Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки авылында яшәүче Алинә белән Мозаффар Эшморатовлар җиде бала тәрбияли

Ике булган җирдә – өч, өч урынында – дүрт, алай гына да түгел, җиде дә булырга мөмкин...

 
Нинди саннар бу, дип аптырамагыз. Түбән Әлки авылында яшәүче Алинә белән Мозаффар Эшморатовлар гаиләсендәге балалар исәбе ул. Әйе, алар гади әти-әни генә түгел, ә ике кыз, биш малайга гомер биреп, аларны әкренләп аякка бастыручы күп балалы һәм физик мөмкинлеге чикле булган улларын бар наз һәм кайгыртучанлыкларын биреп үстерүче әти-әни. 

Балаларыбыз – байлыгыбыз

Эшморатовлар гиләсенә иртәнге сәгать 8дә үк барырга туры килде. Сөйләшергә теләк барлыгын алдан хәбәр итү, шалтырату мөмкинлеге булмады. Кыенсынып кына ишекне ачкач, “Керергә ярыймы? – дип эндәштем, ишек төпләрендә чит кеше барлыгын белгертергә тырышып. Әйтерсең лә мине көтеп торганнар: хуҗабикәнең: “Узыгыз, уз”, – дигәне ишетелде. Шулай бер кисәтүсез иртә йөрүемә гафу үтенгәч: “Без күптән аяк өстендә инде. Ирем абзарда мал-туар карый. Балалар да иртә тора”, – диде Алинә, әңгәмә корырга мөмкинлеге булуын искәртеп. Шунда түр бүлмә ишегеннән берничә баланың, кызыксынып, мине карап китүләре күренде.
– Иң зур улыбыз Салават бүгенге көндә армия хезмәтендә, озакламый кайтырга тиеш инде. Икесен –  Марат белән Айгөлне мәктәпкә укырга озаттым. Улым – 9 нчы, кызым 5 нче сыйныфта укый. Дүртесе әле кечерәкләр, төпчегебез Самирга 2 яшь тә 9 ай, алар белән менә мин өйдә торам, – дип, хуҗабикә ишле гаиләсе белән таныштырды. 

“Ирем урлап кайтты”

Чуаш Кичүендә туып үскән Алинә ире Мозаффар белән Түбән Әлкидә таныша. Ул бирегә еш кына туганнарына килергә ярата. Шул авыл егете белән озаклап очрашып йөрергә туры килми. 3-4 айга гына сузылган танышлыктан соң, 19 яшьлек кызның үзенә карата мәхәббәт хисләре булуын аңлагач, Мозаффар күп уйлап тормый: элеккеге гореф-гадәт буенча Алинәне төп йортка урлап алып кайта. Шуннан гаилә тормышы башлана, бер-бер артлы балалар туа. Әлеге чын мәгънәсендә ишле гаилә башлыгы башта “Яшь көч”тә эшләгән булса, хәзер “Кызыл Шәрык” җәмгыятенең Чуаш Кичүе авылындагы терлекчелек комплексында слесарь һәм котельный операторы булып эшли икән. 
– Мин үзем дә шул терлекчелек комплексында 5 ел сыер савучы булып эшләдем. Билгеле, бала ялына китәргә туры килде. Әмма анысы берни булмаган икән, үзенә зур игътибар, рухи, физик көч таләп иткән дүртенче улыбыз Саматыбыз тугач, эшкә тиз генә чыга алмаячагымны аңладым, – диде хуҗабикә, 

“Җырларга ярата ул”

Гаиләдәге дүртенче балага – Саматка аерым тукталмый мөмкин түгел. Ул башкалар кебек түгел, үзенчәлекле бала. Табиблар куйган бәяләмәләре дә, ана сүзләренә караганда, бер кочак икән. Тайпылышлар туганнан соң 8 айларда сизелә башлый. Менә шуннан соң төрле табибларда йөрергә, хастаханәләрдә ятарга туры килә. 
– Улыбыз Саматка 7 яшь инде. Ул үзе аягында йөри. Төп борчулар күзләренә, ризык чәйнәү сәләтенә бәйле. Билгеле, тумыштан ук аңа аерым игътибар кирәк булды. Ул аягына да 2 яшь тә 8 айларда гына басты. Дүрт яшьләрдә генә сөйләшә башлады. Каты ризыкны хәзер дә чәйни алмый. Шуңа да ашарга әзерләгәндә дә, блендер һәрвакыт кул астында. Катырак икән, Самат өчен аны изәм. Итне дә үзе өчен аерым чыгартып, парда пешерәм, - дип сөйләде ана, йөрәк әрнүе булган әлеге улы турында. 
Самат үзе сәләтле бала –музыка тыңларга ярата икән. Теле ачылуга ук, ата-ана аның җыр сүзләрен кабатлап йөрүенә игътибар иткән.
–     Хәзер дә яңа көйне шундук отып алып, җырлап йөри дә башлый. Терлекләребезне барлап, санап торучы да ул. Җәй айларында берәрсе капкадан керми, читкә китсә, шундук килеп әйтәчәк. Киләсе елдан өйдә укытуны башларга ниятлибез, табиб белән сөйләшкәннән соң, ул шундый киңәш бирде, – диде дә Алинә эне-сеңелләре белән ишектән безгә килеп, елмаеп исәнләшкән әлеге улына карап: “Аллаһы безгә аны сынау өчен биргәндер. Туганнан соң озак яшәмәгән өч сабыйны мәңгелек йортка озатучы ата-ана да бит әле без. Язмыш көчлеләрне сыный, диләр. Димәк, нинди булуларына карамастан, ул-кызларыбызны үстереп, тәрбияләп, аякка бастырырга бездә ныклык бар”, – дип өстәде.


Әти-әнисе ярдәмчеләре

Гаиләнең мал-туары күп булып, хуҗалыгы да зур икән. Шулай булмый мөмкин дә түгел, җиде баланың өсте бөтен, тамагы тук булсын өчен генә шактый тырышырга кирәк бит. 
– Сигез атыбыз, өч сыерыбыз, үгезләр бар, 3 бозау үсеп килә, сарыклар да асрыйбыз. Яз көне каз-үрдәк, чебеш алабыз. Бройлер чебешләрне 5 тапкыр алып үстердек.  Балалар безнең тирәдә чуалып, эшләргә кирәклеген аңлап-күреп үсәләр. 6 яшьлек Марсель дә инде әтисе, Марат абыйсы янында булышырга ниятләп, сәнәк күтәреп йөри. Кечкенә кызым – 5 яшьлек Айзилә дә, апасы мәктәптә чакта аның алъяпкычын яба да, савыт-сабаны үзем юам дип,  эшкә керешә. Бар җир юешләнеп, артыннан җыештырырга кирәк булса да,  иң мөһиме – үзе эшли... – диде ана, янында бөтерелгән кечкенә кызчыгының аркасыннан сөеп.

Яңа елда теләкләр кабул була!

Ничә яшьтә генә булса да, һәр кеше дә Яңа елда ниндидер бер могҗиза булачагына өметләнәдер: бәлки, кабул булып куяр әле дип, күңелендәге теләкләрен барлыйдыр. Ә мондый күп балалы йортта исә сүз дә булу мөмкин түгел: әкиятнең дә чынбарлыкка әйләнүе бар. 
–     Быел безне Яңа елга кадәр үк зур сөенеч көтә: олы улыбыз Салават 18 декабрьдә Илебез алдында зур бурычын үтәп, хәрби хезмәттән кайтырга тиеш. Яңа елны исә, билгеле, ел да каршы алырга әзерләнәбез. Гадәттә, декабрьнең 20 ләрендә генә чын чыршы куябыз. Әлеге яшел гүзәлкәйне дә, тәрәзәләрне дә бергәләшеп бизибез. Балаларның барысы да Кыш бабайга хатларын язды инде. Кайберләренең теләкләрен мин дә беләм: җырларга яратучы Саматыбызга – микрофон, Марсельгә уку кирәк-яраклары кирәк, Айзилә зур курчак турында хыяллана... 
Ә сезнең нинди теләгегез бар, дип кызыксынгач, Алинә: 
–     Күп бала табып үстерүне гаепләүчеләр, аңламау-чылар да бар. Ә без иребез белән моны бәхет дип саныйбыз. Без аларның һәркайсын бик яратабыз. Бала үз ризыгы белән туа, дип саныйбыз. Ә теләгем исә бер генә: исән-сау булсыннар... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев