Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшь әлкилеләр Яңа ел алдыннан паспортлы булдылар

Ундүрт яшьләрен тутырган 50 үсмер Яңа 2016 елны илнең паспортлы гражданины булып каршылыйлар. 30 декабрьдә район мәдәният йортында аларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Районның төрле авылларыннан килгән егет-кызларны район башлыгы Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, ЗАГС бүлеге белгече Рузалия Сафина тәбрикләде. Кулларын кысып, паспорт тапшырылгач, Александр...

Ундүрт яшьләрен тутырган 50 үсмер Яңа 2016 елны илнең паспортлы гражданины булып каршылыйлар. 30 декабрьдә район мәдәният йортында аларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.

Районның төрле авылларыннан килгән егет-кызларны район башлыгы Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, ЗАГС бүлеге белгече Рузалия Сафина тәбрикләде. Кулларын кысып, паспорт тапшырылгач, Александр Федорович районыбызның яшь гражданиннарына илебезгә лаек, тырыш, эшчән, белемле шәхесләр булып өлгерүләрен, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде. Үсмерләр район җитәкчеләре белән истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев