Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яман хәлләрдән, ялгышлардан саклыйк балаларыбызны

Җәйге каникуллар балаларны күңелле уеннар, кызыклы сәяхәтләр белән генә түгел,

әти-әниләре тыеп килгән килгән маҗаралар белән дә мавыктыра. Һәм алар кайчак күңелсез тәмамланырга да мөмкин. Шуңа күрә бу чорда олыларга улларын, кызларын, бигрәк тә үсмерләрне күз уңыннан һич ычкындырырга ярамый.
Бу турыда безне хокук сакчылары даими кисәтеп тора. Җәйнең беренче көннәреннән үк РФ Эчке эшләр министрлыгы балигъ булмаганнар куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән берничә төрле акция башлап җибәрде. Җәйге айларда каядыр барып ял итүчеләр саны бик нык арта: җылы якларга, төрле шәһәрләргә, һичьюгы авылдагы туганнарга… Шул сәбәпле Татарстанда өч этаптан торган "Курорт" операциясе бара, ул 15 сентябрьгә чаклы сузылачак. Балаларны, яшүсмерләрне кирәкмәгән эшләрдән, начар гамәлләрдән сак-лау буенча "Яшүсмер", юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүләрне кисәтү буенча "Игътибар, балалар!", наркотиклар куллана башламасыннар дип "Наркотиксыз тормыш" һәм башка шундый озак вакытлы чаралар җәй айларының олылар өчен нинди җаваплы чор икәнлеген кабат кисәтә.
Балаларны һич игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки ваемсызлык күңелле җәйне фаҗига итәргә, төзәтеп бул- маслык бәлагә китерергә мөмкин,-ди эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова һәм урамда үзләре генә йөргән үсмерләр өчен закон белән билгеләнгән вакыт кысалары барлыгын искәртә:
-Җәйге чорда балигъ булмаган бала, үсмер олылардан башка гына төнге 23.00 сәгатькә кадәр урамда йөри ала. Бу кагыйдә Татарстан Республикасының 2010 елның 14 октябрендә кабул ителгән 71 нче законда язылган. Әгәр ата-ана улларының, кызларының таңга чаклы каядыр йөрүенә, кемнәр беләндер аралашуына, билгесез гамәлләр кылуына юл куя икән, димәк, закон боза дигән сүз.
Күп еллар хокук сагында торып, үсмерләр мәнфәгатьләрен яклаган Гөлнур Йосыф кызы шаккатмалы мисаллар китерә. Төнге урамнар буйлап йөргәндә аңа 12-13 яшьлек исерек малайлар-кызларны очратып, бу вакытта берни белми-уйламый өендә йоклап яткан әти-әниләренә китерергә дә туры килгәли икән. Я булмаса транспорт хәрәкәте тәүлек әйләнәсе тынмаган олы юл буенда сөйләшеп-көлешеп торучы кызларны (төн уртасында!) кайгыртып, шулай ук ваемсыз аталарына хәбәр итәргә дә туры килә аңа.
-Беләсезме, мине нәрсә аптырашта калдыра. Без, полиция хезмәткәрләре, балаларны таптатмасыннар, кыйнамасыннар, утыртып алып китмәсеннәр, талап телефоннарын алмасыннар, көчләмәсеннәр дип ут йотып төнге патрульдә йөргәндә аларның әти-әниләре тәмле төшләр күреп йоклап ята! Бәла бер генә тапкыр килә ул һәм гомерлеккә кайгыга салырга мөмкин, -дип борчыла инспектор.
Җинаятьче көн яктысыннан курка, үзенең эшәке эшләрен явыз ниятле бәндәләр төнлә башкара. Тормыш тәҗрибәсе булмаган, яхшы-яманны аера белмәгән, кызыктыргыч тәкъдимнәргә, чакыруларга тиз ышанучан балалар әнә шундыйларның корбанына әйләнергә мөмкин ич. Ә аннары башыңны ташка орасыңмыни - эш узган, буласы булган.
-Ата-ана баласын әйткән вакытка өйгә кайтып җитәргә өйрәтергә тиеш. Моның өчен ул-кызларны көтеп алырга кирәк. Әтисенең йокламыйча каршы аласын белгән үсмер сыра-шәраб эчүдән, тәмәке тартудан тыелачак, бил-геле,-дип дәвам итә Гөлнур Сәгыйтова.
Без авыл җирендә яшибез, кечкенә генә районыбыз да бер-беребезгә туган, дус, һичьюгы таныш. Шуңа күрә бу минем балам түгел, дип битарафлыкка батасы урынга, киресенчә, аларга күз-колак булырга кирәктер. Бу бит борынгыдан килгән гадәт кенә түгел, халык педагогикасы да, саклану инстикты да.
Яман хәлләрдән, ялгышлардан саклыйк балаларыбызны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев