Татарстанда коронавирустан 16 нчы кеше үлгән
Республикада коронавирус чиреннән 16 нчы кешенең үлеме расланган.
Ул 1957 елда туган Яр Чаллы кешесе. Авыру 22 июньдә Яр Чаллы йогышлы чирләр хастаханәсенә авыр формадагы ике яклы пневмония белән салынган булган. Аның хроник чирләре, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары булган.
Пациент 25 июньдә вафат булган. Экспертиза нәтиҗәсендә үлемне коронавирус инфекциясе китереп чыгаруы расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев