3 февраль 2015 яңалыклары
-
Гыйнварда туган бәбиләр хисабына Әлки районы халкы җиде кешегә арткан
Гыйнварда туган бәбиләр хисабына район халкы җиде кешегә арткан. Елның беренче аенда 7 туй булган, 2 гаилә таркалган, 19 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Чагыштыру өчен: 2014 елның гыйнварында районда 14 бала туган, 8 гаилә төзелгән, 4 пар аерылышкан, 34 кеше вафат булган.
-
Андрей Зиньковка һәм Рәмзис Сәлаховка беренче категорияле тренер-укытучы статусы бирелде
freesmi.by Андрей Зиньковка һәм Рәмзис Сәлаховка беренче категорияле тренер-укытучы статусы бирелде. Базарлы Матакның Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков күп еллар дәвамында балаларны киокусикай-каратэ серләренә, ә ДЮСШ укытучысы Рәмзис Сәлахов билбау көрәшенә өйрәтә. Аларның шәкертләре республика, Россия күләмендә уздырылган ярышларда еш кына призлы урыннарны яулыйлар. Остазлык тәҗрибәләрен истә тотып
-
Көчле җил аркасында 2 февраль кичендә районда ут сүнеп торды
Узган ялларда үк башланган көчле җилгә 2 февраль, дүшәмбе көнне бураны да кушылды. Җил тагын да куәтләнде. Буран бер көчәя, бер тына. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, штурмлы җил-буран әле ике-өч көн сакланачак, дип кисәтә. Көчле җил аркасында 2 февраль кичендә районда ут та сүнеп торды. Без район электр челтәрләре...
-
Әлки районын электр энергиясе белән тәэмин итү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Тәлгать Сафин Мактау хаты белән бүләкләнде
Районны электр энергиясе белән тәэмин итү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Әлки электр челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау хаты белән бүләкләнде. Александр Никошин аңа бу бүләкне иртәнге дүшәмбе киңәшмәсендә тапшырды.