Түбән Әлки авылында борынгы мәчет нигезендә чишмә ачылды
Кайчандыр мәчет булып, манарасыннан азан яңгыраган, бабаларыбыз җыелып гыйбадәт кылган нигезне ничек изгеләштерергә?
Чишмә ачарга. Мәчет картлары шундый фикергә килә. Мәңге саекмас су – киләчәк буынга әманәт булыр, хәтер онытылмас, ди алар.

Ниятләр зурдан
Чишмә төзелешендә оештыру эшләрен үз өстенә алган түбән әлкиле Айрат Гобәйдуллин эш башланган вакытны болай искә алды:
–Бу урында ике тапкыр мәдәният йорты төзелгән. Әмма аларның икесенең дә гомере озын булмады. Без монда 1854 елда мәчет сүтелеп, яңасы салынган дигән мәгълүмат таба алдык. Бәлки, бу хәл нәрсә турында булса да сөйлидер. Хәзер мөмкинлек чыккач, әлеге урынны изгеләштерергә кирәк дип таптык. Эшмәкәр авылдаш егетләребез мөрәҗәгатебезне хуплап алып, җиң сызганып эшкә кереште һәм ниятләгәнне тормышка да ашырды, – диде.
Айрат Әүхәт улы биредә алга таба эш дәвам итәчәген дә әйтте.
–.Чишмә бинасы әйләнә- тирәсендә зур мәйдан калдырып тотып алынган. Киләсе елда биредә 100 кеше сыйдырышлы корылма торгызырга ниятлибез. Монда ифтар ашлары узар, никахлар укытылыр, дип ниятлибез. Авылдашларны бу изге эштә катнашырга чакырабыз, – диде.
Башланган эш – беткән эш
Нәтиҗәдә, элек-электән авыл үзәге дип саналган урында төзелеш эше башлана. Иң элек шул авыл ир-егете Фәрит Гобәйдуллин суны бораулап чыгара. Лаборатор тикшертү үткәртеп, аның тәнгә шифа бирерлек сыйфатка ия булуын раслата. Әхәт абый Вәлиев җитәкчелегендә мәчет картлары үзләре, кулларына көрәк тотып, нигез салу эшендә катнаша. Сары кирпечтән бина торгызыла. Аның яшел калай түбәсе шул авыл ир-аты Рамил Камалетдинов тарафыннан үзенчлекле итеп җыела. Төсе шулай мөселманга хас дип саналган кысалар белән зур тәрәзәләр куела. Корылманың эчке бизәлеше уйланылып, таш плитәләр белән тышлана. Саф суны исә савыт куярга да уңайлы ясап күтәртелгән баскыч өстендәге ике краннан агызып аласы. Тыштан караганда, менә шул кечкенә генә күренгән бинага 2 миллион сумнан артык акча тотыла. Биредә күпләрнең өлеше керә. Шулай да төп чыгымнарны, мәшәкатьләрен үз өсләренә алучылар – бу авыл ир-егетләре “Уют-окна” җәмгыяте җитәкчесе Ленар Хәмитов һәм “Автодорстрой” җәмгыяте генераль директоры Илнур Рәхимов.
–.А в ы л д а ш л а р ы б ы з тәкъдим иткәч, озак уйлап тормый эшкә алындык. Менә башкарып та чыктык, – ди алар тыйнак кына.
Игелек эшлә дә суга ташла…
С е н т я б р ь н е ң с о ң г ы шимбәсендә бар авыл халкы һәм килгән кунаклар каршында узган тантанада чишмә төзетүгә катнашы булганнарга район башлыгы Александр Никошин үзе Рәхмәт хаты тапшырды. Котлау сүзләрен әйткәндә, җитәкче: “Бу чишмә суын авыл кешеләре генә түгел, узып баручылар да эчәр”, – диде. Димәк, бу изгелекне кылучыларга түбән әлкилеләрдән тыш та әле бик күпләр рәхмәтле булачак.

Тантананы бак матур тавышы белән “Коръән” сүрәсен укып башлаган районыбыз имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәлахиев та: “Кеше вафатыннан соң аның гамәл дәфтәре ябылыр. Әмма фани дөньяда кылган изге гамәлләреннән әҗер килеп торыр. Мондый савап алучыларның бер төркеме – чишмә ачучылар, кое казытучылар булыр”, – диде.
Чишмә ачылу тантанасында Казан кунагы – ТРның җәмәгатьчелек палатасы әгъзасы Азат Гайнетдинов та районыбыз кешеләренең тырышлыгын, уңганлыгын билгеләде.
–.Чишмә ачылу буенча Лаеш, Яшел Үзәннән тыш, сез өченче урынны билисез, бу юнәлештә эшләү буенча башкаларга үрнәк була аласыз, – диде.
Т а н т а н а б а р ы ш ы н д а өстән коеп яңгыр яуды, әмма моңардан берәүнең дә кәефе кырылмады. Матур теләкләр, рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аннары ал тасма киселде һәм бу матур чарага килгән теләге булган һәркем, эчкә узып, чишмә суыннан авыз итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев