиевкә, якташыбыз Мансур Ганиевкә, галимнәргә һәм дә иганәчеләргә олуг рәхмәтләрне җиткерәм. Мондый изге гамәл дәвамлы булыр – башка җирлекләрдә дә бу эшләрне дәвам итәчәкбез, – диде ул.
Сүз галим, Аксубай районыннан килгән тарихчы Рафик хәзрәт Насыйровка бирелде:
– Моннан ике ел элек кенә Әлки җирендә бик күркәм эшкә нигез салынды – борынгы кабер ташларын барлап, өйрәнә башлыйлар. Гомәр хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсенә күз салгач, аның бик асыл затлардан чыгуын белдем. Гомумән, Абдул Салманында яшәүчеләрнең күпчелеге морза нәселләреннән. Әлки җирендә мөселманлыкка кагылышлы ядкарьләр, истәлекләр туплана. Тора-бара ул китап буларак та басылыр. Бу эштә бик тә зур ярдәм күрсәтә Болгардан Җәмил абый Мөхәммәтшин. Ул борынгы ташларны өйрәнүче галим. Мин исә соңрак елларны архивлардан алган мәгълүматлар аша барлыйм. Әлки районының мәхәлләләре тарихы язылып бетте. Аны тагын бер кат карап, өстәмә мәгълүматлар белән баетасы гына калды, – диде ул.
Ул Татар Шәпкәсе авылы тарихы турында да сөйләп үтте.
Утлы күмер тоту кебек
Рафик Насыйров репрессия еллары, Бөек Ватан сугышыннан соңгы дини тормышны сөйләгәндә:
– Ул елларда Әлки җирендә бары өч мәчет эшли: Үргәгарда, Түбән Әлкидә һәм Карамалыда. Пәйгамбәребез әйткәнчә, шундый чор җитә– динне саклау кулыңда утлы күмер тотуга тиң була. Күмерне тотсаң – кулны пешерә, ташласаң – сүнә. Безнең бабайлар шул чорны кичүчеләр – исламиятебезне саклап, яңа буынга тапшыручылар. Татар Шәпкәсендә исә мәчет 1938 елның 15 декабрендә ябылган. Бинасы мәктәпкә бирелгән. Авылга исә 1700 елларда нигез салына. Ике милләтле авыл була – татарлар һәм чуашлар. Чукындыру чорында чуашлар тулысынча чукындырыла, ә Шәпкәдә бер мөселман да үз диненнән яздырылмый. Авылга чукындыру чорында – 1740 нчы елларда 33 йорт Татар Тахталысыннан күчеп килә. Мәхәллә 1800 елларда оеша. 1875 елда мәктәптә 32 ир бала, 22 кыз бала укыган дигән белешмә бар, – диде.
Ике ташның берсе ул
Әлеге чыгышка Болгардан килгән Җәмил Мөхәммәтшин кушылды.
– Бүген бик тантаналы көн биредә. Мондый борынгы таш безнең якларда икәү генә. Берсе – Болгар тыюлыгында сакланса, икенчесе – биредә. Ташның алдына гарәпчә, артына – төрекчә язылган. Бу – Болгар шәһәрендә эшләнгән таш. Кабер ташлары ул тарихи чыганак булып санала. Татар Шәпкәсендәге таш шунысы белән дә кадерле – ул тарихи урынында сакланган, – диде Җәмил Мөхәммәтшин.
Аннан ул изге эшләрне башлап йөрүчеләр Ирек хәзрәткә, Гомәр хәзрәткә, иганәчеләргә Болгар тарихи тыюлыгы исеменнән Мактау хатлары тапшырды.
Түбән Камада яшәүче, шәҗәрәләр төзүче, һәвәскәр тарихчы Мансур Ганиевның да әйтер сүзе бар.
– Без бала вакытта Абдул Салманыннан бирегә туганнарыбызга килә идек. Аның күлләрендә су коенган чакларым исемдә. Тарихи ядкарьне торгызуга булышкан Рәмис Гаязовның 10 буын, Гадел Төхвәтуллинның 9 буын нәсел шәҗәрәсен ясадым. Бик төпле, булган нәселдән алар. Рәхмәт авылларын кайгыртып, ярдәм күрсәтеп яшәгәннәре өчен аларга, – диде Мансур абый.
Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Ольга Гуляева тантаналы вакыйгага килгән барлык халыкка, ярдәмчеләренә рәхмәтләрен җиткерде.
– Мин күп эшләрдә уң кулым булган Гомәр абыйга олуг рәхмәтле. Безнең әле алга таба да зур планнарыбыз бар. Ул эшләрне башкарырга матди ярдәм итүчеләр шулай табылганда, без авылларыбыз тарихын саклауда, зиратларны тәртиптә тотуда зур эшләр башкарырбыз әле, – диде җитәкче. – Мин бу авылга килен булып төштем. Ирем Рәшит Нотфуллин, үзем Равилә булам. Изге эшне башкаруга алынган абыем Гомәргә, аның ярдәмчеләренә Аллаһы Тәгалә рәхмәтләр иңдерсен иде. Балаларыбыз, оныкларыбыз да бу матур гамәлнең шаһитлары булды. Алар күңеленә дә әлеге вакыйга кереп калыр, җае чыкканда бирегә кайтып зиярәт кылырлар.
Аннан тантанага кайткан барлык кунаклар Абдул Салманы чишмәсе буенча хәзерләнгән табыннарга чакырылдылар. Биредә 100 дән артык кешегә озын-озын аш-су өстәлләре хәзерләнгән иде. Мәдәният хезмәткәрләре бик матур концерт куйдылар, хуҗалар пылау, тәм-томнар белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев