Вера Кудряшова: Картиналарны гомерем буе саклыйм
Атамасы хәзер Татарстанга гына түгел, аның чигеннән еракта да билге булган Сихтермә-Хузангайда булганда, без авылның абруйлы кешесе, ветеран-педагог Вера Кудряшова белән очрашып сөйләштек.
Вера Николаевна, күршедә генә яңа йорт салган улы үзенә чакыруына карамастан, зур булмаган агач өендә яши.
– Кияүгә чыкканнан бирле мин монда инде. Аягымда атлап йөргәндә, биредән беркая да күченергә җыенмыйм. Безгә, картларга, күп нәрсә кирәкми. Үз өеңдә барысы да якын, сулыш алуы да рәхәт. Һәр әйбернең үз тарихы, әһәмияте бар, – дип сөйләп китте күптән түгел 75 яшен тутырган әңгәмәдәшебез.
Укытучы озак еллар мәктәптә табигый фәннәр укыткан. Күрәсең, шуңадыр да өенең алгы ягында бүгенге көндә дә вакыттан саргайган география картасы эленеп тора.
– Безнең чор кешеләренең бик азы гына интернетны өйрәнә алды. Телевизор караганда,картага күз төшереп алам. Теге яисә бу вакыйганың ни сәбәпле килеп чыгуы шундук аңлашыла. Чөнки илдәге хәлләрнең күбесе аның географик урнашкан урыны, андагы чыганаклар белән бәйле рәвештә үсеш ала бит, – дип, үз белгәннәре белән уртаклаша безнең тыйнак әңгәмәдәшебез. – Азмы-күпме тарихи әһәмияте булган әйберләрнең күпчелеген Сихтермә мәктәбенә илттек. Анда мәктәп карамагында музей оештырылды. Һәрбер гаилә, җәмгыятькә файдасы булсын дип, иң кадерле әйберләрен бирде. Алар арасында сугыш чоры ядкарьләре, җиһазлар, чуаш милли киемнәре, баш киемнәре һәм тагын күп нәрсә бар. Аларның матди ягы турында берәү дә уйланмады. Әлеге эшне башлап йөрүчеләргә авылдашлар рәхмәтле булды. Авылда Петр Хузангай музее ачылгач та, бар экспонатлар да исемлек буенча катгый рәвештә тикшерелеп, анда бирелде. Ядкәрьләр хәзер дә музейда саклана, аларны экскурсияләр вакытында күрсәтәләр. Ә без шундый зур эшкә үзебездән өлеш кертә алуыбызга шатланабыз гына.
Әмма хикәябез героенда ул берәүгә дә бирергә кулы бармаган (ә бәлки, музей өчен аларның әллә ни зур әһәмияте дә булмагандыр) ике картина бар. Озак вакыт сакланулары сәбәпле кысалары да каралып киткән әлеге картиналар арткы бүлмәнең тәрәзәләре өстенә эленгән. Алар типография ысулы белән эшләнгәнгә, төсле буяу белән кәгазьгә төшерелгәнгә охшаган. Аларның берсендә Серафим Саровский изгесе өч төрле тасвирланган.
Икенче картинада Изге Серафим Саровскийның изге сөякләрен Саровск чүлендәге Успенский саборына алып бару күренеше төшерелгән.
– Изгенең йөзе төшерелгән картиналарны минем әбием Прасковья Грачева ниндидер бер базардан сатып алган. Әнием Фекла Алексеевна аларны, белмим, ничек итеп саклап кала алгандыр. Чөнки дин мәсьәләсе бик катгый тыелган еллар да бар иде бит. Картина өчен кысаларны минем әтием фронтка киткәнче ясаган. Сугыштан соң әтием озак еллар яшәмәгән, яралары үзен сиздергән. Әти-әнием күптән мәрхүмнәр инде. Әлеге минем өчен кадерле картиналардан мин аларның кул җылысын тоям кебек, – дип, күңелендәгесе белән уртаклаша әби.
Вера Кудряшова сүзләренә караганда, изгеләр йөзе төшерелгән картиналар аны төрле бәхетсезлекләрдән саклый, тәнгә сихәт, көч һәм үз-үзеңә ышаныч бирә. Әлеге чандыр гәүдәле авыл укытучысы үз иңнәрендә күп нәрсәне кичергән шул. Башта – ирен, ә аннары озак еллар дәвалап булмаслык чир белән интеккән улын мәңгелек йортка озаткан.
– Күңелдә ышаныч булырга тиеш, кешеләрне яратырга, берәүне дә гаепләмәскә, әти-әниләрдән калган мираска сак булырга кирәк, ул вакытта күңел дә тыныч булыр, – дип, сүзгә йомгак ясады әңгәмәдәшем.
Ә мондый сүзләр белән килешми мөмкин түгел...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев