Түбән Әлки авылында яшәүче Рәсим Ибраһимов йортында музей булдырган
Түбән Әлки авылында яшәүче Рәсим Ибраһимов бүгенге көндә кулланылмаган, әмма ташларга кул бармаган гаилә әйберләреннән лапасында музей булдырган.
Киштәләр тулы – экспонатлар
Авыл үзәгеннән ерак урнашмаган төп йортында яшәүче Рәсим Әгъзам улы безне ишегалдында каршы алып, лапаска таба алып китте.
- Үз вакытында әти-әнием биредә күпләп мал асрады, ә хәзер ул безнең гаилә ядкарьләре саклана торган урын, дип, сүзен башлады ул, күпсанлы әйберләр тезелгән корылмага алып кергәч.
Хуҗа артыннан эчкә үткәч, хәйран калырлык күренешкә тап буласың. Ни генә юк биредә. Лапасның ике бүлмәсендә киштәләр ясалып, алар шыплап диярлек тулган. Совет чоры һәм аңардан соңгы елларныкы булганга, әйберләрнең күбесе таныш та. Соңгы елларда замана атлап кына да түгел, йөгереп алга бара. Бер техниканы, икенчесе алмаштыра, бүген кыйммәтле дип саналган әйбер кирәкмәс булып кала. Гаилә башлыгы җыйган экспонатларга карап, моңа тагын бер кат инанасың.

Һәр әйбер гаилә өчен кадерле
Кайчандыр кулланылышта булып, хәзер лапаста урын алган җиһаз, кием, савыт-сабалар, чыннан да, күбесе нәкъ менә шул гаилә өчен кадерлеләр. Аларның һәрберсе турында Рәсим абый нидер сөйли ала.
- Менә болар әниемнең читекләре. Чын күннән тегелгән. Хәзер андый сыйфатны таба да алмассың... Беренче тимераякларым да сакланды. Әти-әнидән елый-елый сатып алуларын сораган идем. “Нигә кирәк сиңа алар? Кичен терлек-туар карарга кирәк, ә син уйнап йөрергә телисеңме” дип, шелтәләгәннәр иде башта. Бу киштәдәге өч хәрби киемгә күз салыгыз әле. Аларның икесе абыемныкы булса, берсе үземнеке. Мин чик буе сакчысы булдым. Эстониядә хезмәт иттем.... Ә менә бу туй вакытында кулланылган машина бизәгечләренә карагыз әле – чит кешегә алар берни аңлатмый, минем өчен – истәлек. Чөнки улым никахлашкан көн хатирәсе, дип, ул бер-бер артлы киштәләрдәге әйберләр турында сөйләп китте.

Әңгәмә корган каһарманымның яшь чактагы спорт ярышлары җиңүләре, эштәге уңышларын дәлилләгән доплом, Мактау грамотлары арасында мәктәп журналы да күренде.
- 9 сыйныф журналы ул безнең. Сыйныфташлар белән очрашкач, билгеләрне карап, укытучыларыбызны искә алабыз. Күңелем укуда түгел, спортны бик ярата идем шул, диде әңгәмәдәшем көлеп, моның дәлиле булган “икеле”сен дә күрсәтеп.
Күз алдында – авыл үткәне
Шулай да кечкенә генә бу музейдагы бар әйберләр дә гаиләгә генә кагылмый. Аларга карап, күпләр үз үткәнен искә төшерә, ил, авыл тарихын күз алдына китерә ала.
Менә Совет чорының танылган футболчы, хоккейчыларының фотосурәтләре дә эленгән. “Рәхәтләнеп уйный да, чын йөрәктән җан атып, бу уеннарны карый да идек. Ул вакытта әле авылда башта бер йортта телевизор иде, аннары бездә булды. Егермешәр кеше җыелыша идек”, – диде Рәсим абый, аларга карап.
Совет чоры савыт-сабасы, икмәк калайлары, елдан-ел камилләшеп үзгәребрәк җитештерелгән радио, магнитофон, кәрәзле телефоннар үзләре генә дә күпме.
- Бу казанның бәясе 16 сум. Әти аны сатып алыр өчен берничә капчык бәрәңге, күпмедер ит бирергә кирәклеге турында сөйли иде. Менә чатка куелган радиоланы күрәсезме? Ул шулай ук бик кыйммәтле иде. Аның хакы 67 сум икәнен хәзер дә яхшы хәтерлим. Ул радио дулкыннарын да тота, пластинкалар куеп җырлар да тыңлап була иде, – дип сөйләвен дәвам итте ул.
Аеруча кадерле ядкарьләр
“Бик тә кадерле дип санаган ядкарьләр бармы биредә?” – дип сорадым.
- Дәү әтиемнең сандыгы бар. Ул 1861 елгы. Ул вакытта тишекләр тишә, бизәү мөмкинлеге бирүче фрезер машинасы да булмаган. Эчке йозагы да аның кулдан ясалган... Күмер белән җылытыла торган үтүк тә күпләр өчен кызыклы. 1921 елгы нәселебез көзгесе дә бар... Дәү әтиемнең алтын йөгертелгән кул сәгате саклану белән дә горурланам. Елын төгәл әйтә алмыйм, ХIХ гасырныкы ул... дип җавап бирде миңа Рәсим абый, гаилә өчен аеруча кыйммәтле әйберләрне күрсәтеп.
Якыннар – төп ярдәмчеләр
Рәсим абыйның өстендә дә үзе өчен кадерле кием – ашыгыч ярдәм хезмәткәре курткасы иде. Ул да җылы хатирәләр белән бәйле икән.
- Мин Яр Чаллы шәһәрендә 36 ел буе ашыгыч ярдәм хезмәтендә йөртүче булып эшләдем. Медицинаның бу тармагы эше минем өчен күңелемә шулкадәр якын, сары төстәге ашыгыч ярдәм машинасы үтеп китүен күрсәм, хәзер дә йөрәгем кысылып куя, дип аңлатты ул моны.
Иң мөһме, Рәсим абыйның бу шөгылен якыннары хуплый, кызыксына, әйбер туплауда үзләре дә катнаша икән. Бу эштә төп ярдәмчесе – хатыны Алисә апа. Гаилә башлыгы белән әңгәмәдә ул да кушылып, әлеге мавыгуга битараф түгеллеген күрсәтте. “Кулланылыштан чыккан кирәк-яракны ирегезнең җыя башлавына каршы килмәдегезме?” – дип кызыксындым мин аңардан да.
- Берничә ел элек инфаркт кичерде ул. Менә шул әйберләрне барлау, урнаштыру, тәртипкә китерү белән мәшгуль икән, чирен дә оныта, диде мөлаем ханым, сәламәтлек өчен күңел тынычлыгының мөһимлеген ассызыклап.
Бердәнбер уллары Раушан да: “Әти, шөгылеңне ташламам”, – дип, сөендерә, ә һәр җәйне дәү әтисе-дәү әнисе янында үткәргән ике оныкның ядкарьләр тупланган бу лапас – аеруча да яраткан урыны икән. Димәк, алар үткәннәрне күзаллап, бабалары турында белеп үсә. Ә нәселең кыйммәтләрен саклый алырлык буын тәрбияләү, мөгаен, иң кыйммәтлеседер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев