Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районында котыру чире белән бәйле күңелсез фактлар әледән-әле булып тора

gazetamg.ru Ерткыч җәнлекләр һәм кыргый эт-мәчеләр санын көйләү, җайга салу - котыру чиренә каршы көрәшнең мөһим бер шарты. Районыбызда котыру чире белән бәйле күңелсез фактлар әледән-әле булып тора. Котырган хайван-җәнлекләрнең кешеләргә ташлану очраклары буенча исә без республикада беренче урынга чыкканбыз. Әлеге куркыныч чиргә каршы тору җәһәтеннән күп төрле чаралар күрелә....

gazetamg.ru

Ерткыч җәнлекләр һәм кыргый эт-мәчеләр санын көйләү, җайга салу - котыру чиренә каршы көрәшнең мөһим бер шарты.

Районыбызда котыру чире белән бәйле күңелсез фактлар әледән-әле булып тора. Котырган хайван-җәнлекләрнең кешеләргә ташлану очраклары буенча исә без республикада беренче урынга чыкканбыз. Әлеге куркыныч чиргә каршы тору җәһәтеннән күп төрле чаралар күрелә. Райондагы аучыларга аучылык биләмәләрендә ерткыч җәнлекләрнең һәм кыргый эт-мәчеләрнең санын тәртипкә салу бурычы йөкләнә. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, көзге-кышкы чорда аучылык биләмәләрендә 300 дән артык төлке, 50 кыргый эт һәм 30 кыргый мәче юк ителгән.

-Әлеге җәнлекләрнең саны чамасыз арту, бер яктан, табигатькә, файдалы җанварларга зыян китерсә, икенчедән, котыру чире таралу куркынычын да тудыра,-ди Андрей Ерусланов. -Сунарчылар үзләре дә ау этләренә котыруга каршы прививка ясатырга, ауга чыкмаганда аларны бәйдә генә тотарга тиешләр.

А.Ерусланов аучылык белән мавыгучылар өчен бер яңалык та җиткерде: ау билеты алу өчен гаризаны хәзер өйдән торып, ягъни интернеттан Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша да юлларга була икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев