Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Әлки – финанс яктан алга киткән, көчле предприятиеләре булган авыл

Авыл җирлеге билә-мәләренең төп өлеше “Яшь көч” җәмгыяте карамагында. Төгәлрәк әйткәндә, ул Түбән Әлки һәм Югары Әлки авыллары кырларындагы эшчәнлекне алып бара.

Икенче инвестор – “Кызыл Шәрык” җәмгыяте. Ул Урта Әлки һәм Татар Суксуы авыллары җирләрен эшкәртә. Шулай ук  авыл җирлегендә “Ремтехсервис” җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр Альберт  һәм Дамир Шәйхетдиновлар оешмалары эшли. 
Авыл үсешенә кагылышлы берничә санны да атап үтәргә кирәктер:  җирлектә  1101 кеше исәпләнә (692 кеше – Түбән Әлкидә, 245 – Югары Әлкидә, 76 – Урта Әлкидә, 88 – кеше Татар Суксуы авылларында). Ун гаилә күп балалы булып санала. Узган елда 13 бала туган (биш кыз, сигез малай), 15 кеше якты дөнья белән хушлашкан.


Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев үз чыгышында авылдашларның актив булуларын ассызыклады: былтыр халыктан  567 төрле сорау кергән. Халык борчыган сорауга җавап эзли икән, димәк, авыл әле яши дигән сүз!  Нигездә, бу сораулар уңай якка хәл ителгән. 
Ул шулай ук авыл җирлегендә иң күп эре терлек асраучыларны да атап узды. Әсхәт Хәйруллин хуҗалыгы – шундыйлар арасында иң зурысы: ул 29 баш терлек тота. Данис Сәлахов һәм Фәннур Сәлахов хуҗа-лыкларында – 15әр, Рөстәм Саттаровта – 9, Марс Сираҗев хуҗалыгында 8 баш мал асрала. Җирлектә шундый гаиләләр әле тагын берничә. 
Фәрит Садриев үзара салым күләме 700 сум булганын да атап узды.
–     Былтыр бу акчага Түбән һәм Урта Әлки авылларында су трассасы ремонтланды. Су башнясының территориясе тотылды. Авыл урамнарында чүп контейнерлары куелды. Дүртесенә 96 мең сумга махсус урын ясалды. Киләчәктә барлык чүп савытларына да мәйдан-чыклар ясалачак, – дип ышандырды ул.
Шулай ук үткән ел Урта Әлки авылында балалар мәйданчыгы булдырылган. Авыл җирлеге башлыгы Түбән Әлкидә – Мәктәп, Җиңү һәм Түбән урамнарына, ә Югары Әлки авылында Тынычлык урамына вак таш җәелүен дә әйтеп узды. Урта Әлки авылындагы күпер начар хәлдә булу сәбәпле, октябрь аенда анда төзелеш эшләре башланган. Үзара салым акчасына Югары Әлки авылына агымдагы елга суүткәргечләр өчен һәм скважинага проект төзелгән. 
Авыл яшьләре волейбол, футбол, хоккей, чаңгы, көрәш ярышларында даими рәвештә катнашып, призлы урыннар алып килә. Бүгенге көндә хоккей мәйданчыгы көндез дә, кичен дә тынып тормый: теләгән һәркем тимераякта шуа, уенда катнаша. Түбән Әлки авылы уртасына бертуган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхет-диновлар Яңа ел бәйрәменә бик матур чыршы алып куйдылар. Аларга авылдашлар исеменнән җирлек башлыгы рәхмәтен җиткерде. 
Илдә булган вакыйгаларга битараф булмаучы Түбән Әлки авылы җирлеге халкы “Ярдәм янәшә!” акциясендә актив катнаша.Алар мобилизациялә-нүчеләргә ярдәм йөзеннән җылы йон оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәргәннәр. Бүгенге көндә авыл җирлегеннән дүрт егет мобилизациягә эләгеп, Украинада барган махсус хәрби операциядә катнаша, тагын ике кеше килешү нигезендә хезмәт итә.
Фәрит Садриев җирлектә уңышлы башкарылган эшләр белән таныштырып узса да, авылда яшәүчеләрнең, билгеле, проблемалары да бар. Җыенда  катнашучылар “Яшь көч” җитәкчесе Фәнис Хәмитовка пай җирләренә кагылышлы сораулар бирделәр. Әлеге җәмгыять вәкиле Адел Хәмитов: “Бу проблеманы чишү юлын табарбыз, мөрәҗәгатегезне язмача алып килегез”, – диде.  Шулай ук җитәкчеләр белән авыл урамы тыкрыгы мәсьәләсе дә каралды. 


Залда утыручыларны күбрәк Түбән Әлки авылында кайчан яңа клуб булуы кызыксындырды.
Аларга район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина болай дип җавап бирде:
–     Авылларда хәзер, нигездә, 50 кешегә генә каралган яңа клублар салына. Ә андый мәдәният йорты сезнең авыл өчен, әлбәттә, кечерәк булачак. Якынча 200 урынлык бинаны төзү 2024 елга ниятләнгән. Аның барлык программасы, кәгазь эшләре әзер инде. Шуңа күрә тагын әз генә көтик, барысы да булыр, – диде. 
Югары Әлки авылында узган җыенда да халык пай җирләре һәм су мәсьәләсе буенча сораулар бирде. Соңгысына җирлек башлыгы Фәрит Садриев:
–     Безнең бу эш буенча бөтен документлар да бар. Яз җиткәч, карлар эреп бетүгә, эшне башлаячакбыз, – дип җавап бирде. 
Залда утыручылар авыл клубы мөдире Фәния Минһаҗеваның эшеннән бик канәгать булуларын әйттеләр. Авылны шулай яшәтеп торганы, яшен-картын җыеп, бәйрәмнәр, кичәләр оештырып торганы өчен, аңа рәхмәтләрен җиткерделәр. 


Җыенда катнашучылар авылларда күп эш башкарганнары өчен, район башлыгына, җитәкчеләргә, мәдәният, мәгариф, медицина хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләрен әйттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев