4 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Әлки районы: Республика комиссиясе Яңа елга әзерлегебезне бәяли
Бүген, 4 гыйнварда, районыбызда Татарстан Иҗтимагый палатасының махсус комиссиясе эшли. Ул районның Яңа елны нинди әзерлек белән каршы алуына бәя бирә. Районда Яңа елны елдан-ел матуррак бизәнеп,купшырак каршыларга тырышабыз. Бу эштә мәктәпләр, оешма-учреждение коллективлары зур тырышлык куя. Бу яңа елны да әлкилеләр берсеннән-берсе уздырып чыршылар бизәп, йортлар, оешмалар тирәләрен гирляндалар...
-
Әлки районында Яңа ел ялларында паркларда көн саен күңелле чаралар оештырылачак
Ун көнгә сузыласы Яңа ел бәйрәмнәрендә бик күп күңелле һәм кызыклы чаралар үткәрү күздә тотыла. 4 гыйнварда сәгать 10 да чаңгы базасында чаңгы юллары ачылу бәйрәме булачак. 5 гыйнварда (13.00) мәдәният хезмәткәрләре Геройлар паркына "Кыш - иң матур вакыт" дигән бәйрәмгә чакыралар. Анда уеннар, бәйгеләр, әкият геройлары белән фотога төшү...