Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уяв бәйрәменә әзерлектә әлкилеләрнең ярдәме дә сорала

Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясе баш табибы  Радик Вәлиев авыл җыенында чыгыш ясап:

–Коронавирус вирусы баштагы мәлдә берничә  генә шиплы иде. Хәзер, мутация үтә-үтә, 40 тан артык шиплы булды. Бигрәк тә омикрон вирусы күп шиплы. Шунлыктан вирусның кеше организмына күпьяклап һөҗүм итү сәләте үсте, бүгенге коронавирус элеккесеннән күпкә зәһәр, куркыныч. Аңа  кешенең яше дә, сәламәтлеге дә киртә түгел,–диде.
Радик Вәлиев авызыннан ковид турында шундый сүзләрне ишетүчеләрнең  күбесе, мөгаен, үзен әлеге авырудан ничегрәк саклау турында кабат уйлангандыр. Монда инде  прививка ясатыргамы, юкмы дигән сорауга урын да калмый – йөгереп барып вакцина кадатырга яисә ревакцина ясатырга кирәк.
Чуаш Кичүе җирлегенә караган авылларда (ә аның составына 4 торак пункт керә) яшәүче халыкның 82 проценты прививка ясаткан. 60 яшьтән өстәгеләрнең дә 80 проценттан артыгы үзләрен зәһәр чирдән саклап вакцина кадаткан. Бу әйбәт күренеш, әлбәттә. Әмма бүген 60 яшьтән өстәге һәр кешегә прививка ясату турында сүз бара. Чөнки нәкъ шул катлам халкы чирне авыр кичерә.
Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев җыеннарда чыгыш ясаганда:
–Хәзер инде без кешеләрне вакцина ясатырга кирәк дип үгетләмибез. Аңлы, үз сәламәтлеген кайгырткан кешеләр прививка кадата. Чөнки прививкасыз туганы, якыны, танышлары авырып китеп ничек җәфаланганын күрә, ишетеп тора,–диде.
Чуаш Кичүендә халык җыеннары гаять шау-шулы уза иде. Бу юлы сораулар гадәттәгедән бик аз булды.
Җирлек башлыгы Рафаэль Зәйдуллин бу вазыйфаны елдан артык биләү дәверендә башкарылган эшләрне хәйран санады. Хәер, авыллардагы ул үзгәрешләр, яңарышлар күз алдында бит.
2021 елда үзара салымны       1 апрельгә кадәр үк тулысы белән җыйганнар. Халыкның мондый активлыгы бу якта  беренче тапкыр күзәтелә. Нәтиҗәдә шул салым һәм дәүләт ярдәме белән җирлек исәп-хисап счетына 2 миллион сумга якын акча кергән. Аның төп өлеше авылларда урам юлларын ясауга тотылган. Былтыр ел коры  булу сәбәпле халыкны өзлексез су белән тәэмин итү чыгымнары да шактый булган. Чуаш Кичүендә, Әхмәттә һәм Новостройкада җир асты насослары алыштырылган, 12 урында суүткәргеч яматылган.
Су мәсьәләсе бигрәк тә Чуаш Кичүендә катлаулы. Җирлек җитәкчелеге 2022 елда “Чиста су” республика программасына эләгеп булмасмы дип тә  өметләнә.
Хәлнең катлаулы икәнлеген авылда яшәүчеләр яхшы аңлый.  Әнә җыенда бер апа да:
–Су өзеклеге вакытында файдалану өчен урамда кое казыту мөмкин түгелме?-дип кызыксынды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов:
–Кызганыч, авылларда кое казыту программасы республикада юк. Кое бит ул ачык су чыганагы, аңа кеше сәламәтлеге өчен зыянлы матдәләр эләгергә мөмкин. Бик зарур булганда, кое казытуны үзара салым хисабына эшләтеп, аны карап тору өчен җаваплы кеше билгеләү белән ризалашырга булыр иде,–диде.
Рафаэль Зәйдуллин быел Чуаш Кичүендә, Әхмәттә урам юлларын ремонтлау эшләренең дәвам иттереләчәге турында әйтте. Шулай ук Чуаш Кичүендә футбол мәйданчыгы төзергә ниятләре. Су мәсьәләсе дә күз уңында булыр, дип ышандырды башлык.
Әхмәт авылында үткән җыенда Мәүлет Хуҗин:
–Балалар бакчасы янына бульдозерчы  кар өеп куйган, халык шуннан үтеп йөри алмый,–дип зарланды.
–Иртәгә үк карны алдырырбыз, юлны ачарбыз,–диде Рафаэль Зәйдуллин (авт: икенче көнне юл ачылды).
Әлфия Саттарова һәм Нурания Гыйләҗева, киресенчә, сүз авыл урамнарын кардан чистарту турында кузгалгач,  җирлек башлыгын мактадылар:
–Иртә торган җиребезгә бөтен юллар кардан чистартылган була. Рафаэль Нурәхмәт улына бик рәхмәтлебез. Ут, газ сүнәсен, су бетеп торасын да ул алдан кисәтә, бик җайлы безгә.
Алар шулай ук авылдашларына тәкъдим белән дә чыктылар:
–Чирмешән ярларында биек булып чүп үлән үсә. Быел шуны бергәләп юк итик әле. Чирәм үссен иде елга буенда,– диде алар. Моны җыендагы халык та хуплады.
Район башлыгы Александр Никошин:
–Без Әхмәттә яңа балалар бакчасы төзедек. Анда 9 сабый гына йөри. Бу бик аз, билгеле. Яшьләр читкә китмәсен, гаилә корып, авылларында төпләнеп калсын иде. Әхмәт бит ул әллә кайда, читтә урнашкан авыл түгел. Монда яшь гаиләләргә яшәү өчен бик уңайлы шартлар бар. Тора-бара мәктәпне дә ремонтлатыр идек. Әмма анда укырга балалар булсын иде,–дигән теләген ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев