2 февраль 2015 яңалыклары
-
Югары Кәчи балалар бакчасында дүрт сабый гына тәрбияләнә
Югары Кәчи балалар бакчасында дүрт сабый гына тәрбияләнә икән. Бакча мөдире Мария Мулехина: "Болай аз бала белән бакчабызны озак эшләтерләрме?"-дип борчыла. Югары Кәчидә һәм Түбән Кәчидә үткән җыеннарда авыл тормышына кагылышлы башка күп мәсьәләләр дә күтәрелде. Җирлек башлыгы Михаил Елифанов башкарылган эшләргә хисап тотты, быелга бурычларны бәян итте. Алдагы җыеннарда...
-
“Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” республика бәйгесендә Әлки районына бер генә дә призлы урын эләкмәде
"Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы" республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйге сигез номинация буенча үткәрелде. Район үзәгендәге чыршылар авыл һәм шәһәр районнары буенча аерым бәяләнде. Авыл җирлекләре чыршыларына исә биш зонага бүлеп нәтиҗә чыгарылды. Конкурста 44 муниципаль район, 26 авыл җирлеге катнашкан. Районыбыз, шулай ук Карга, һәм башка...
-
Әлки районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләмәүчеләр саны 115 кә җиткән
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләмәүчеләр районда 115 кә җиткән. Узган ел районның суд приставлары карамагында 5080 эш булып, шуларның 2 меңе юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафлар белән бәйле булган. Приставлар ел дәвамында транспорт ияләреннән 1 миллион 687 мең сум бурычларын түләткән.
-
Әлки районында котыру чире белән бәйле күңелсез фактлар әледән-әле булып тора
gazetamg.ru Ерткыч җәнлекләр һәм кыргый эт-мәчеләр санын көйләү, җайга салу - котыру чиренә каршы көрәшнең мөһим бер шарты. Районыбызда котыру чире белән бәйле күңелсез фактлар әледән-әле булып тора. Котырган хайван-җәнлекләрнең кешеләргә ташлану очраклары буенча исә без республикада беренче урынга чыкканбыз. Әлеге куркыныч чиргә каршы тору җәһәтеннән күп төрле чаралар күрелә....