Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көчле җил аркасында 2 февраль кичендә районда ут сүнеп торды

Узган ялларда үк башланган көчле җилгә 2 февраль, дүшәмбе көнне бураны да кушылды. Җил тагын да куәтләнде. Буран бер көчәя, бер тына. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, штурмлы җил-буран әле ике-өч көн сакланачак, дип кисәтә. Көчле җил аркасында 2 февраль кичендә районда ут та сүнеп торды. Без район электр челтәрләре...

Узган ялларда үк башланган көчле җилгә 2 февраль, дүшәмбе көнне бураны да кушылды. Җил тагын да куәтләнде. Буран бер көчәя, бер тына. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, штурмлы җил-буран әле ике-өч көн сакланачак, дип кисәтә.

Көчле җил аркасында 2 февраль кичендә районда ут та сүнеп торды. Без район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин белән элемтәгә кердек.

-2 февральдә төнлә 110 киловаттлы һава линиясе өзелү сәбәпле ярты сәгать дәвамында Алексеевск һәм Әлки районнарын электр белән тәэмин итү туктап торды,-ди Тәлгать Сәхапович. -Моннан тыш, "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янында электрүткәргечләр өстенә агач аву нәтиҗәсендә Иске Матак һәм Югары Матак, Абдул Салман авыллары, Базарлы Матакның бер-ике урамы берничә сәгатькә утсыз калды. Шул ук төндә буран Иске Алпар клубының түбә калаен каерып ала һәм электрүткәргечне өзә. Аны тиз арада төзәттек. Иске Әнҗерәдә су башнясында электрүткәргечтә кыска ялганыш булып бер урам утсыз калды. Шулай ук урам линиясеннән өйләргә керә торган үткәргечләр өзелү, кыска ялганыш очраклары бар. Безнең биш бригада төне буе шул аварияләрдә эшләделәр. Әле дә кизү тору бүлегенә безнең ярдәмне сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар.

Гадәттән тыш хәлләр буенча район идарәсе җитәкчесе Вячеслав Шалдымов менә ниләр хәбәр итте:

-2 февральдә республикада көчле җил-буран сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. 14 сәгатьтә федераль трассаларда автомобиль хәрәкәте туктатылды. Безнең служба бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшли. Районда мәдәният йортларының, өйләрнең, каралты-кураларның түбә калайларын җил каерып ташлау очраклары бар. Агачлар аву яисә зур-зур ботаклары сыну кебек мәгълүматлар да керде. Без һәр хәбәр буенча кичекмәстән чаралар күрергә тырышабыз. Безнең хезмәткәрләрдән тыш, районның тагын сигез кустында ирекле янгын сүндерү һәм республиканың янгыннан саклану хезмәтләре кизү торалар.

ЮХИДИның район бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин мондый җилле, күз күреме начар булган буранлы көннәрдә машина белән юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Юлларда бозлавык саклана, урыны-урыны белән кар сала. Машина йөртүчеләргә бик сак һәм игътибарлы булу, тизлек режимын үтәү зарур, ди районның баш автоинспекторы. Район юлларында әлегә иминлек саклана.

"Алексеевскдорстрой" ның Әлки филиалы хезмәткәрләре район юлларын көне-төне кар көртләреннән чистартып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев