Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Билбау көрәше буенча Әлки районы көрәшчеләре республикада икенче урынны яулады. (ФОТО)

27-28 февральдә «Алинә» универсаль спорт залында егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды. Бәйгедә республиканың 20 районыннын 1995-1997 елларда туган 140 егет һәм кыз бил алышты. Үз үлчәү авырлыкларында Яңа Салманнан Эльвир Хәйруллин, Иске Чаллыдан Фидаил Зибәтов беренче урыннарны алдылар. Ксения Хәйруллина (Иске Тахталы), Рәмис Миндубаев...

27-28 февральдә «Алинә» универсаль спорт залында егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды.

Бәйгедә республиканың 20 районыннын 1995-1997 елларда туган 140 егет һәм кыз бил алышты. Үз үлчәү авырлыкларында Яңа Салманнан Эльвир Хәйруллин, Иске Чаллыдан Фидаил Зибәтов беренче урыннарны алдылар. Ксения Хәйруллина (Иске Тахталы), Рәмис Миндубаев (Базарлы Матак), Руслан Нуртдинов (Базарлы Матак) - икенче урында. Базарлы Матактан Радмила Зәйнетдинова, Регина Нуртдинова, Ландыш Хисмәтова өченче урынга лаек булдылар. Гомумкоманда зачетында исә районыбыз көрәшчеләренә икенче урын бирелде.

Бәйгедә беренче урынны яулаган егетләребез 12-16 мартта Башкортстанда үтәчәк Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев