3 март 2015 яңалыклары
-
Әлки районы музыка мәктәбе укучылары дипломга ия
putevrad.d3000.futuware.ru «Кама мозаикасы» VIII республика фестиваль-конкурсы кысаларында музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары Чистайда осталыкларын күрсәттеләр. Анда безнең район музыка мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Реана Агапова, Арина Хәйретдинова, Рената Гарифуллина, Дарья Борисова һәм Кристина Меликан музыкаль әсәрләрне оста башкарганнары өчен диплом белән бүләкләнделәр. Кызлар Гүзәлия Арсланова һәм Валентина Кирсанова...
-
Февраль аенда туган бәбиләр хисабына район халкы 17 кешегә арткан
Февраль аенда туган бәбиләр хисабына район халкы 17 кешегә арткан. Ә ел башыннан бирле районда 24 бала дөньяга килгән. Февральдә 8 туй булган, бер пар аерылышкан, 33 кеше бакыйлыкка күчкән. Елның беренче ике аенда 15 пар никахлашкан, 3 гаилә таркалган, 52 кеше дөнья белән хушлашкан. Чагыштыру өчен: 2014 елның февралендә...
-
Әлки районы сөт җитештерү буенча республика районнары арасында беренче бишлектә тора
Районнан көн саен уртача 135,7 тонна сөт эшкәртүчеләргә озатыла. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 21,1 тоннага күбрәк. Шуның 14 тоннасы авыл халкы өлешенә туры килә.
-
Узган елны төп икътисадый күрсәткечләр буенча Әлки районы уңай тәмамлады. (ФОТО)
2010 елдан башланган корылык авыл хуҗалыгында җитди сынауларын тудыра килә. Былтыр да бөртеклеләр өчен иң кирәкле чорда Әлки басулары айдан артык яңгыр күрмәде. Инде бу авыл хуҗалыгы елы тагын да хәтәррәк булырга тора - илдәге икътисадый кризис үзен һәрьяклап сиздерә башлады. Запас частьләргә, минераль ашламаларга, орлыкка бәяләр кинәт күтәрелде. Район...
-
Билбау көрәше буенча Әлки районы көрәшчеләре республикада икенче урынны яулады. (ФОТО)
27-28 февральдә «Алинә» универсаль спорт залында егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды. Бәйгедә республиканың 20 районыннын 1995-1997 елларда туган 140 егет һәм кыз бил алышты. Үз үлчәү авырлыкларында Яңа Салманнан Эльвир Хәйруллин, Иске Чаллыдан Фидаил Зибәтов беренче урыннарны алдылар. Ксения Хәйруллина (Иске Тахталы), Рәмис Миндубаев...
-
Юхмачы интернат-йортында Әлки районы мөхтәсибе Ислам Хәзрәт Шәйхетдинов һәм Чуаш Кичүе мәчете имамы Якуб Әһлиев булып киткәннәр
www.onislam.net Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында бу көннәрдә район мөхтәсибе Ислам Хәзрәт Шәйхетдинов һәм Чуаш Кичүе мәчете имамы Якуб Әһлиев булып киткәннәр. Алар интерната яәүчеләргә вәгазь сөйләгәннәр, мөселманнар белән бергәләп намаз укыганнар, озаклап әңгәмә корганнар. Ислам хәзрәт тә, Якуб хәзрәт тә өлкәннәргә бәйрәм күчтәнәчләре алып килгәннәр. Интерната район мәдәният...