Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки урта мәктәбе командасы «Куркынычсыз тәгәрмәч-2023» дип исемләнгән республика бәйгесендә катнашты

Узган атнада Түбән Кама шәһәрендә юл хәрәкәтенен яшь инспекторлары арасында «Куркынычсыз тәгәрмәч-2023» дип исемләнгән 29 нче республика бәйгесе узды.

Анда район һәм шәһәр этапларында җинү яулаган командалар катнашты. Бәйгегә безнен районнан Рәфәс Билалов җитәкчелек иткән Түбән Әлки урта мәктәбе укучылары командасы үтте. 


— Юл кагыйдәләрен яхшы белүне таләп иткән әлеге бәйгедә ныклы хәзерлектә, оста күнекмәләргә ия булучылар, белемлеләр генә җинүләргә ирешә алды. Чөнки бәйгедә катнашучы командалар күп иде. Слет 9-11 яшьлекләр арасында оештырылды һәм көч сынашырга 56 команда составында 224 укучы килде. Казаннын үзеннән генә дә — 8, Яр Чаллыдан 4 команда иде. Командалар дүртәр баладан: 2 малай, 2 кыздан төзелгән. Безнен мәктәптән Әдилә Шәйхетдинова, Әдилә Нигъмәтҗанова, Нияз Нигъмәтҗанов, Рәзил Халиуллин катнашты, — ди Түбән Әлки урта мәктәбендә әлеге түгәрәк белән җитәкчелек итүче укытучы.

ЮИДовцы
Районыбызнын юл хәрәкәте яшь инспекторлары яхшы нәтиҗәләр күрсәтүгә ирешә: «Велосипедта фигуралы йөрү» номинациясендә кызлар арасында Әдилә Шәйхетдинова (3 сыйныф укучысы) 1 нче урынны ала. Шул ук номинациядә малайлар арасында Нияз Нигъмәтҗанов (4 сыйныф укучысы) 3 нче урынны яулый. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча белемнәрне тикшергәндә, районыбыз данын яклаучы команда 5 нче урынга чыга. 


- Без команда белән җинүчеләр унлыгына керә алмадык. Монын сәбәбе дә бар. Бәйгедә «Автошәһәрчек» дигән номинация бар. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, велеосипедта йөрергә кирәк. Кызганыч, районыбызда әлегә бу биремне үтәү мөмкинлеге юк. Бар таләпләр белән автошәһәрчек төзелсә, без тагын да югарырык нәтиҗәләр күрсәтә алыр идек, дип уйлыйм, — ди Рәфәс Билалов.

 
Осталык һәм күнекмәләрен күрсәткән команда зур тәэсирләр алып кайта. Җинүчеләр медаль һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев