“Тиешле вакытта теле ачылган улыбыз биш яшендә кинәт сөйләми башлады»
Борискино мәдәният йорты бүлмәсенең бер почмагына куелган өстәлдә Бөек Ватан сугышын күзалларга мөмкинлек бирүче экспонатлар урын алган.
Шуның янәшәсендә төрле әйберләрдән кулдан ясалган хәрби техника тезелеп киткән. Очкычлар, танклар, пулеметлар, кораблар – ни генә юк. Алар барысы да әлеге авылның 9 нчы сыйныф укучысы Николай Дмитриев иҗаты.
Төрле бәйгеләрдә җиңүче
Гаять сәләтле Николай – үзенчәлекле бала. Бу хакта әнисе Анастасия Николаевна: “Тиешле вакытта теле ачылган улыбыз биш яшендә кинәт сөйләми башлады. Табибларга күрсәттек, ишетү һәр күрү буенча тайпылышлар булуы ачыкланды. Дәваландык һәм хәл күпкә яхшырды. Шулай да, белемне башкалар белән бер шартларда үзләштерү кыенрак булганга, бүгенге көнә дәресләрне өйдә алабыз”, – дип сөйләде.
Янәшәбездә утырган яшүсмер, сөйләшергә яратучан, ачык булып, әңгәмә барышында аның хакындагы сүзләргә үз аңлатмасын да биреп барды. Әнисенең: “Кечерәк чагында артык хәрәкәтчән дә иде ул”, – дигәненә: “Әйе, хәзер артык ялкаурак”, – дип, шаярту хисе барлыгын да, тыйнаклыгын да күрсәтте. Югыйсә укучының һич тә тик тормавын өстәлгә тезеп куелган дистәләгән грамоталар да дәлилли иде. Николай, кул эшләре белән мәктәп, район, зона һәм республика ярышларында катнашып, күпсанлы җиңүләр яулаган. Шунысы мөһим: бәйгеләрдә җиңүләрнең күпчелеге мөмкинлеге чиклеләр түгел, ә сау-сәламәт балалар арасында.
– Без ел саен ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән үткәрелүче “Парклар маршы” республика бәйгесенә иҗади эшләр юллыйбыз. Коля узган ел анда хайваннарны ясаган рәсеме белән 2 нче урынны алды. Без быел да аның гаять оста башкарылган кул эшен әлеге бәйгегә – “Мин һәм Кызыл китап” дип исемләнгән номинация буенча җибәрдек, – диде яшүсмер белән шөгыльләнүче Борискино авылы мәктәбенең директор киңәшчесе Людмила Кимаева.
Николай инвалид балалар арасында үткәргән бәйгеләрдә дә катнаша. Быел ул һөнәри осталык буенча милли чемпионатның Спаста үткән зона этабында 3 нче урынны алуга ирешкән. Яшүсмер биредә каһвә пешерүче – бариста булып катнашкан. Моның өчен укытучысы Людмила Анатольевна белән ныклы әзерлек үткәннәр, тиешле әдәбиятны укыганнар, видеолар караганнар, ашханәләрдә булып, бу тәмле эчемлекнең ничек дөрес әзерләнүен өйрәнгәннәр, нәтиҗәдә, җиңү дә яулаганнар.
Хыялы – уйлап табучы булу
Шулай да Николай: “Кәһвә пешерү – мин яраткан эш түгел”, – ди. Ул бар күңелен биреп, хәрби техниканы өйрәнә.
– Тарих буенча Юрий Цезарь ничәнче елда туган, дип сорагыз әле – аны белмим. Ә менә теләсә нинди очкыч, танкның кайчан җитештерелүе минем хәтеремдә, – ди ул бу хакта.
Эшләнмәләрне ул, нигездә, катыргыдан ясый. Әйбернең бик нечкә, вак детальләрен дә күрсәтергә ярата. Хәзерге заман техникасын, аларны төрле шартлатулардан соң зыян килгән рәвештә, эчке төзелешен күрсәтеп тә, макетын әзерли. Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы коралларын да ясый. Аларны казулардан соң табылган, иске хәлдә итеп күрсәтә белә.
– Лега да җыярга ярата. Әмма аларны аңлатмасында күрсәтелгәнчә итеп җыйганнан соң, үзенчә яңалыклар да кертә. Аларга мотор урнаштырып, хәрәкәткә дә китерә. Ул физика дәресләре өчен күрсәтмә әсбаплар да, көнкүреш өчен яраклы җайланма да ясый ала, – ди Анастасия Николаевна, улының һөнәрләрен санап.
Дмитриевлар, гомумән, гаиләләре белән талантлы. 25 ел дәвамында Борискино мәдәният йортында мөдир булып эшләүче Анастия Дмитриева җыр-моңга сәләтле булуы өстенә, оста тегүче дә. Ул әзерләгән милли киемнәрнең исәбе 50дән арткан. Ана зур улы турында да горурланып сөйләде. Константин авылда уен кораллары буенча белем алмавына карамастан, Тольятти музыка училищесына укырга керүгә ирешкән, трамбонда уйнауны үзләштергән. Һәм ул бүгенге көндә РФ Саклану министрлыгының хәрби оркестры составында, Мәскәүдә 9 Май көнне Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парадта да катнашкан.
Николай да алдына зур максатлар куя. Ул инженерлык юнәлешендә һөнәрле булу турында хыяллана. Сәләтле яшүсмернең теләге тормышка ашсын, уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев