Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки авылында 100 урынга ниятләнгән яңа клуб төзелә

Түбән Әлки авылында яңа клуб төзелә. Эшләр шактый башкарылган инде. Таш диварлар корылманы әйләндереп алган коймадан өскә күтәрелеп килә.


Авыл халкы өчен бу зур вакыйга һәм сөенеч дип әйтми булмыйдыр. Күптән көтелгән төзелеш бит. Авыл кешеләре узган җыеннарда да соңгы елларда клуб язмышын хәл итүне сорап, бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәгән.  80 нче елларда төзелгән элеккеге клуб, түбәдән су үтү нәтиҗәсендә, эшләү өчен яраксыз хәлгә килгән бит. Ә мәдәният йорты ул – авылның җаны, бәйрәм мохите тудыручы. Хуҗалык эшләре белән кайнап яшәүче кеше шунда узган чараларга килеп, күңеле белән ял итә, сөйләшеп-аралашып китә ала. 

Күптәнге хыял тормышка ашты

Иске клуб авылның электән салынган өлешенә, үзәктә урнашкан иде. Аны сүтү эшләре яз аенда, апрель ахырында башланды. Яңа мәдәният йортына нигез дә шуннан еракта булмаган урынга сайланган. Мәчет, фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария бүлеге бинасы – барысы да шунда. Ерак та түгел урта мәктәп урнашкан. 

–    Яңа мәдәният йортын башта элеккеге урынында төзү уйланылган иде. Әмма хәзер заманча таләпләр башка. Машиналар туктар урыны, аңа килер асфальт юл кирәк. Менә шул бар инфраструктурасы белән аның әлеге урынга сыймавы ачыкланды. Шуңа да яңа төзелешкә башка җир бүленде. Ул элеккеге клубтан ерак түгел, шулай ук авыл үзәгендә, – ди бу хакта авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев. 

Яңа мәдәният йорты салу федераль программага кертелгән, аңа акча башкаладан бүленә. 

–     Иске клуб – авылыбызның авырткан урыны иде инде. Ул күз алдында яраксыз хәлгә килә барды. Яңа клуб турында күптән хыялландык. Төзелеш исә 2025 елга дип ниятләнелгән иде. Әмма белгечләр килеп тикшергәннән соң, ул федераль программага кертелеп, эшләр быел ук башланды. Монда, билгеле, район башлыгы Александр Никошинның да тырышлыгы зур. Шуңа җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Эш ниятләнгәнчә бара

Бүгенге көндә төзелешне Алексеевскиның “Стройдорсервис” җәмгыяте алып бара. Эшкә алар 1 ноябрьдә алынган һәм менә тырышлыклары күзгә дә күренә: диварларны таштан өю төгәлләнеп килә. Югыйсә нигезне алар салмаган. Башта төзү эшләренә башка, Казан җәмгыяте алынган. Әмма вәгъдә иткәнне үти алмыйча, ташлап киткән. 

–    Фундаменты салынган корылманы таштан 1 ноябрьдән күтәрә башладык. Без бар эшне ахырына кадәр төгәлләп бирергә тиеш. Русча “под ключ” дип атала, ачкычны ачып кереп, куллана башларга гына кирәк була. Ул заманча итеп салына. 100 урынга исәпләнгән, шунда китапханә дә булачак. Гарипләр өчен пандус та, сигнализация дә, тирә-якны яктырту да бүгенге көн таләпләре буенча эшләнә. Диварларын салдык. Хәзер таштан кыекларны өячәкбез. Бер-ике көннән безнең җәмгыятькә караган башка бригада килеп, түбәне ябачак, – диде җәмгыятьнең прорабы Нияз Гыйззәтов. 

Клуб диварларын өюдә алны-ялны белми, 11 ташчы эшли. Аларның күбесе безнең райондашларыбыз: Базарлы Матак, тирә-яктагы авылларның тәҗрибәле ташчылары. Көн нинди булуга, һава торышы үзгәрешләренә карамастан, алар иртәнге сәгать җидедә хезмәттә инде. Ә көз көне күреп торабыз: кояш озак иркәләми,  бертуктамый яңгыры явырга да, кары очарга да мөмкин. Шуңа да эш ничек бара, дип, без шундагы берничә эшчегә дә мөрәҗәгать иттек.

–     Без авырлыкларга күнеккән, – дип сүзен башлады үзе Базарлы Матактан булган Илфат Хәмитов. – 16 яшемнән төзелештә инде мин. Казанда төзелеш лицеен тәмамладым. Укый башлаганнан бирле ташчы мин һәм менә хезмәт елларым 20 елдан артты инде. Эшемне бик яратып эшлим, җиренә җиткезеп үтәргә тырышам. 

Икенче ташчы Ринат абый Әбүбәкеров та күп еллардан бирле төзелештә эшли икән. Ул да Базарлы Матактан. 

–     Эш яхшы оештырылган. Бернинди тоткарлыклар юк, тиешле материаллар вакытында килеп тора, – ди алар. 

Ә менә кранлы-манипуляторлы җайланмалы йөк машинасында Чистайдан килгән Марат Нәҗметдинов эшли:

–     Вазифам ташчыларга, алар кулы белән күтәрә алмаган материалны кран ярдәмендә тапшыру.  Яшем 30 да гына булса да, кая чакыралар, шунда барам, төзелеш эшләрендә шактый катнаштым, – ди. 

Эшчеләр кайнар ризыкны үзләре белән алып киләләр икән. “Без шулай өйрәнгән, хезмәт хакын гына вакытында түләсеннәр. Акча күчерү буенча өзеклекләр юк, без канәгать. Шуңа да ашау ягын үзебез кайгыртабыз”, – ди алар. 

Яңасында да эш кайнар

Мәдәният йортын һәркемне җәлеп итәрлек кызыклы итүче, аңа җан бирүче кеше  ул – аның җитәкчесе. Түбән Әлки авылында бик күптәннән ул эшне Рәмзия Галәветдинова башкара. Шуңа да ул яңа төзелеш белән салынган беренче ташыннан ук кызыксынучы, андагы һәр үзгәреш өчен җаны-тәне белән янып, йөрәге аша үткәрүче кеше. 

–    Авыл клубында 1994 елда эшли башладым. Миңа ул бик ошый иде. Андый мәдәният йорты районда да юк иде. Үзе зур, 200 урынлык. Төрле түгәрәкләр үткәрергә бүлмәләре дә җитәрлек. Сәхнәсе дә, бизәлеше дә матур. Монда бик күп чаралар үтте. Әмма тора-бара түбәсе тузды, аннан су акты. Урамда яңгыр яуса, ул шыбырдап эчкә дә үтте. Ул акрынлап таш диварларга да зыян китерде. Кышларын бина эчендә бик салкын да булды. Балалар белән түгәрәкләрне үткәрү дә кыенлашты. Тикшерүчеләр аны авария хәлендә булуын таныдылар. Шулай да без соңгы көнгә кадәр – клуб сүтелә башлаганчы – апрельнең 22 сенә кадәр эшләдек.  Элеккеге клуб үзенең матурлыгы белән хәзер дә күз алдымда. Яңасы аны алмаштырыр дәрәҗәдә яхшы төзелер, анда да күңелле тормыш башланыр, дип өметләнәм, – ди ул. 

Түбән Әлки – бүген дә районадагы иң зур авылларның берсе. Биредә эш тә, яшь гаиләләр дә бар. Быел да 5 сабый дөньяга килгән. Шуңа яңа мәдәният йорты да, һичшиксез, авылның җанлы почмагы булыр, анда озак елларга сузылган кызыклы эш башланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев