Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хузангай» җәмгыятендә көзге чәчүне сыйфатлы итеп, үз вакытында башкаралар

Быел районда уҗым культуралары 22 мең гектар мәйданда чәчелә.

  Шуның 6 мең гектарында эшне “Хузангай” җәмгыяте игенчеләре башкарачак. Без “Хузангай”ның көзге бодай чәчүчеләре янында булып кайттык. Биредә эшләрнең бик тә оста итеп оештырылуына тагын бер кат инандык.
   Иске Кората авылы янындагы 170 гектарлы басуны чәчәргә бүген иртән төшкәннәр. Бу кырда эшне төштән соң төгәлләргә дә уйлыйлар. 
   Басуга иң элек “Туман” үзйөрешле агрегаты белән Валерий Советников аммиак силитрасы ашламасы кертә. “Туман”ның эшләвенә күз иярми: яңа гына кырның бер башында иде, ул да түгел күзгә чак күренгән икенче якка барып җиткән. Валерий агрегаты бушагач, ашлама тутырырга туктады. Аның янәшәсенә «КамАЗ»ы белән ашлама төягән Нурсәит Сафин килеп басты. Егетләр берничә минут эчендә “Туман” ның зур савытын ашлама белән тутырып та куйдылар. 

 Валерий Советников Югары Матактан йөреп эшли. Ул “Хузангай”да 2015 елдан бирле хезмәт куя. “Туман” агрегаты җирләрне ашлама белән туендыруда бик нәтиҗәле эшли икән. Әйтик, Валерий якты көн дәвамында 300 гектарга кадәр җирне ашлый. 
  Әлеге агрегат белән эш төгәлләнгәч, тырыш механизатор МТЗ-82 тракторында хезмәт куя. Көзге чәчүләргә төшкәнче ул печән, саламны төргәкләргә пресслауда эшли. Фермага азык кертүдә һәрчак ярдәмгә килә. 
   Минераль ашлама кертелгән җирне аның артыннан ук дүрт К -701 тракторы культивация ясап бара. 
 “Хузангай” җәмгыятенең баш агрономы Юрий Льдинов механизатор егетләрнең эшләреннән бик канәгать. Әйтик, биредә культивациядә эшләүче К-701 тракторчысы Александр Крылов, Марс Сәгыйров – бик тырыш егетләр, ди баш белгеч. 
   Бу кырга каршы басуда дискаторлар белән өч К-701 тракторы игеннәре җыеп алынган җирләрне эшкәртә. Анда Алексей Рыжков, Алексей Николаев, Фәнис Кашаповлар эшлиләр. 
 

  “Хузангай” да көзге бодайны бик ныклап эшкәрткән басуга үзенең К-744 тракторына “Хорш” чәчү агрегаты тагып, Фәнил Кашапов эшли. Фәнил Татар Борнаенда яши. Ул 2000 елдан – солдат хезмәтеннән кайтканнан бирле  – “Хузангай”да механизатор булып эшли. 
   Аның куәтле тракторына ел әйләнәсе эш бетеп тормый икән. Әйтик, чәчүгә төшкәнче ул пар җирләрен эшкәртүдә, сукада, сенаж салуда хезмәт куйган.Кыш айлары аңа терлекчелектә эш күп була. 
   Мин Фәнилдән көнгә ничә гектар җир чәчүләре белән дә кызыксындым. 
– Без иртәнге алтыда кырда эшли башлыйбыз инде. Караңгы төшмичә кайтмыйбыз. Көн дәвамында һәр агрегат белән 130-150 гектар җир чәчәбез. Көзге чәчүнең вакыты кыска бит. Бу атнада киләсе ел уңышы өчен уҗым культураларын чәчеп бетерергә кирәк, –ди Фәнис Камалов. 
– Әле бит өйдә дә көзен эшләр күп була. Бәрәңгесен алырга, башкасы... – дим мин аңа.

 – Өйдә күбрәк безгә әти-әниләр, туганнар килеп булыша инде. Үзем көне буе   кырда, –ди Фәнил. 
   Фәнил хәзерге тракторлар белән идарә итүе дә бик җайлы, ансат дип, үзенең дәү техникасы белән дә таныштырды. 
     – Трактор кабинасындагы мониторга җиргә күпме чәчүлек, ашлама кертелүе турында мәгълүмат килә. Әлеге материаллар чәчү комплексында кими башласа да, миңа хәбәр ителә. Ә чәчү эшләре новигатор аша башкарыла. Самолеттагы кебек  автопилот эшли: мин руль белән идарә итмим диярлек. Бары кыр башына чыккач кына, руль минем кулга күчә, – ди Фәнил.
   Димәк, бүгенге механизаторлар техника белән дә, компьютер аша да оста эш итә белергә тиешләр икән. 

  Фәнилнең чәчү комплексына орлык, ашлама төяделәр. Ул кырга кереп күздән югалды. Безнең янга аның авылдашы Илгиз Гыйниятов үзенең К-722 тракторы белән килеп туктады. Илгиз дә “Хорш” чәчү комплексы тагып эшли. Алар берьюлы берничә эш башкара: җирне йомшарталар, чәчәләр, ашлама кертәләр, катоклыйлар. Өстәвенә әлеге эшләр 12 метр киңлектә башкарылып барыла. 
   Илгиз – гомере буе К-700 тракторларында эшләгән егет. Хәрби хезмәттән кайткач, Татар Борнаендагы “Сельхозхимия” филиалында эшли. Анысы таркалгач, “Прогресс” колхозында шундый ук тракторда хезмәт куя. Ә инде 2004 елдан алып, “Хузангай”да зур тракторны иярли. 
 

 Хуҗалык шоферы Виталий Родионов егетләрне чәчүлек белән тәэмин итеп тора. Виталий биредә тәҗрибәле, иң оста шоферларның берсе. Яңарак кына ул кырда эшләүче комбайннар астыннан игенне ындыр табагына кайтарып торган булган. Аңа кадәр, прицеп тагып, Мари Иленә бөртек ташыган. Хәзер әнә чәчү эшләрен башкаручы егетләр белән ярдәмләшеп, аңлашып эшли. 
    Орлык ташуда аңа үз КамАзы белән Сергей Еликов булыша. Ә минераль ашлама белән КамАЗ да Николай Шатунов тәэмин итеп тора. 
  Хузангайлылар районда 4 мең гектардан артык мәйданда  көзге чәчү эшләре башкарганнар. Атна ахырына уңыш культуралары мәйданы биредә 6 мең гектар биләр дип планлаштыралар. Аларга бу җаваплы эшләрендә бары тик ватылмыйча эшләүләрен генә телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев