Татарстанның иң яхшы коткаручыларының берсе – Яңа Сихтермә авылыннан Леонид Советников
Бүгенге көндә ул Түбән Кама шәһәре янгын бүлегендә эшли.
27 декабрьдә Россия Федерациясе Коткаручылар көнен билгеләп үтә. Коткаручы ул – иң кирәкле һәм мөһим һөнәрләрнең берсе. Һәм без 2017 елда алып, 2020 елга кадәр янгыннан саклану хезмәтендә Татарстан Республикасы буенча иң яхшылар исәбендә Леонид Советниковның да булуына горурланабыз. 2018, 2019, 2021, 2022 елларда ул “Россия Федерациясендә янгыннан саклануда иң яхшы хезмәткәр” исеменә лаек була.
Шундый нәтиҗиләргә ирешергә аңа физик яктан нык булуы ярдәм итә. Леонид Советников 2013-2015 елларда янгын сүндерүчеләр арасында самбо буенча үткәрелгән ярышта җиңүче була. 2013-2016 елларда да ир-итлар арасында үткәрелгән самбо буенча ярышта ТР чемпионы һәм призеры булуга ирешә.
Леонид Витальевич гаилә тормышында да бәхетле. Хатыны Ольга Викторовна белән алар бүгене көндә 6 яшьлек Полина һәм 3 яшьлек Аринаны үстерәләр.
Олег Мурзин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев