Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владислав Красновны туган көнендә җир куенына салдылар

Сиктермә авылына кайгылы хәбәр килде – шунда туып үскән, бик булдыклы, кыю егет Владислав Анатольевич Краснов махсус хәрби операция барган җирдә батырларча вафат булган.

Аңа 12 июньдә, соңгы юлга озаткан көнне, 28 яшь тулар иде.

Владислав Краснов белән хушлашу уңаеннан Сиктермә чиркәве каршында матәм митингы узды.


Митингта район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясаганда:

–     Районыбыз, бөтен Татарстан өчен зур югалту килде – Әлки җиренең батыр улы Владислав Анатольевич Краснов  Ватаныбыз иминлеген яклап, Украина милләтчеләренә каршы барган каты бәрелешләрдә вафат булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәте исеменнән туганнары, якыннарының кайгыларын уртаклашам. Бу гаять зур югалту уңаеннан, без сезнең белән бергә хәсрәт кичерәбез. Владислав Красновның батырлыгы безнең хәтерләрдә, йөрәкләрдә озак еллар сакланыр, – диде һәм кыю солдатны искә алып, бер минутлык тынлык игълан итте.

Александр Никошин Владиславның әнисе Ирина Викторовна һәм әтисе Анатолий Вильямовичка улларының “Батырлык ордены”н тапшырды.
Сүз Юхмачы директоры Андрей Романовка бирелде:

–     Мин сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан район ветераннары исеменнән Владиславның туганнары, якыннарының олы кайгысын уртаклашам. Без батыр солдатка Антына тугры калганы өчен олы рәхмәт белдерәбез, аның  алдында башыбызны иябез. Шундый кыю, батыр улларыбыз булганга, Россия халкы тынычлыкта яшәр. Солдатка мәңгелек  дан! – диде мәктәп җитәкчесе.

Иске Кората авыл җирлеге башлыгы  Елена Казанкова:  “Кыю солдатның батырлыгы яшьләр өчен үрнәк булып, озак еллар искә алыныр“,  – итәр диде.
Республика хәрби комиссариатыннан килгән Мактаулы каравыл Россия флагын һәм Владислав Красновның хәрби баш киемен аның әти-әнисенә соңгы истәлек итеп тапшырды.

Владислав Краснов Сиктермә авылы зиратына җирләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев