Татарстанда төп чыршы бәйрәме 25 декабрьдә узачак
Яңа ел бәйрәмендә балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр кунак булачак.
Татарстан Министрлар Кабинеты республикада төп чыршы бәйрәмен үткәрү көнен билгеләгән. Ул Казанда 25 декабрьдә узачак.
Яңа ел бәйрәмендә балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр кунак булачак. Шулай итеп, Татарстан Хөкүмәте яшь татарстанлыларны казанышлары өчен бүләкләргә карар иткән.
Моннан тыш, чыршы бәйрәменә социаль имин булмаган категория балалары һәм үсмерләре чакырылачак. Яңа ел тамашасына чакыру - катлаулы финанс һәм көнкүреш шартларда яшәүче балаларга үзенчәлекле ярдәм.
Карарда Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының республика чыршы бәйрәмен «Татнефть-арена» боз сараенда үткәрү тәкъдиме расланган.
Чараны оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы бөтен муниципаль берәмлекләренең Башкарма комитетлары катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев