Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташларыбыз истәлегенә турнир

26 декабрьдә Базарлы Матакның "Алинә" универсаль спорт залында вакытсыз арабыздан киткән Айдар Игъламов һәм башка якташларыбыз истәлегенә волейбол турниры булды. Ярышта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев һәм аның урынбасары Мария Платонова сәламләделәр. Спортчылар һәм җанатарлар гомерләре яшьли фаҗигале өзелгән якташларыбыз Айдар Игъламовны, Алсинә Галиеваны, Алинә Камалованы, Гөлинә Камалованы,...

26 декабрьдә Базарлы Матакның "Алинә" универсаль спорт залында вакытсыз арабыздан киткән Айдар Игъламов һәм башка якташларыбыз истәлегенә волейбол турниры булды.

Ярышта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев һәм аның урынбасары Мария Платонова сәламләделәр. Спортчылар һәм җанатарлар гомерләре яшьли фаҗигале өзелгән якташларыбыз Айдар Игъламовны, Алсинә Галиеваны, Алинә Камалованы, Гөлинә Камалованы, Эльвина Яруллинаны, Радик Гәрәевны, Рамис Гыйматдиновны, Николай Друзинны, Илнар Закировны, Рафаэль Сафинны, Альберт Шаһиевны, Самир Шакаровны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннан командалар арасында волейбол бәйгесе башланды. Киеренке көрәштә беренче урынны "Алпар"командасы яулады. Икенче урынны - "Айдар", өченче урынны "Газовик" командалары алды. Әлеге чара "Актай" футбол клубы инициативасы һәм ярдәме белән узды. Спортчыларга мәрхүм яшьтәшләренең исемнәре язылган футболкалар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев