Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Әлки авылыннан Асия Галәветдинова 70 яшьлек юбилеен билгеләп, педагоглык хезмәтенең 50 нче елын башлаган укытучы

Түбән Әлки мәктәбендә белем бирүче Асия Галәветдинованың мөгаллимлек итүенә 49 ел булган. Узган ел 70 яшьлек юбилеен билгеләп, быел педагоглык хезмәтенең 50 нче елын башлаган укытучы ул.

 

Ярты гасырлык эш еллары... Әйтүе генә ансат. Һөнәреңне дөрес сайлаганда, хезмәтеңне яратканга һәм эшең уңышлы барганда гына, шулкадәр еллар дәверендә һич тайпылмый бер сукмактан атларга мөмкиндер ул. 
Асия Кадыйр кызы белән очрашкач та, гади генә сорауны бирдем: бер урында ничек шулкадәр еллар дәвамында эшләргә була ул, дип кызыксындым.

–     Түбән Әлки авылында мәктәптә укыта башлагач, директорыбыз Фаикъ Мәхмүтов дәресемә керде. Аннары мондыйрак сөйләшү булды:

–    Яхшы дәрес. Ничек шулай булды ул?

–     Бар күңелемне биреп әзерләндем, шуңадыр...

–     Дөрес әйтәсең, бу һөнәрне яратканда гына укытучы булырга мөмкин. Димәк, китәргә уйламыйсың?

–     Юк, уйламыйм.

Һәм шул еллар эчендә мәктәптән китү уе бер генә тапкыр да минем башыма килмәде. Эчтән, күңелем белән укытучы булдым. Шул вакытта гына син хезмәтеңнең авырлыгын, кимчелекләр күрмисең. Кире очракта директордан, мәктәптән, эш системасының үзеннән гаеп эзлисең, бу юлдан китү өчен сәбәп табасың... Балачакта ук уеннарым да шул иде бит: курчакларымны пластилиннан ясалган парталар артына тезеп утыртам да өйрәтә башлыйм... 

Кушалар икән үтисең, башкача була алмый

Алпар урта мәктәбен ул 1969 елда тәмалый. Бу – кулга паспорт бирмичә, урта белем алучыларны авылда эштә калдыру еллары. Әмма мәктәптә яхшы укыган, мөгаллим булу хыялы белән янган кызга каршы килмиләр. Асия апа туп-туры Казанга юл тота.  

–    Клара исемле туганыбыз авылдан килгән ике кызны – мине һәм туганнан туганым Анияне базар янындагы таш бина янына алып килде дә: “Укытучыларны менә шунда әзерлиләр инде,” – диде. Калганы үзебездән тора. Ания документларын татар теле бүлегенә бирсә, мин, мәктәптә бик тә математиканы яратканга, шул фәнне тирәнтен үзләштерергә теләүчеләрне эзләп киттем. Имтиханда мәсьәләләрне бер авырсынмый – күз йомып эшләгәндәй чишеп тә куйдым. Физика авыррак бирелде. Укытучысы яхшы булды: 

–    Укуны тәмамлагач, авылга кайтасыңмы? – ди сорады ул.

–    Бик кайтыр идем әле, дидем, - мин дә, өметле күзләр белән аңа карап, – институтка гына керим... 
Нәтиҗәдә, соңыннан миңа “Укырга кердең”, – дигән хәбәр килде. Сүземдә тордым: шәһәрдә калган күпләргә карап кызыкмадым, үз ягыбызга – авылга юл тоттым.

Районга кайткач, Асия Кадыйр кызын Карга авылы мәктәбенә юллыйлар. Яшь мөгаллимгә 25 сәгать урта һәм 10 сәгать кичке мәктәптә укыту өчен сәгатьләр бирелә. Шуңа да ул мәктәп укучыларына гына түгел, ә үзеннән күпкә олы апа-абыйларга да дәресләр бирә. Менә шунда ул бүгенге көндә дә бергә гомер иткән  тормыш юлдашын – Исмәгыйль абыйны очрата. Түбән Әлки авылында бергә гаилә корганнан соң, биредәге урта мәктәптә аның озак елларга сузылган – бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән педагогик эшчәнлеге башлана. 

–    Ул вакыттагы укыту белән хәзергесе арасында аерма зурмы? – дип кызыксынам тәҗрибәле мөгаллимнән. 

–    Замана ничек кенә алга китсә дә, казанышлар ясалса да, гадидән башлап, катлаулыга кадәр төшендерүче кеше ул – укытучы. Шул ук вакытта һәр чорның үз авырлыгы. Элек бик күп вакыт җыелышларда узды. Педагогик киңәшмәләр кич белән 3-4 сәгать бара иде. Аннан берәү дә калмый. Килми калырга сәбәп тапмый идек, юк иде ул сәбәп. Өеңдә синең биш балаңмы, авырыйсыңмы – бер минут та соңга калмый киләсең. Дәрестән тыш, җәмәгать эшләре дә күп. Фермага барып, савымчыларга докладлар укыйбыз. Ә алар синең һәр сүзеңне игътибар белән тыңлый. Чөнки укытучы – бик зур хөрмәткә ия, дәрәҗәле, белемле кеше. Ә хәзер җыелышлар алай күп узмый. Әмма хәзер электроника заманы. Анда ссылка җибәргәннәр, тизрәк кер, тизрәк тавыш бир... Кушалар икән, эшлисең. Чөнки шулай тиеш дип беләбез... Әмма кайчакта бигрәк күп вакытны ала бит бу “тиешләр” – дип уйга калам…


 
Заман белән бергә атлый ул


Әйе, 90 нчы елларда мәктәпләрдә информатика фәне кертелә башлагач, Асия Галәветдиновага аны үзлегеннән үзләштерергә туры килә. Нәрсәне аңлый, төшенә, ул шуны райондагы башка укытучыларга җиткерүче, аңлатучы да була. Сөйләшү барышында мин дә шуны аңладым: әңгәмәдәшем яңалыктан куркучы түгел. Ул - заман белән бергә атлаучы, барысын да белергә, үзләштерергә тырышучы.

–    Хәзер интернет белән күп эшләргә кирәк. Барысын да беләм, дип әйтә алмыйм, әмма кереп укый алам. Белмим икән, сорыйм. Аңламыйм икән, аптырыйм-йөдим, утырып елыйм, әмма очына чыкмыйча тукталмыйм, – ди ул үзе дә. 

Билгеле, җитәкчелек тә куелган хезмәтне бәяләми калмый. Беренче зур бүләкләнү 1985 елда була. Асия Кадыйр кызына Россия Федерациясенең “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе тапшырыла. Аның нигезендә хезмәт ветераны исеме бирелә.  2007 елда ул ТРның “Мәгарифтә ирешкән уңышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек була. Һәм менә быел укытучыларның август пленар утырышында мөгаллимне “ТР ның атказанган укытучысы” исеме бирелүе белән котладык. 

–    Хәзер мин өстәмә эшләрне башкармыйм, бәйгеләрдә катнашмыйм. Төп бурычны үтим – балаларны укытам. Шуңа да соңгы бүләкне алдагы уңышларым, гомер буе хезмәтемне намус белән башкарган өчен дип кабул итәм, – дип, бүләкләнүенә тыйнак кына бәясен бирде ул. 

Сәләтле кеше бар яктан да булган ул

Бу укытучының мавыгулары турында да аерым сөйләргә була. Сәләтле кеше бар яктан да булган ул, дип, мөгаен, аның кебек кешеләргә әйтәләрдер. Чөнки Асия Галәветдинова гармунчы да бит әле. Моны район кешеләренең күбесе беләдер дә. Чөнки Түбән Әлки авылында гына түгел, ә райондагы күп кенә чаралар да аның катнашында, ул уйнаган көйләргә җырлап узган бит. “Кайдан килде мондый сәләт?” – дигәндә, ул болай дип сөйләде:

–    Мин гаиләдә алтынчы бала булып тудым. Әтиемне күрә алмадым, сугыштагы имгәнүләре, яралары озак яшәргә мөмкинлек бирмәгән: мин корсакта чакта, ул вафат булган. Әнигә алты баланы аякка бастыру авыр булса да, безнең өйдә гармун бар иде. Үземнән олы булган дүрт абыем һәм апам да аңарда уйныйлар иде. Зур гына ишегалдыбыз. Идәнгә эскәтер җәеп тезелешеп утырабыз. Түрдә – гармун. Мөмкинлек булдымы, аны абыйларның әле берсе, әле икенчесе, әле апам кулына алып уйный башлый... 3 нче сыйныфларда укыганда, мин дә өйрәнергә булдым. Барысы да уйный белә, ә мин юк... Болай булырга тиеш түгел бит... Ул вакытта: “Сагыну” һәм “Туган җир” җырлары бик яратып җырлана иде. Шунда “Күл буена килсәң иде, уйларымны белсәң иде”, – дип үзем җырлыйм, ә бармакларым көйне уйный да башлады. Сәләте булган кеше, үзеннән-үзе уйнап китә, дип әйтәләр.  Минем белән дә шулай булды... Үзеннән-үзе җырлый-җырлый өйрәндем... Гомер буе гармунда уйнадым, кая чакырсалар, шунда бардым – беркайчан да ялындырмадым. 
Тегә дә белә Асия апа. Кибеттән кирәк-яракны юнәтү авыр булганда, бар киемне – ыштанын да, күлмәген дә үзе хәстәрләгән ул. 

–    Үз кызларыма да, апамның балаларына да, туган авылым Иске Алпардагы урамыбыз кызларына да күлмәк тегеп бирә идем. Хәзер моңа ихтыяҗ юк, күзләр дә начаррак күрә башлады. Шулай да тегү машинасы бар, кирәк икән, җепне күзлим дә эшкә алынам. Кул кушырып утыра алмыйм... Телевизор караганда, кичләрен хәзер йон эрләргә яратам. Ул минем өчен ял, – ди әңгәмәдәшем.


Йөртүче һөнәрен дә үзләштергән ул. Бүгенге көндә Асия апа математика дәресләрен Әхмәт авылына да барып укыта. Моның өчен машинасына утырып, рульдә үзе бара. “Замана шундый таләп куйды икән, димәк, аны кабул итәргә һәм алга барырга кирәк”, – диде ул үзе бу турыда, көлеп кенә.  

Аннары Асия апа - тәмле ризыклар пешереп, якыннарын көтеп алучы әни һәм дәү әни дә.  Исмәгыйль абый белән алар ике кыз – Алсу һәм Эльвираны тәрбияләп үстергәннәр. Кызлар гаиләле, ике онык Динара һәм Камилә үсеп буй җиткән. Динара Казан банк көллиятен тәмамлап, һөнәре буенча эш юлын башласа, Камилә хокукчы белгечлеген үзләштерә икән. 
Асия апа белән сөйләшкәндә, Исмәгыйль абый да янәшәбездә булды. Горурлыклары булган балалары, оныклары турында алар икәү сөйләделәр. Гаиләдә бер-береңә терәк булганда гына, уңышларга ирешү мөмкиндер. Гомерлек укытучы: “Ирем ярдәм итмәсә, мин барысына да өлгерә алмас идем”, – дип берничә тапкыр кабатласа, Исмәгыйль абый да: “Яшь барган саен, бер-береңнең кадерен ныграк беләсең, безне очраштырган өчен язмышка рәхмәтлемен”, – диде. Бу сүзләрне ишеткәч, Асия Галәветдинова әле бәхетле хатын-кыз да, дип өстисе килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев