Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан үлүнең дүртенче очрагы төркәлде

Кама аръягы районнары арасында Әлки расланган коронавирус очраклары булмаган бердәнбер район калды.

Ә республикада, бездән тыш, Зәй, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслим районнарына әлеге яман чир үтеп кермәгән. Бу турыда кичә ТР Хөкүмәт йортында үткән брифингта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина  әйтте.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 102 очрагы ачыкланган. Бу республика буенча яңа антирекорд. Авыручыларның берсе генә чирне читтән ияртеп кайткан. Калган 101 кеше вирусны авыру кешеләр белән аралашу аркасында йоктырган.

Чирлеләрнең иң күбе – Казанда, үткән тәүлектә анда  вирус белән зарарланган 75 кеше ачыкланган.

Күзәтүләрнең бөтен чорында Татарстанда 1310 кеше COVID-19 белән зарарланган. Хастаханәләрдә бүген 395 кеше дәвалана. Пациентларның дүртесе ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Барысы 184 кеше терелгән, аларның 20се - узган тәүлектә.

Республикада коронавирус диагнозыннан үлемнең дүртенче очрагы расланган. 5 майда 1969 елгы Яр Чаллы кешесе вафат булган. Ул Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә 21 апрельдә “коронавирус инфекциясенең авыр формасы, ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС” диагнозы белән кергән булган. 25 апрельдә ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Йөрәк- кан тамырлары системасы хроник чирләре булган.

Әлки - республикада коронавирус инфекциясе үтеп кермәгән биш районның берсе. Әмма бу тынычланырга, уяулыкны киметергә мөмкин дигән сүз түгел. Куркыныч вирусны йоктыру ихтималы гаять зур. Шуңа әлкилеләрнең үзизоляция режимын төгәл үтәвен сорыйбыз. Өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз, күршеләр, дуслар, туганнар белән аралашуны чикләгез. Кулларыгызны ешрак юыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев