Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәрендә дә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр игътибар үзәгендә

Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәрендә дә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр игътибар үзәгендә Алдан ук төзелгән графикбуенча районның балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә социаль патронажда торучы гаиләләрдә булып, аларның хәл-әхвәлләрен, яшәү шартларын белешәләр. Шулай ук өйләрдә...

Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәрендә дә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр игътибар үзәгендә

Алдан ук төзелгән графикбуенча районның балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә социаль патронажда торучы гаиләләрдә булып, аларның хәл-әхвәлләрен, яшәү шартларын белешәләр. Шулай ук өйләрдә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең ничек үтәлүе дә игътибарга алына.

Кичә, 1 гыйнварда, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова җитәкчелегендәге комиссия Югары Кәчи, Түбән Кәчи, Юхмачы, Югары һәм Түбән Әлморза авылларында булып, андагы 8 гаиләгә керделәр. Шөкер, әлеге гаиләләрнең һәркайсында иминлек хөкем сөрә. Өйләре җылы (һәрберсенә газ үткәрелгән), балаларның өс-башлары чиста, тамаклары тук, әти-әниләрнең барысы да айнык. Хәлләрен белешеп, Яңа ел белән котлагач, комиссия әгъзалары олылар белән янгын хәвефсезлеге таләпләре буенча әңгәмә дә үткәрделәр.

Бүген әлеге комиссия Юхмачы, Әхмәт, Борискино авылларына юл алды.

Әлки районында бүген имин булмаган 15 гаилә исәптә тора, аларда 29 бала тәрбияләнә. Шулай ук күп балалы 300 гә якын гаилә бар. Әлеге гаиләләрдәге балаларның һәммәсе Яңа ел бүләкләре алды.

Шуны да әйтергә кирәк, район авылларында яшәүче ялгыз пенсионерлар, инвалидлар, балалары булмаган имин түгел гаиләләр дә онытылмый. Бәйрәм көннәрендә дә, гадәти вакытта да аларның хәлләрен белешеп, исәнлекләрен кайгыртып торалар. Андый ялгыз һәм инвалид райондашларыбызга авыл активы - укытучылар, җирле депутатлар беркетелгән. Карлы-буранлы көннәрдә аларның капка төпләре көрәлә, газ-электр җиһазларының ничек эшләве тикшерелә, кирәк икән, ярдәм күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев