2 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әлки районы Полиция Кыш бабае 30 баланы Яңа ел бүләкләре белән сөендерде. ФОТО
Әлки районы Полиция Кыш бабае 30 баланы Яңа ел бүләкләре белән сөендерде Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре быел да "Полиция Кыш бабае" акциясендә актив катнаштылар. Үзләре акча җыеп, алар балалар өчен Яңа ел бүләкләре әзерләделәр. Бәйрәм көннәрендә Полиция Кыш бабае хезмәттәшләре белән бергә күп балалы гаиләләрдә, бүлекчәдә профилактика исәбендә торучы...
-
Әлки районының Яна Салман авылындагы балалар приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр
Әлки районының Яна Салман авылындагы балалар приютында тәрбияләнүчеләргә Хәйруллин хәйрия фондыннан һәм Татартстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевтән Яңа ел бүләкләре китерделәр Приютта тәрбиләнүче балаларның мәктәп яшендәгеләре хәзер кышкы каникулда. Каникул көннәрендә биредә күп төрле чаралар үткәрелә. Спорт ярышларында, рәсем ясау, шигырь уку конкурсларында, юмор кичәләрендә балалар бик теләп катнашалар.
-
3 гыйнварда Базарлы Матакның Үзәк паркында бәйрәм була
Яңа елны каршылау иң күңелле һәм иң озын бәйрәм. Алда безне 8 көнлек яллар көтә. Мәдәният хезмәткәрләре аларны кызыклы итү өчен әлкилеләргә төрле бәйрәм чаралары тәкъдим итәләр. 30-31 декабрьдә район мәдәният йортында, авыл клубларында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Чыршы бәйрәмнәре узачак. Ә 1 гыйнварга каршы төндә һәм яңа...
-
Яңа 2017 ел
-
Әлки районындагы Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр депутаттан Яңа ел бүләкләре алды
Интернатта бүген 49 өлкән кеше һәм инвалид тәрбияләнә. Чыршы бәйрәмендә аларның һәркайсы катнашты.
-
Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәрендә дә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр игътибар үзәгендә
Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәрендә дә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр игътибар үзәгендә Алдан ук төзелгән графикбуенча районның балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә социаль патронажда торучы гаиләләрдә булып, аларның хәл-әхвәлләрен, яшәү шартларын белешәләр. Шулай ук өйләрдә...
-
Әлки районында елның беренче сабые дөньяга килде. Ул – гаиләдә алтынчы бала
Әлки районында 2 гыйнвар таңында елның беренче сабые - ир бала дөньяга килде Малай бүген 4 сәгать 30 минутта район бәби тудыру бүлегендә (ул хәзер вакытлыча хастаханәнең хирургия бүлегендә урнашкан) дөньяга килде. Ул - гаиләдә алтынчы бала. Бәхетле әни - Сихтермә-Хузангай авылыннан 34 яшьлек Ольга Агапова. Ольганың ике улы, өч...