Туган җирне мәхәббәткә алыштырмаган
Узган ел илебез Беренче Бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгын билгеләп үтте.
Әлеге яуда бик күп ватандашларыбыз һәлак була. Тылдагы тормыш та зур зыян күрә. Беренче Бөтендөнья сугышына безнең милләттәшләребез дә җәлеп ителә, шактые яу кырларында ятып кала.
1913 елда Татар Төгәлбае авылыннан (ул чакта авыл Спас өязе Кузнечиха волостена кергән) пәһлевандай зур гәүдәле дүрт авылдашыбыз Хәбибулла Насыйбуллин, Каюм Фазлыев, Кәримулла Нәҗметдинов, Бәдгытдин Хәйретдинов дигән егетләр патша армиясенә хезмәткә алына. Болар берәр ел хезмәт иткәч, Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Авылдашларыбыз сугышта катнашалар. Җиде ай хезмәт иткәч, егетләр немецларга әсирлеккә эләгәләр. Баракларда яшиләр, тормыш шартлары бик авыр була.
Хәбибулла һәм Каюм бабайлар безнең урамда яшиләр һәм әтиебез Идиятулла (1895-1973) белән сөйләшеп, үткәннәрне искә төшереп утыралар иде. Минем әти алардан 7-8 яшькә кечерәк булса да, өч сугышта – гражданнар, фин, Бөек Ватан сугышларында катнашкан. Алар сөйләшкәндә кайвакыт мин дә шунда тыңлап утыра идем. Истә калган кайбер мизгелләрне бу язмада бәян итәсем килә.
– Кайвакыт безне, әсир татарларны, бергә җыеп җырлаталар, матуррак тавышлыларны ниндидер кешегә каратып, аерым да җырлатып карыйлар иде, – дип сөйли иде Хәбибулла бабай. – Аннан шуны үзебезгә тыңлаталар. Башта ук кисәтеп куйдылар, качарга уйласагыз да, барып чыкмас, тотылырсыз һәм юк ителерсез, дип. Шуңа күрә качарга омтылучылар булмады да.
Шулай ике ел әсирлектә яшәгәч, Хәбибулла һәм Каюмны бер немец бае килеп үзенә хезмәткә алып китә. Ул махсус таза, көчле егетләрне сайлый. Әлеге Ганс Гюнтер дигән немец урысча да яхшы белгән. Безнекеләр дә бер ел патша армиясендә русча өйрәнгән була инде. Гансның зур гына утары, 20 гектар җире була. Хатыны, кызы Эльза белән яши. Ул әсирләрне төзелеш, җир эшләрендә файдалана. Җәберләми, әйбәт ашата, яшәргә уңайлы бүлмә бирә. Кыр эшләрендә заманына күрә кул эшен җиңеләйтә торган техникасы да була. Шулай тагын бер ел узып китә. Егетләр карусыз эшлиләр. Ганс аларны икешәр ат белән товарын төяп, бер немец хезмәткәрен дә ияртеп, Вена, Замбрау шәһәрләренә дә җибәрә. Болар хуҗаның ышанычын казана.
Хәбибулла абый бик матур, төз һәм зифа гәүдәле егет була. Хуҗаның кызы Эльзаның аңа күзе төшә бит. Гел егет тирәсендә бөтерелә, шаяра. Хәбиб тә җавапсыз калмый. Нишлисең, яшьлек бит. Хуҗа аларның бу гамәлен күрә һәм:
– Әйдә, Хабул, минем кызыма өйлән. Ул сине ярата, күрәм, син дә аңа битараф түгел. Мин сезгә аерым йорт, җир бирәм, иркенләп яшәрсез, – ди.
– Юк, хуҗам, булдыра алмыйм, минем авылда карт әти-әнием бар, алар янына кайтасым килә, – ди егет.
– Ә без аларны да монда алдырырбыз, сугыш бетәр, мәңге бармас, – дип җаваплый моңа хуҗа. Әмма Хәбибулла абый нык тора:
– Алар туган җирне ташлап беркайчан монда килмәячәк, – ди.
Еллар үтә тора, 1918 ел да килеп җитә. Ниһаять, ике як та бу орышның мәгънәсезлеген аңлап, солых төзеп, сугышны туктаталар. Барлык исән калган әсирләр туган иленә җибәрелә. Дүрт авылдашыбыз да исән-сау кайталар. Ганс Хәбибулла һәм Каюм абыйлардан канәгать булып, зур бүләкләр биреп җибәрә. Эльза да үзенең тормышка аша алмаган мәхәббәтен елап озатып кала. Шулай бит мәхәббәт ул илләрне дә, милләтне дә аермый.
Егетләребез кайтып гаилә корып, колхоз тормышында актив катнашып яшиләр. 90 яшьләргә җитеп бакыйлыкка күчтеләр. Авыл халкы аларны әле дә онытмый, сагынып искә ала. Бу язмам аларның рухларына дога булып ирешсен иде.
Сөләйман Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев