Татарстан Рәисе юлламасына карата әлкилеләрнең фикере
Республика Рәисе 14 сентябрьдә үзенең парламентка юлламасында авыл хуҗалыгын – икътисадның төп тармагының берсе дип атады.
Илнур Кәлимуллин, “Востокзернопродукт”ның “Көньяк Әлки” территориаль идарәсе җитәкчесе, ТРның атказанган агрономы:
– Республика Рәисе 14 сентябрьдә үзенең парламентка юлламасында авыл хуҗалыгын – икътисадның төп тармагының берсе дип атады. Татарстан соңгы елларда икмәк, ит-сөт җитештерү буенча Россиядә лидерлар исемлегендә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен корылык булу сәбәпле, бу ел җиңел булмады. Шуңа карамастан безнең идарә игенчеләре көзге бодайның һәр гектарыннан 36-38 әр центнер, хәтта 40 центнер уңыш алырга ирештеләр. Билгеле, монда механизаторларыбыз зур тырышлык куйды. Шулай ук республикадан да авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтелә. Бигрәк тә ашлама, ягулык сатып алганда субсидия бирелә. Шулай ук республикада авыл хуҗалыгы техникасы, нәселле маллар сатып алу буенча программалар эшли.
Юлламада терлекчелек тармагы эшчәнлеге буенча да сүз барды. Бу өлкәдә дә безнең районда алга китеш күз алдыбызда. Терлекчеләребез һәр көнне 200әр тонна сөт җитештереп, эшкәртүчеләргә озаталар. “Көньяк Әлки” территориясендә Юхмачы сөтчелек комплексы һәм Югары Әлморза мөгезле эре терлек симертү мәйданчыгы бар. Безнең идарә аларны терлек азыгы белән тәэмин итә. Быел да, елына күрә шактый мул азык запасы тупладык. Әле кукуруздан силос салу, бөртек өчен кукуруз урагы хәзер дә дәвам итә.
Еллык юлламада авыл хуҗалыгына киләчәктә дә зур ярдәм күрсәтеләсе ышандырылды. Димәк, районда бу юнәлештә киләчәктә дә алга китешләр зур булыр дип өметләнәм.
Татьяна Лазарева, Базарлы Матак гимназиясенең информатика укытучысы:
– 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип билгеләнде. Ә хәзер киләсе елның нинди шигарь астында үтәчәге билгеле булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итүен әйтте. Мин укытучы буларак, мәктәпләрнең яңа заманча җайланмалар белән тулылануын көтәм. Ә дәрес алып баручының кул астында күптөрле техник чаралар булса, ул балаларны кызыксындыру мөмкинлеге бирә, димәк, белем бирү сыйфатлырак булачак. Бу үз чиратында балаларның сәләтләрен ачарга, үстерергә, нәтиҗәдә, яңа казанышларга китерә. ТР Рәисе Татарстандагы эшләнмәләрнең лабораторий баскычында гына калмыйча, яңа җайланмалар ясарга этәргеч ясарга тиеш, диде. Бу үзе үк укучыларның активлыгына китергән зур кызыксындыру чарасы.
Лилия Исхакова, Урта Әлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире:
– Рәис Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында сәламәтек саклау тармагының беренче баскычында табиблар җитешмәвен әйтте. Бездә әлегә ул яктан барысы да әйбәт, хастаханәдә тирән белемле белгечләр хезмәт күрсәтә. Һәркем белә: яшьләрнең күбесе шәһәргә китеп урнаша. Бу хәл медицина белеме алган районыбыз яшьләрендә дә күзәтелә. Шулай да юллама белән укучылар бар, алар кайтып, райондашларыбызны дәваларга үзләреннән өлеш кертерләр, дип уйлыйм.
Менә сентябрь аенда дәваханә тулысынча төзекләндерелеп, эшен башлады. Яңа җайланмалар да кайтты. Болар барысы да дәвалауның, билгеләмә куюның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев